Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Авыл үре

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Авыл үре
Хикәя

Гөлфая апаны бүген дә очраттым. Ул, кече улы Илдарны җитәкләп, олы юлга карап, авыл үренә таба чыгып бара иде. Кичә дә, аннан алдагы көннәрдә дә күргән идем мин аларны... Сәбәбен дә беләм. Авылда да беләләр.
Гөлфая апа өлкән улы Нәфиснең армиядән хезмәтен тутырып кайтуын көтә.

***

— Ике ел үтеп тә киткән... Кара син аны, сизелми дә калды. Әле кичә генә Нәфисне солдатка озаткан кебек идек. Әй, бу гомеркәйләрнең су кебек агулары!
Мондый сүзләрне Гөлфая апа еш ишетә. Чит кешегә ни, тиз сыман инде ул. Ә көткәннәргә бик озак вакыт ул ике ел. Тик менә бер ай була инде Нәфиснең: «Көтегез, кайтам!» — дип хат язуына. Ә Гөлфая апа көтә, һәр көн көтә. Күңеле белән әллә нәрсәләр уйлап бетерде инде. Ниләр генә булмас, дисең. Аннан, курыкканга куш күренә, диләрме әле? Ул Әфган дигән җир турында нәрсәләр генә сөйләмиләр...
Уйлары улыннан үткәннәренә, үзенең тормышына күчә.
...Хәтерендә әле. Аңа ике-өч яшьләр чамасы иде бугай. Әнисе, аны җитәкләгән килеш, күз яшьләрен сөртә-сөртә, авыл үреннән ераклаша барган олауларга карап тора. Әле бернәрсә дә аңламаган кызына, иелеп:
— Кул болга, кызым, әтиең сугышка китте бит, — ди һәм үзе аны күтәреп ала, тыела алмый шым гына елый. Гөлфая олауларга ак кулъяулык болгый. Ак юл сезгә! Ак юл... Олаудагылар да аны күрә, җавап булып берничә кулъяулык, акчарлак сыман, һавада тибрәлә. Өзек-өзек булып гармун, җыр тавышы ишетелеп кала да, олаулар борылмада күздән югала.
Соңыннан да күп тапкырлар килде алар әнисе белән авыл үренә. Тик әтисе генә күренмәде дә күренмәде. Олауларга төялеп киткән кешеләр дә берәм-сәрәм генә кайтты. Ярты авыл ятим калды. Тик кайгы бөтен ил белән килгәнгәме, ил белән күтәрү дә җиңелрәк булды.
...Әнисе әйткәндәй, гомеркәйләр аккан су кебек, ага да ага. Гөлфая да кул арасына керә башлады: буыннары ныгынып җитмәсә дә, фермага савучы булып эшкә китте. Үзе яшь, үзе уңган, өстәвенә, авылның беренче сылуы. Буй-сыны да килешкән, кайсы яктан карасаң да, кимчелеген таба торган түгел. Хәтта чәчләренә чал кереп, күңелләре мүкләнеп беткән агайларның да, аны күргәч, йөрәкләре җилкенеп куя. «Их, яшь чакларым кайда соң?!» — дип уфтаналар.
Ә фермада эш авыр, бар нәрсә кул көче белән башкарыла. Малкайларга эчерер өчен суын да елгадан көянтәләп ташыйлар. Ул чакларда ничек түзделәр икән, хәзер үзе дә аптырый. Көннәр буе фермада яткан чаклары була иде. Хәзер уйлап куя: ул авырлыкларга түзәргә аңа әллә сөюе ярдәм иттеме икән? Яшьлек мәхәббәтсез буламыни — Гөлфаяның да йөрәгенә ут капкан иде. Ничек кенә капкан иде әле — ялкыны, төтене башкаларга да күренмәдеме икән ул чакта?!
