Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Агәби васыяте

Дата написания: 
22 сентября 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Агәби васыяте
Түтәм Дөрисәгъдәт Габдулхак кызы Габдулхаковага
багышлана. Аны авыл халкы, зурлап, “Агәби” дип йөртте.

“Тагын алабута баскан
Бәрәңге бакчабызны”, -
Дип сукранган чагыбызда
Туктата барчабызны:
- Ачлык еллар алабута
Булды безнең өстәлдә.
Беркайчан да хурламагыз,
Ул булды ярый әл дә.
Авылы-авылы белән
Кырылды ул чак халык.
Алабута ашап кына
Җаннарны саклап калдык.
Шул елларда туган мәкаль,
Халык шундый рас әйткән:
“Алтын-көмеш, һай, таш икән,
Алабута – аш икән”.
Ачлык килсә, алабута
Ишелеп уңа, диләр.
Моның хикмәтле серен
Белсә, бер Алла белә...
Кемнәр хәзер алабута
Уып икмәк пешерер!
Корылыкмы, йот елмы ул –
Юк ипикәй кадере.
Агәби, әйткәнең истә
Бер ничә ел элгәре:
“Картайдым, балалар, белеп
Булмый кайчан үләрең.
Әгәр шытса каберемдә
Алабута үләне,
Үссен, әйдә, йолыкмагыз,
Үссен – Ходай биргәне.
Әгәр ташыгыз булмаса
(Тик чыгыгыз җеназа),
Үссен алабута, һәм шул
Һәйкәл булсын – мин риза”.
22.09.1994.

Добавить комментарий