Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Стихи для детей на татарском языке

Дата написания:
23.06.2003

Инсур Мөсәнниф
Тишек кораб

Дата написания:
13.03.2009

Инсур Мөсәнниф
Тамчы хәбәре

«Яз килде!» - дип хәбәр итеп,
Тамчы тама «тып» та «тып».
Ага юлдан гөрләвекләр
Кемузардан ярышып.

Тамчы тама «тып-тып» итеп,
Тама бозларны тишеп.
Гөл-чәчәкләр үссен, диеп,
Утырмасын, дип, өшеп.

Дата написания:
03.12.1996

Әни безгә алып кайтты
Нәни мәче баласы.
Yзе йомшак, үзе ап-ак -
Булсачы бер карасы.

Әллә кайчан - иртә торган,
Сеңлемә: "Мияу?" - дигән.
Сөт бирәбез, тик ул эчми,
Соң, нинди сорау биргән?

Дата написания:
09.11.2013

Безнең Мәҗит бигрәк тә дус гәзит белән.
Менә Мәҗит карап тора кәлиткәдән.

hәр гәзитне көтеп ала - бик ярата:
Yзе укый, мәктәптә дә күп тарата.

Дуслар алар хат ташучы Вәзит белән,
Чөнки аның эше бәйле гәзит белән.

Хат ташучы абыйга ул ярдәм итә,
Ә абыйсы, мактый-мактый, рәхмәт әйтә.

Дата написания:
12.01.1999

Энем, "Каен кызлары" дип,
Җырлаганны ишеткән.
Ә тыш - салкын, җил ыжгыра,
Каенкайлар күшеккән.

"Кызлар өши алар", - диеп,
Әй, каенны җәлләгән.
Дәү әнидән яулык алып,
Иңнәренә бәйләгән.
12.01.1999.

Дата написания:
10.02.1997

Барысы да: "Сак бул, улым, - диләр, -
Шәhәрдә грипп йөри", - диләр.
Олысыннан алып кечесенә
Ник аңардан бик шөрлиләр?

Шундый усал җанвар микәнни соң,
Барысы да бик курыккач?
Мин дә шүрлим: "ялт-йолт" каранамын,
Чаңгы алып өйдән чыккач.

Дата написания:
09.11.2013

Герле сәгать бар безнең,
Ялтлап тора телләре.
Гер асылган бик матур
Чылбыры да бар әле.

И кызыгам чылбырга,
Тик тияргә ярамый.
Әти бора колакны
Тотсаң аны сорамый.

Дата написания:
09.11.2013

Суыклар безне куркытмый,
Кулда - җылы бияләй.
Өшемәсен диеп, улым,
Бәйләгән аны нәнәй*.

Минем бияләй йоннан,
Сарык биргән туныннан.
Язын эссе, тирләмәскә
Тун кирәк кыска йоннан.

Дата написания:
09.11.2013

Урманчы минем дәү әти,
Өйрәнгән урман серен.
Дәү әтием белән мин дә
Серле урманда йөрим.

Урман җилдә шаулап тора, -
Сөйлидер ни хакында?
Урманны тыңлап барабыз
Дәү әтинең атында.

«Урман сөйли, - ди дәү әти, -
Аңларга гына кирәк.
Урман телен аңлаучылар
Әмма әлегә сирәк.

Дата написания:
04.12.1996

Тәрәзәгә бер кош килгән,
Чиртә дә чиртә: "Чык-чык".
Дәү әнием әйтә миңа:
«Сине чакыра чыпчык».

Чыпчык? Чыпчык? Нигә алай? -
«Чыкчык» дисең бит үзең.
Өлкәннәр ялгыш кушкандыр,
Ишетеп бетерми сүзең.

Дата написания:
29.12.1995

Җирдә - кыш, күктә - кояш!
Җиргә ак кар түгелә.
Җиргә төшкән карлар инде
Тау-тау булып өелә.

Зәңгәр күктә дә сөзәк
Ап-ак тау - болыт йөзә.
Шатлана кояш, көлә, -
Болытка ятып җилә.

Кояшның тавы - болыт,
Безнең тауда кар туза.
Кайчак кояшның тавы
Кояшның үзен уза.

Дата написания:
04.12.1996

- Кыш бабай килә, - дип, - бүген, -
Уятты мине әти.
- Йоклап кала күрмә берүк,
Син инде үскән, тәти.
Йокламадым, мин зур инде, -
Итекне үзем киям.
Әнием дә сөя мине:
«Зур үстең», - дия-дия.
Кыш бабай бүләк өләшә,
Тик ниндидер бүләге?
Кыш бабай белә, диләр бит,

Дата написания:
03.12.1996

Мөсәнниф Инсур
Әйтер идем... (Походта)

Урманга сәфәр чыктык без
Сыйныфташларым белән.
Карурманның Шүрәлесе
Хакында күптән беләм.

Тукай абый шигырендә -
Шүрәле дә, Былтыр да.
Шүрәле кытыклар диеп,
Куркып кына утырма!

Дата написания:
09.11.2013

Җәй кояшы тәрәзәгә
Нурлары белән чиртә:
«Йоклап ятмагыз, чыгыгыз,
Түгел, - ди, - түгел иртә!»

Шулай дәшкәч Кояш апа,
Йөгереп чыкты Гөлчәчәк.
Түтәлләргә күз камаша, -
Гөл чәчәк тә, ал чәчәк!