Электән үк бер-берсенә күз атып йөргәнгәме, тиз аңлаштылар. Аңлаштылар да, кавыштылар да. Заманына күрә артык зур булмаган туй үткәрделәр. Тик Хафизга армиягә китәргә вакыт җитте. Нәфис тумаган иде әле. Гөлфая Хафизны:
— Без сине икәүләп көтәрбез, — дип, авыл үрендә елый-елый озатып калды.
Нәфис туды. Бик озак булса да, өч ел вакыт узып китте. Хафизның кайтыр вакыты җиткәч, улын йә күтәреп, йә җитәкләп, көн саен диярлек, авыл үренә йөри башлады. Үзе дә сизми, әллә күпме вакыт борылмадан күзләрен алмый, менә-менә, кош кебек канатланып, аның ире, сөйгәне килеп чыгар, дип көтте. Сулышы белән тартып алыр дәрәҗәдә сагынган иде Гөлфая аны! Очрашу минутларын көннәрен генә түгел, ә сәгатьләрен дә исәпләп көтте.
...Тик Хафиз кайта алмады.
Чик буенда, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә иде ул. Ил сагындагы соңгы нарядларының берсендә, өч ел буе йөргән чик буе сукмагында, безнең илдән нинди генә юл белән булса да тeгe якка чыгарга омтылган аеруча куркыныч чик бозучыны тотканда авыр яраланган. Тик дошман да шунда үзенең үлемен тапкан. Ә Хафиз ике көннән соң, аңына да килә алмый, хәрби дәваханәдә мәңгегә күзләрең йомган.
...Авыр булды Гөлфаяның япа-ялгызына Нәфисне үстерүе. Кеше төрле сүзләр дә ишеттерде, кайсыбер азгын ир-ат та бәйләнеп азаплады: ул бит яшь иде, чибәр иде. Тик ул бирешмәде, тешен кысып түзде. Берсенә дә карамады. Мидхәтне очратканчы шулай дәвам итте. Ә Мидхәт, ничектер, аның күңелен эретә алды. Аны да тормыш нык кына каккан иде. Шуңа, ахры, Гөлфаяга Мидхәт:
— Бергә яшик, — дигәч, аңа кияүгә чыгарга ризалашты. Нәфис тә үсеп бара. Гөлфая, ияләшеп китмәсләр, дип бик курыккан иде, ярый әле шиге бушка булды. Улы үги әтисенә тиз ияләште. Егет кешегә янында ир-ат булуы кирәк шул. Мидхәт тә аны үз улы кебек күрде, бер авыр сүз әйткәне, бер кырын караганы булмады. Үз улы Илдар тугач та үзгәрмәде ул Нәфискә. Әнә шулай дөнья мәшәкатьләре белән еллар үтә торды. Нәфискә дә армиягә китәргә вакыт җитте. Гөлфая апа аны да авыл үрендә озатып калды. Үз гомерендә өченче солдат... Гөлфая апаның хәлен аңласа, күп нәрсәгә шаһит авыл үре генә аңлагандыр. Улы да күңеле белән сизенгәндер, тик аңа, яшь кешегә, армиягә китү, сагышлырак булса да, барыбер бәйрәм генә.
— Әнкәй, нигә инде тагын елыйсың? Ике генә ел бит — тиз үтә ул, елама, — дип, аны юаткан була.
Менә озату минутлары да үтте, Нәфисне алып киткән машина артыннан тузан болыты гына күтәрелеп калды. Нәфис үзен озатырга килгән авылдашлары, Илдарны җитәкләп басып торып калган әнисе күздән югалганчы ак кулъяулык болгап барды. Гөлфая апага бу еракта калган хатирәләрне исенә төшерде. Аннан, елаудан кызарган күзләрен сөртә-сөртә, авыл ягына борылды... Мидхәт тә, аның хәлен аңлап, төрлечә юатырга тырышты.
