Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Акбулат (поэма)

Дата написания: 
26 января 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Акбулат
Поэма

Әфганстан сугышында хәбәрсез югалган 312,
һәлак булган 13833 солдат һәм офицер,
шул исәптән 442 татар егете рухына багышлыйм

Егет кызны янып сөйде.
Кыз да аны якын күрде.
Якын иде аралар да:
Күрше кызы – Зиларида.
Кыз утмыни – ялкын иде.
Нинди егет калсын инде
Гашыйк булмый шул сылуга.
Үзе бер ул бар авылга.
...Үтеп китте мәктәп чоры.
Калды бары мәктәп җыры
Истәлеккә. Тагын – сүрәт.
Янәш баскан ике йөрәк.
Очраклымы? Бәлки түгел?
Юк, түгелдер. Яшь чак күңел
Һәрчак шулай сөю эзли,
Тиңен күзли – йөрәк түзми.
Акбулатны авыл тартты.
Укып, шофер булып кайтты.
Керә алмый институтка,
Тик кыз гына янды утта.
Бар теләге укытучы
Булу иде. Хат ташучы –
Хәзер кызый. Әмма хыял
Сүрелмәгән, уен һәм ял –
Онытылган... Көн-төн укый.
Уку йорты бары шундый
Тырышларны кабул итә,
Ә вакыт аз – җәй дә җитә.
Шуңа, ахры, егетне дә
Уйламыймы әллә бер дә?
Ә урамда – ярсулы яз.
Бар табигать – Сөю һәм Наз.
Ничә тапкыр озатты соң
Егет кызны? Йөрәктә моң
Артты гына сирәк кенә
Күрүләрдән. Инде менә
Кәгазь килде иртәгәдән
Армиягә китәргә дә...
Тик кайдадыр сугыш бара.
Шул йөрәккә сала яра.
Ил чигенә егет китә.
Аны нинди язмыш көтә?
Сугыш бара күрше илдә.
Бәлки – шунда? Әйтми җил дә...
Тик әлегә ул авылда.
Көтә кызны капка алда.
Зиларида ник ашыкмый?
Очрашырга һаман чыкмый...
Тик сөя шул, хәтта көтү
Рәхәт аңа, хыял йөртү
Очрашуның нинди татлы
Булачагын.
Нинди шатлык
Менә кыз да чыкты янга.
Бары шул да өсти канга
Бер кызулык...
Кызый чыкты...
Әйтерсең лә, төзек, ныкмы
Юан имән баганасы
Шул капканың, бар сыныйсы –
Һәм сөялде. Их, син, яшьлек!
Исәр яшьлек! Бер юләрлек –
Йөгән салу саф хисләргә...
(Их, кайтырга шул кичләргә!..)
Беләләр бит икесе дә
Бик еракка китәсен дә
Акбулатның. Озын-озак
Ике ел бит!.. Их, син, яшь чак!..
Төн кыска шул, бик тиз үтте.
Егет кызны кайнар үпте.
Вәгъдәләр дә булды, булды:
“Көтәрсеңме?”. Аерылды
Алар бары алсу таңда.
Кайтмас бу мәл, еласаң да...
Тик Акбулат тыныч түгел.
Кыз үзгәргән кебек бүген.
Шулай диеп ул уйлады.
Айрылганга, дип юрады.
“Көтәр микән?” – шушы сорау
Җанын өтте. Ләкин юрау
Авыр, авыр... Ике ел бит...
Җиде йөз дә утыз көн бит...
Зиларида бик чибәр шул...
Акбулатны, юк, көтмәс ул.
Әйләндерер берсе башын.
Димәк, сау бул, кара кашым...
Сагышыннан башын иде...
Тукта әле, ник җебеде?
Егет кеше күз-яшь сыкмый.
Тик йөрәген нидер кысты...
Их, күңел бит, күпне уйлый,
Сорау туа – шунсыз булмый.
Зиларида, көт солдатны!
Ешырак яз, өзмә хатны!
Хезмәт бара. Алты ай да
Үтеп китте. Тик шулай да
Күңел - өйдә, Зиларида,
Сөйгән яры яннарында.
Хатлар йөри араларда.
Кыз әллә ни язмаса да,
Акбулатка шул да җитә,
Башы күккә тиеп китә.
Көлә дусты урыс Иван:
- Юләр син, - ди. – Юан, юан!
Кызларны нык яратма, - ди. –
Ташлап китсә, баш ватма, - ди. –
Без кайтуга үсеп тора
Шәбрәкләре – вот это да!
Ачуланмый, егет аңлый –
Иван юри үрти аны.
Укый хәзер Зиларида
Зур шәһәрдә - башкалада.
Үз сүзен сүз итте кызый –
“Энә белән кое казый”.
Физмат, диләр факультетын...
Сүндермичә сөю утын,
Көтсен генә, көтсен генә.
Тик хатлары сирәк менә.
Шунсы борчый солдат уен.
Йөрәгендә - кайнар чуен.
Кала зур бит, егетләр күп...
Кызларга ни... Елмайсаң чүт...
Акбулатның күз алдында
Елмаюы таң нурында...
Сүрәтен дә салган иде,
Егет һушын алган иде.
Кеше шулай үзгәрерме?!
Әллә шәһәр җилләреме
Кызны шулай сылулаткан –
Нәкъ розадай, чәчәк аткан!
Йөгерепләр кайтыр иде!..
Ике елга шинель киде...
Әнисен дә бик сагынмый,
Аптырарсың, башка сыймый,
Зиларида уйдан чыкмый.
Искә төшсә, йөрәк сыкрый.
“Гражданка”ның кадерләрен
Белмәгән шул... Үкен, үкен!
Күп уйласаң, начар, диләр...
Иван һаман:
- Кит син, юләр,
Ташлап китсә, үләрсең, һай.
Бетеренмә, уйла, малай.
Көтәр, көтәр, китсен кайда.
Синдәй егет юк дөньяда.
Уйлап кара: өйләнерсең
(Кызың калыр) әле үзең.
Син хезмәттән кайткан чакта
Аңа тагын өч ел парта
Артларында утырасы...
Шуны уйла, булса башың!
Рәхмәт инде бу Иванга.
Үзен тирги: “Вәт, дивана!
Дөрес бит, әй. Дустым Иван,
Акбулат ул көтәр, ышан.
Өч ел көтәр, көтәр ун да.
Көтсен генә Зиларида!”.
Акбулатның күңел тагын
Күтәрелә - шундый чагы.
Тик егеткә, әгәр Ходай
(Кем белә бит) кушып шулай,
Зиларида китеп барса
Аннан ятка (кияү тапса),
Һәм башкага чыга калса,
Һәм юллары аерылса,
Үләр кебек, бер көн тормый,
Билләһидер, - ниләр булмый...

