Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Баеп булмады

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Баеп булмады, егетләр. Әнә, кешеләргә карап торам да, шаккатам. Бер елны йорт сала, икенче елны машина ала, ә өченче елны яшь хатынлы була... Болай үзем төшеп калганнардан да түгелмен кебек. Юк, булмагач, булмый икән.
Ә менә фермерлар хәрәкәте турында Указ чыккач, күңелдә кечтеки генә өмет уянды. Нужәли минем сәгать сукты?! Тукта әле, мин әйтәм, мин дә җир алыйм, мал асрыйм — баеп булмасмы? Тик тиз арада чыгымнарны каплап, файда китерә башлардай берәр шөгыль табарга кирәк. Уйлый торгач, дуңгыз үрчетергә булдым. Кяфер мал, хәрәм ит, дип тиргәсәләр дә, тиз үрчи, тиз симерә бит ул, каһәр суккан. Кяфер ашы дигәннән, шул ягы да бар: мөселманга ярамагач, үзең ашамыйсың, башка мөселманнарга сатып кына ятасың, ә үзең ашамый, сатып кына яткач, тизрәк байыйсың да инде, әйе бит? Шәп бит, ә?!
...Чучка үрчетеп, бик тиз баеп киткән бер урыс фермерына барып, утыз дуңгыз алып кайттым. Фәһемле киңәшләрен дә бирде. Тик аларга нәрсә ашаталар, шуны гына әйтмәде. Анысын үзем сорарга мәҗбүр булдым. Ул иңбашларын гына сикертте дә, «шуны да белмисеңмени?» дигәндәй:
— Соң, үзең нәрсә ашыйсың, шуны ашатасың инде, — дип кенә куйды.
«Үзе фермер булырга йөри, үзе берни белми», — дип уйлый күрмәсен, дип, төпченеп тормадым. Һәм, җиңне сызганып, эшкә тотындым. Тик, иртә уңмаган — кич уңмас, кич уңмаган — һич уңмас, кара сакалың кайда барсаң да артыңнан калмас, дип картлар белеп әйткән. Бер атна-ун көн дигәндә, чучкаларым аяк сузып бетте. Баедың болай булгач, баемый ни! Әллә дөрес тәрбияли белмәдем, әллә кяфер малы мөселманга баш бирергә теләмәде, аңламассың... Булыр алардан, начар кешене бер дә юкка «дуңгыз» димәсләр иде. Шулай да, күңелне корт кимерә. Тукта әле, дим, урыс Иванга барып, сорашып карыйм. Киттем. Ә ул инде череп баеган. Шулай-шулай, дим, чучкаларың җантәслим кылды. Ә бит барысын да син әйткәнчә эшләдем, тик барыбер кырылып беттеләр. Үзем ашаганны ашаттым, үзем эчкәнне эчердем, дим.
— Ә нәрсә ашыйсың-эчәсең соң син? — ди.
— Нигә, билгеле инде, татарның ашы—иртән дә чәй, кич тә чәй, — дим.
Урысым эчен тотып егылып китте. Кара, кара, әллә көлә инде?! Әй, бу урысның үзен дә аңламассың, дуңгызларын да. Кул селтәп, кайтып киттем. Ярый, баемагач, баемаган инде, баемый кеше үлмәгән әле. Кайтып, кайгыдан каралай яндырып, чәемне эчим, ичмасам.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Баеп булмады. Юмореска. "Яңавыл таңнары", 1.04.1997, №37.
2) Мөсәнниф Инсур. Баеп булмады. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 219-220 бит.

Добавить комментарий