Һәм менә ике ел үткән дә. Гөлфая апа көн дә диярлек авыл үренә килеп, озак итеп улы кайтасы юлга карап тора. Тузанлы авыл юлы борылмага, икенче үргә кадәр караеп ята. Тик анда әлегә беркем дә күренми. Гөлфая апаның уйлары һәрчак улы тирәсендә әйләнә. Үзгәрдеме икән? Үзгәргәндер. Ике ел гомер аз түгел. Аннан, хезмәт — хезмәт инде, ялга да кайта алмады. «Бәлки кайтарырлар да әле», — дип хаты килгән иде. Хезмәтендә хәлләр үзгәреп киттеме — ана күңелен җилкендерүе генә калды, кайтмады. Армия хезмәтен аңлый Гөлфая. Кайта алмаса да, үпкәләп булмый. Шар сугып йөрми. Исән генә булсын. Ни боералар — шуны үти. Әйе, Нәфис үзгәргәндер инде. Атасы кебек озын буйлы, ябыграк кына гәүдәле иде. Инде хәзер ир булгандыр. Олпатлангандыр. Элек тә йөзгә нәкъ Хафиз иде. Гөлфаяның йөрәге сызып китте. Ә хәзер Хафиз нинди булыр иде икән? Билгеле, яше буенча ир уртасы кеше, йөзгә дә олыгаер иде. Һаман да Гөлфаяны өзелеп яратыр идеме икән? Гөлфая үзалдына елмаеп куйды. Яратыр иде. Күзләрендә нинди сөю балкый торган иде — унҗиде яшьлек кыз түгел, таш эрерлек. Ә ул... Менә ничә ел инде икенче кеше белән яшәп ята. Юк, үзен аның истәлегенә хыянәт итте дип исәпли алмый ул. Ун ел оныта алмады, аның белән үткәргән һәр көнен хәтерендә тотты... «Тик, гафу ит, Хафиз, тереләргә яшәргә кирәк. Син аңлыйсыңдыр мине — яраткан кешеләр бер-берсен аңларга тиеш. Тормыш бер урында тормый, һаман алга бара. Менә улыбызны армиядән көтәм. Аның энесе, син аны белмисең инде, алты яшьлек Илдар да көтә абыйсын. Урамда берәрсе очратып:
— Абыең кайтмадымы әле? — дип сораса: «Юк шул, кайтмый да кайтмый», — дип нәүмизләнеп җавап бирә, күзләреннән менә-менә яше атылып килеп чыгар төсле...» Гөлфая кече улын аркасыннан тупылдатып сөеп куя. Илдар аңа күтәрелеп карый.
— Их, бәләкәчем, сине дә солдатка озатыр көннәрне күрәсе бар бит әле, — дип ана улының башыннан сыйпый.
— Ә мин солдат булмыйм, — ди Илдар, әнисенә сыенып.
— Ничек инде — булмыйсың? Ә безне кем саклар?
— Ә мин генерал булам.
— Булырсың, улым, булырсың, — дип елмая аның сүзләренә Гөлфая.
Алар кайтырга чыкты. Илдар беркадәр ара әнисе белән җитәкләшеп килде дә, ниндидер кызык нәрсә күреп, алга йөгерде. Аңа ни, дөньядагы бар нәрсә дә кызыктан гына тора кебек шул әле.
...Сәгатьләрен генә түгел, минутларын да санаган тагын берничә көн үтте. Ятса да, торса да, Гөлфаяның уенда улы булды. Борчылып бетте. Ә Мидхәт аны тынычландырырга тырыша:
— Үз-үзеңне бетермә әле, әнисе. Кайтыр. Үз ихтыярында булса, анда калмас, — ди.
Әй, шул ирләрнең...
Шулай да, Нәфис кайта, дигән хәбәргә үзен никадәр генә әзерләмәсен, бу аңа көтелмәгәнчәрәк яңгырады.