Хәбәр йөргән иде монда,
Дөрес булган – алар юлда.
Билгеләнеш - Әфган җире...
Әфган җире – таулар иле...
Күп нәрсәләр ишетсә дә,
Алар тәнне өшетсә дә,
Куркытмады Акбулатны
“Әфган” сүзе. Гыйльман картның –
Чос солдатның – оныгы ул.
Дошман күргәч, куркырмы ул?
Дәү әтисе, заманында,
Күргән Прага, Берлинында.
Дошман булгач, дошман инде,
Туры төзәп, туры тидер.
Ә пулядан вакытында
Читкә тайпыл.
“Зиларида!
Минем хезмәт әйбәт бара.
Сагынамын. Юк бит чара,
Яннарыңа очып кына
Кайтыр идем... Бер ел гына
Калды инде. Көт тик, җаным.
Көтәрсең бит, сөйгән ярым?”
Кайда язу “Әфган” диеп,
Ут эчендә йөрим, диеп.
Юк, ярамый, тыелган шул.
Йөрәк куша, тик язмый кул.

Тагын кайгы Акбулатның.
Нигә килми кызның хаты?
Адашкандыр, дип, юлларда,
Үзен-үзе юату да
Ярдәм итми. Күпме вакыт
Килгәненә соңгы хаты.
Кат-кат укып тузып беткән,
Түш кесәдә ята күптән.
Яттан белә. Һәрбер юлын...
Мең хат булсын, аның кулын,
Аның хатын таныр иде...
Хаты тиздән килер инде...
Борчылуы түгел юкка.
Соңгы хаты салды утка
Акбулатның бар булмышын.
Ни әзерли бу язмышы?
Юатса да, кайнар чор, дип,
Сөйгән йөрәк белә бар дип!
Имтиханнар бара, дөрес.
Көн-төн укый булыр дәрес.
Хатларында: “Болай яхшы
Укыйм, - дигән, - уку ошый”.
Тик хатлары бигрәк саран
Назлы сүзгә. Тагын яра
Бу йөрәккә. Хет үл ятып.
Әллә йөри тик алдатып?..
...Бер көн шулай йөк озатып
Кире кайткач, майга батып
Машинасын ремонтлаган
Чагы иде. Каптеркадан
Кычкырдылар:
- Галимов, хат!
Иңнәренә чыкты канат!
Чапты егет! Тик бер карап
Алу җитте – авылдан хат.
Сеңел язган авыл хәлен...
Искә төште белен тәме...
Сәлам әйткән барчасыннан,
Хәтта мәктәп баласыннан.
Иң мөһиме ахырында:
“Абый, сез бит Зиларида
Белән хатлар алышасыз.
Тик кияүгә чыга ул кыз.
Шулай диеп без ишеттек.
Үзебез дә әле белдек.
Шундый-шундый хәбәр йөри.
Әйтмәсләр бит безгә юри?
Сиңа үзе язмадымы?
Курыктымы? Базмадымы?
Гафу ит син сеңелеңне,
Яраласам күңелеңне.
Язмыйча да булмады шул.
Алдап йөрде микән ни ул?”
Укыганда сеңле хатын,
Нидер өтте йөрәк астын.
Өзелгәндәй булды үзәк,
Чыгам, диеп, типте йөрәк.
Калган юллар укылмады,
Дөньясында ямь калмады.
- Менә нигә хат туктаган!
Араларны кем бутаган?!
Үзе язмас, чөнки белә -
Аны егет үлеп сөя!
“Әй, барыбер хәбәр барып
Җитәр әле, нигә язып
Торыйм аңа”, - шулай кызый
Уйлагандыр... Башка сыймый...
Зиларида – башканыкы?!
Юк, юк, юк, юк – ул аныкы!!!
Тик аныкы... Юк шул, егет.
Хыялларың, куык кебек,
