Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бахыркай

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Бахыркай
Хикәя

Шәйхиләргә 8 Март бәйрәменә каршы кунак килеп төште. Каенигәче, ничә ел көттерә торгач, кайтып, хәлләрен белеп, тормышларын күреп китәргә булган... Кунак булгач, мәшәкате дә күп, тегесе, монысы кирәк, дигәндәй. Хатыны Зилә йөгереп кенә йөри, орчык кебек бөтерелә. Әле кибетенә чыгып йөгерә, әле кухняда мәш килә, әле өстәл әзерли. Зиләгә эш күп икәнен күреп, апасы ярдәм итим, дип кузгалган иде, хуҗабикә якын да китермәде:

— Юк, юк, алай булмый ул. Син — кунак кеше. Кунак — тыйнак була, әйткәнне тыңла. Эш таба алмасаң, әнә, бар, кибетләрдә йөреп кил, шәhәрне кара, — дип аны тиз тынычландырды. Ире Шәйхи дә хатынының гадәтен беләдер инде — диванда кырын ятып, гәзит-журнал укып, телевизор карап-тыңлап тик ята. Кунакларга бу хәл сәер тоела. 8 Март — хатын-кызлар көне, юньле ир барлык эшне үз өстенә ала, ә бу хәтта кузгалмый да. Ничек җаны көймәсен инде апасының. «Бахыркай», — дип кызгана ул сеңлесен. Дүрт яшьлек кызларын да карашмый. Ә анысы ут борчасы бит: анда йөгерә, монда сугыла, анысын сорый, монысын таптыра, берәр нәрсә ул теләгәнчә булмаса, хәзер елап ышандыра.

— Нигә ул иреңә бер сүз дә әйтмисең... — дип башлаган иде дә апасы, Зилә аны тыеп ук куйды:

— Ятса, нәрсә булган, ятсын. Батырга да ял кирәк. Кичә эшләде бит ул, арыгандыр...

— Харап икән! Барысы да эшли. Ай-hай, болай булса, япь-яшь көеңә кабергә керәсең бит. Бахыркаем! Минем ирем болай ятсамы-ы-ы...

— Җитте, дидем шикелле...

— Ярар, алай булгач, үзең беләсең. Мине дә эшләтмисең, иреңне дә... Үзең белгәнчә яшә. Тик мин әйткән иде диярсең менә: вакытсыз картаясың болай булса, — дип, сөмсере коелган апасы, киенеп, урамга чыгып китте.

Кайтуына өй эче «ялт» иткән иде. Зилә идәннәрне юып чыгарган, келәмнәрне кагып кергән, өстәлне дә бик матур итеп әзерләгән, hаман үзенчә мәш килә, иренә яхшы сүз әйтергә дә вакыт таба, тегесе-монысы кирәкмиме, дип кенә тора.

Бу хәлне күреп торган апасы баш чайкаудан ары китми утыра бирә, киявенә генә кырын-мырын усал күз карашларын чәнчеп ала.

Тик кич җитеп, Зилә таудай өелгән керләрне юа башлагач, түзмәде:

— Әнием синең болай ишәк кебек җигелүеңне белсә, нәрсә әйтер иде икән? Юк, мин моңа түзеп тора алмыйм. Сине, үзем исән чакта, бу ир белән яшәтәчәгем юк! Аерыласың! — дип әллә нәрсәләр сөйли башлады.

Тик бу да киявенә тәэсир итмәде. Тик инде Зилә түзеп тора алмады, ахры. Кулындагы керен «лач» итеп тагаракка ташлады да, алъяпкычын сала-сала:

— Серне ачарга туры килә инде, — диде. — Иремне бүген булса да ял итсен, миңа да бит оят белергә кирәктер, дигән идем. Булмады болай булгач. Күңелең булсын, апа: калган көннәрне шушы барлык эшләрне киявең эшли. Елга бер тапкыр ял итәргә тиештер бит инде ул ир кеше дә. Ярар, быелга җитте. Шәйхи! Ю керләрне! Әнә, кухняда да нәрсәдер көя.

Шәйхи күндәм генә урыныннан торды да, кухняга юнәлде.

Зиләнең апасы Гөлҗиhан, озак кына нәрсәдер уйлап, сүзсез утырды. Аннан авыр көрсенеп, әйтеп куйды:

— И-и, бахыркай!

Бу сүзләр инде Шәйхигә карата әйтелгән иде... Һәм, Зиләнең ай-ваена карамый, киявенә ярдәм итәргә дип, кухняга юнәлде.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Бахыркай. Юмористик хикәя. "Яңавыл таңнары", 7.03.1991, №29.

Добавить комментарий