Ишек алдына утын алырга дип чыккан иде. Ашыга-кабалана капкадан кереп килгән хат ташучы кызны күргәч, Гөлфаяның йөрәге «жу» итеп китте. Тиз йөрүдән Ленаның йөзе алсуланып киткән, үзе еш-еш тын ала. Тик аның шатлыклы елтыраган күзләрен күргәч кенә, хәбәрнең яхшы булуына ышанды.
— Гөлфая апа, сөенче! — дип әйтеп салды хат ташучы кыз, аның янына килеп җитәр-җитмәс элек, шат елмаеп.
— Йә, хат бармы, саескан, әйт тизрәк, — дип аны ашыктырды Гөлфая.
— Ә сөенчегә ни бирәсең? Бу юлы сөенчегә берәр нәрсә бирмичә котыла алмаячаксың. Кәнфитең кирәкми, күлмәкме анда...
— Соңыннан, кызым, соңыннан... Кайчан буш иткәнем бар?.. Ярар инде, Лена кызым, тилмертмә. Ә хәзергә сөенчегәме? Сөенчегә — ике колагың үзеңә... юк, сөйгәнең сөендерсен.
— Әй, синең шул булыр инде. Ярый, хат кына булса, сөенчесез һич бирмәс идем... — Аннан бер тын белән әйтеп салды: — Гөлфая апа, Нәфис кайтты!
— Кайда?! Кайда ул?! — Гөлфая апа кулыннан кочагы белән утыны төшеп киткәнен сизми дә калды, үзе чак, һушы китеп, җиргә утырмады.
— Ә ул безнең авыл үрендә утырып калды. Курше авылдан олы юлдан үргә кадәр бергә кайттык. Үргә җиткәч, ул: «Лена, бар, син кайта тор, ә мин азрак утырып торам әле. Авылыбызның шушы үре ике ел буе төшемә керде, бер дә юкка түгелдер», — ди. Үзе уйчан гына көлә. Ә мин әй йөгердем, әй йөгердем, сөенче алыйм, дип... Нәфис: «Әнкәй белән әткәйгә әйтми тор, көтмәгәндә кайтып төшим әле», — дигән иде дә, мин түзмәдем инде, серне чиштем. Ничек түзмәк кирәк. Нинди шатлык бит...
— Нигә инде аны шунда ук әйтмисең? Их, кызым, кызым, ана йөрәген аңлап, белеп бетермисез шул, — дип сөйләнеп, Гөлфая апа, күлмәгенә ябышкан чүпләрен кага-кага, капкадан чыгып йөгерде.
«Син үзең бернәрсә дә белмисең, Гөлфая апа», — дип уйлап, аның артыннан елмаеп карап калды Лена. Аннан алсуланып киткән битен куллары белән каплады. «Без Нәфис белән ике ел буе хат алыштык, мин үзем хат ташучы булгач, хәтта әнием дә белми бу хакта», — дип әйтмәс бит инде. Ә Нәфиснең аны әле генә суырып үпкәнен Лена үлгәндә дә берсенә дә әйтмәячәк. Әле дә иреннәре ут кебек янып тора.
...Нәфис тирә-ягына тагын бер кат күз йөгертеп чыкты. Менә ул аның туган ягы! Кабул ит солдатны! Киткәндә малай озатсаң, ир-егет булып җиткән узаман каршыла. Синнән элек тә күпләр киткән — кемдер үз ирке белән, кемдер мылтык көбәге астында, кемдер илне сакларга — һәм күбесе кире әйләнеп кайтмаган. Каберләре кайда икән аларның — беләсе иде. Нәфисләр затыннан да аз түгелләр бит. Ә менә Нәфис кайтты. Яшәргә, балалар үстерергә, эшләргә кайтты. Һәм яңадан солдат киеме кияргә туры килмәс, дип кайтты.