Очты җилгә... Әверелде
Йөрәк ташка, баш иелде.
Иван да юк, һәлак булды...
Сөйләр серләр күп җыелды...
Иваннан соң дус тапмады.
Дөресрәге, тырышмады
Дуслашырга. Бигрәк авыр
Дус югалту – мең-мең тапкыр!
Табутларны күп күрде ул.
“Кара лалә” – исеме шул.

Егет түзде. Яшь сыкмады.
Тик уеннан кыз чыкмады.
“Тиздән алар уздыра туй...”
Бер күрергә... Куй, егет, куй.
Эш бит узган, кире кайтмас
Сөйгән яры... Яратмагач,
Иш итмәгәч, кирәге юк...
Тик йөрәктә - ут, ут, ут, ут...

Зиларида барсын әйтеп
Хат язды ул... Тик шул илтеп
Тапшырырга җөрьәт итми
Көннәр үтте. Хәзер китми
Шул уеннан. Их, ялгышты,
Нигә алдап хат алышты?
Кирәк булган хат язарга,
Башыннан ук аңлашырга...
Акбулаты мәктәптән үк
Арттан йөргәч, ошаткан күк
Булган иде. Иде... Тик бу
Булган, ахры, тик мавыгу.
Ә очраткач ул Маратны
Сөймәгәнен Акбулатны
Аңлады кыз. Сөю килде,
Гаепләргә монда кемне?
Әмер белән сөеп булмый,
Йөрәк бит ул үзе сайлый.
Тик гаепле сизә үзен
Зиларида. Дөреслекне
Кирәк булган вакытында,
Их, әйтергә... Намусында
Калды хәзер бер тап булып.
Яшәрме гел газапланып?
Бүген төштә Акбулатны
Күрде дә ул, таңы атты
Күз йоммыйча, мыштым елап.
Тау арасы, имеш. Булат
Ут эчендә, күккә тиклем:
“Зиларида, син гаепле!
Үләм инде, юк сулышым.
Синсез тәмуг бу тормышым.
Үпкәләмим. Яшмыштыр шул.
Кавышмабыз... Хуш, бәхил бул...”
Тойды кинәт күкрәгендә
Утлы кисәү...
Зиларида!
Син нишләдең?! Их, нишләдең?!
Көтәргә бит кирәк иде.
Тыныч хезмәт итсен иде,
Мараты да көтсен иде.
Кирәк иде аңлашырга,
Күп калмаган бит кайтырга.
Тик соң инде. Барсы әзер –
Тиздән туе. Соң, соң хәзер...
Кичер, Булат, язмыш, ахры.
Тик ахыры бетсен яхшы.

Бүген таңда Акбулатлар
Илгә карап юл алалар.
Туган илгә озаталар
Бергә хезмәт иткән дуслар.
Тик юл ерак, бурыч җитди:
Колоннаны таләф итми
Исән-имин җиткерергә,
Һөҗүм булса, юк итәргә
Дошман көчен...
Дошман монда
Үз илендә. Ә без – кайда?
Нигә чит ил туфрагында,
Нигә түгел ил сагында?
Сугыш әле озак барыр,
Корбаннар күп, бик күп булыр...
Акбулатның соңгы рейсы.
Кала дуслар, кала барсы.
Ул китә дә... Тик башкалар
Үлем-кайчы астындалар.
...Сигнал булды. Кузгалдылар,
Илгә карап юл алдылар.
Менә тиздән туган авыл
Ир-егетен каршы алыр.
Чит илләрдә күңел җирси...
Кочып алыр, үкси-үкси,
Капка төптә әни-бәгъре.
Бәхет бармы шуннан гайре?!
Күршеләре йөгреп керер,
Ике куллап, шат күрешер.
Булмас бары Зиларида...
Тагын давыл купты җанда...

Гомум торак.
Студент халкы
Туйлый бүген. Йөзләр балкый.
Зиларида һәм Маратның
Туе, диләр... “Шампань аттыр!”
...Менә баскыч, әле алар
Гөл-чәчәкле ЗАГСталар.
Парлар өчен татлы мизгел.
Кал иде ул яшьлектә гел...
Бәхетлеләр. Юллар – бәрхет.
Дуслар – янда, кулда – бәхет.

...Купты шунда кинәт атыш.
Дошманнар күп – каты сугыш.
Ут капкан бит машинага,
Акбулат тиз ыргый алга.
Машина ут боҗрасында,
Акбулат ут уртасында.
Тузан, төтен... Кайда, нәрсә,
Бер ни күрми – кемнәр исән?!
Атыш кыза. Кан, ыңгыраш.
Шартлый, яна, ярыла таш.
Кемнәр исән – ут ачалар.
Өзгәләнә бичаралар.
Ярый әле сыендыра
Җир-анабыз. Тотынырга,
Сыенырга ярый ул бар.
Бар сугышчан тугры дуслар.
Уң ягында Рәшит ята,
Дошманнарга төзәп ата.
Сул яктан да ишетелә -
Автоматлар телгә килә.
Кинәт Рәшит тынып калды,
Ыңгырашты. Башын салды
Газиз җиргә. Яраланган!
Ага җиргә ярадан кан.
Ярдәм кирәк тизрәк аңа.
Шуышты ул аңа табан.
Бер омтылса, җитә барып.
Мәче сыман торды ыргып...

Тып-тын калды таныш бер пар.
Тантаналы бу минутлар.
Менә кәләш балдак киде
Һәм Маратка:
- Ирем, - диде.

...Тешен кысып:
- Түз, дус, - диде,
Ташлар аша ул сикерде.
Тик күкрәккә кургаш керде,
Нәкъ йөрәккә килеп тиде...
“Зиларида... Әнкәй... калдың...”
Өзек-өзек уй чагылды.
Кояш нуры... Күз чагылды...
Арытаба аң абынды.
Кояш сүнде күзләрендә,
Үлем төсе йөзләрендә...
Кабатланмас Галәм булып
Туды да ул – калды сулып...

Кияү, кәләш тәбрикләште.
“Әче!” – дигәч, пар үбеште.
Кияү кочты сөйгән ярын.
Күр кәләшнең елмаюын!..

Акбулатны кочты үлем.
Анасына бирсен түзем!..
Эссе ташка акты кайнар
Тузан катыш кызыл каннар.
Һәм солдатны үпте үлем...
Син нишләдең, әйтче, илем?!
Илем, илем, син дәшмәдең.
Бүген шуңа юк хәлләрең.
Чөнки таза егетләрең
Яулап үлде кем җирләрен?
Тиеш икмәк үстерергә -
Син җибәрдең үтерергә.

Кияү алды кулларына
Яшь кәләшен. Юлларына
Яшел келәм кемнәр җәйгән?
Иңгә бәхет канат җәйгән.
Көтә иде кара “юрга”,
Очты алга.
Бәхет юра!

Әфган җире. Сугыш юлы.
Үле гәүдә кузов тулы.
Кара кузов, ярты янган.
Үлгәннәрне чак сыйдырган.
Кара кайгы – кара юрга,
Чапты алдан. Кала юлда
Кара тамга. Суынмаган
Гәүдәләр дә... Чыккан тик җан.

Ә туй гөрли. Тутырыла
Шәраб,
Шампань аттырыла.

Ә штабта тутырыла
Кара кәгазь, аттырыла
Автоматтан күккә залп.
...Кайда җырлый, кара халык,
Кайда елый, ул тудыра.
Кемнәр илтеп утка тыга?!
Игорь, Динар, Акбулатлар,
Алексейлар һәм башкалар
Бәхет өчен туган иде,
Бу гомерләр ник өзелде?!

Тормыш һаман дәвам итә...
Безне шулай кем яшәтә?
- Сөюләрен үлгәндә дә
Саклаганнар, яклаганнар.
Алар саны – миллионнар...
Миллионнар... Миллионнар...
1985-26.01.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Акбулат. Поэма. "Яңавыл таңнары", 14.02.1998, №18.

Добавить комментарий