Карашын ераккарак күчерде. Монда, туган як кырларында, урманнарында үзгәреш сизелми. Авыл да һаман шул ук кебек. Хәер, шул укмы икән? Әнә, ике ел эчендә авылда дүрт буш өй урыны арткан. Икесе — өлкәннәр, ялгыз карчыклар өе урыны, ә икесе... Нигә китәләр кешеләр туган яктан, үскән җирдән? Нигә туктатмыйсың аларны, авыл үре? Нәрсә куа аларны? Куучы да юк кебек. Әллә алар үзләреннән үзләре качамы? Нигә аркылы төшмисең? Калага да китми алар, ә шул ук авыл җиренә, баерак колхоз-совхоз карамагына. Ә туган як, алар киткәч, тагын да ярлылана төшә, тагын бер бизәге юкка чыга. Авыл үре, төш юлларына каршы — алар бит сугышка китми, киресенчә, тылларын ялангач, саклаучысыз калдыра. Ә тыл һәрчак ышанычлы булырга тиеш. Хыянәткә тиң бит бу кыланышыгыз, их, кешеләр... Бер җирдә дә бәхетне олы юлга чыгарып куймаганнар. Ә Нәфис... үзе нәрсә эшләр? Юк, китмәскә кайтты ул. Һөнәре бар, колхозда машина табылыр. Утларына да керде, суларын да кичте, пуля, мина ничек сызгырганын да кинодан түгел, ә сугыш яланында күреп белде. Сугыштагы авырлыкны җиңгәнне, тыныч тормыштагысын җиңеп булмасмы ни? Уйла, Нәфис, уйла. Туган ягыңа, тирә-ягыңа кара да, уйла. Уй барда — тормыш та бар...
Нәфис аягүрә басты, билен ныграк кысып буып, тиздән салынып, чөйгә эленәчәк хәрби киемен рәтләде... Алда көрәш көткәнен кичәге солдат яхшы аңлый иде.
...Гөлфаяга элек якын гына, бер-ике чакрым гына булган авыл үре ерагаеп киткән сыман тоелды. Ничек шәп атларга тырышмасын, һаман барып җитә алмый. Үзенең күзләре авыл үрендә. Ниһаять, аннан кызу-кызу атлап килгән солдат күренде: ул да әнисен таныды бугай. Аралары якынайганнан-якынайды. Кинәт Гөлфая дертләп китте, чак кына: «Хафиз!» — дип кычкырып җибәрмәде. Әле аңа таба йөгерүче, әйтерсең, Нәфис түгел, ә Хафиз иде. Охшаса да охшар икән — йөрешләренә тиклем әтисенеке бит. Гөлфаяның уйлары чуалды, күз аллары томаланды. Солдат анасы, үзе сизмәсә дә, туктап, юл уртасында басып тора иде. Улы йөгереп килде дә, аны кочаклап алды, чемоданы җиргә төшеп китте. Ә ана башын улының күкрәгенә терәде дә, моңа кадәр ничә ел тыеп килгән күз яшьләренә ирек бирде. Ә солдат киемендәге егет сүзсез генә әнкәсен юатып, аның вакытсыз чал керә башлаган чәчләреннән сыйпый да сыйпый иде.

***

Шулай да Нәфиснең кайтуына бар кешедән дә ныграк сөенгәне Илдар булды бугай. Абыйсы кайтып ярты сәгать вакыт үттеме-юкмы, ул солдат фуражкасын киеп, түшенә аның хәрби бүләкләрен тагып, урамда йөреп ята иде. Ә үзе, әйтерсең, бер башка үсеп киткән, шатлыгы эченә сыймый. Телен дэ йотканмы, апаларның, әбиләрнең:
— Абыең кайттымы әллә, Илдар улым? — дигән соравына, авызын колагына тиклем ерып, баш кагып кына җавап бирә. Абыйсын менә ни өчен көтеп алалмаган икән ул!
И-и, бу сабый чак, сабый чак!

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Авыл үре. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 6-15 бит.

Добавить комментарий