Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бакча җимеше

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунки, нажмите курсором на фото. Рисунки взят из общедоступного источника в социальной сети.

Өй алдына тәмәке тартырга дип чыксам, артыма авып китә яздым: өр-яңа машина белән күршем Сабир абзый килеп туктады. Вәкарь белән генә машинасыннан төште, саклык белән генә ишеген япты, пинжәк жиңе белән булмаган тузаннарын сөртеп алды да, миңа таба юнәлде. Көтелмәгән хәлдән «лып» итеп эскәмиягә утырдым, хәтта башлап исәнләшергә дә һуш җитми тора. Янәшәмнән урын алгач кына, исемә килеп, фикер йөртерлек хәлгә килдем. Минем нәрсә сорарга теләгәнем йөземә үк чыккан булгандыр инде. Сабир абзый:

— Менә мин дә машиналы булдым, — дип куйды.

— Лотереягә оттыңмы әллә?! — дип аңа текәлдем. Чөнки гомер буе сиксән-йөз тәңкәгә эшләп, әле дә иске акча белән йөз сум пенсия алган кешенең машиналы булганын күргән юк иде.

— Нинди лотерея булсын? Үз акчама алдым, күптән исәп бар иде дә, мөмкинлеге генә чыкмый торды...

— Кит аннан, сөйләмә тузга язмаганны. Мин бит синең күпме акча алып эшләп, ничә сум белән пенсиягә чыкканыңны яхшы беләм.

— Тукта әле, нигә гаҗәпләнүеңне аңламыйм...— Аннан кинәт сүзне икенчегә борды. — Синең бер мәзәк ишеткәнең бармы? Бер карт базарда мәтрүшкә сатып тора икән. Бәйләме егерме суммы, утыз суммы, ди. Берәү килгән дә, сорый икән: «Файдасы бармы соң бу үләннең?» «Бар, улым, бар, — ди икән карт. — Өлкән улыма машина алдым инде, хәзер кечесенә акча җыям» Аңладыңмы?

— Юк, — дим, үҗәтләнеп. — Монда мәтрүшкәнең ни катнашы бар? Син бит базарга чыгып мәтрүшкә сату түгел, аны биш чакрым урап узасың. Үзең бит алыпсатарларны көн-төн сүгәсең...

— Соң, мәтрүшкәдәмени эш? Мәтрүшкәдән башка файдалы нәрсә азмы? Бакчаң бармы?

— Юк, — дип баш селкәм.

— Ә минеке бар. Үзең дә беләсең, ничә ел инде шунда казынам. Элек дүрт сотыйлы берәү иде, хәзер сигез сотыйлы өчәү: минем исемгә, хатынныкына, аның әнисенә. Барысын да үстерәбез: иртә һәм соң өлгерүче бәрәңге, суган, помидор, аш чөгендере, кыяр, шалкан, кәбестә, укроп, кишер, борыч, яшел борчак, төрле-төрле чәчәк, салат, керән, көнбагыш, карлыган, кара миләш, шомырт, алма, чия, крыжовник, кура җиләге, җир җиләге, виноград, карбыз һәм тагын мин белмәгән әллә нәрсәләр...

— Йә, йә, җитәр, мине алдап утырма. Синең базарга чыгып сату итеп утырганыңны күрсәм дә, ышанмаячакмын. Андый кеше түгел син. Күзгә төтен җибәрмә, — дип, үртәлеп, сикереп торып, өйгә таба юнәлдем.

Сабир абзый артымнан куып җитте дә, иңбашыма кулын салып, туктатты.

— Бик тиз кызып барасың икән, энем. Ашыкма, хәзер аңларсың. Ничек дип башлыйм икән... Ярар... Син әле мин атап киткән ризык-нигъмәтләрне кайдан аласың?

— Кайдан, кайдан! Кайдан булсын — кибеттән йә базардан.

— Шул-шул. Һәм яртысын чыгарып ыргытасың. Бозылган була ул. Шуннан бар эшләп алган акчаң бер тамагыңа китә. Ә мин аларның берсен дә сатып алмыйм — үзем үстерәм. Димәк, акча янга кала. Ничә ел буена әнә шулай җыела икән ул. Бер тиен сумны саклый, ди торган иде минем мәрхүм әткәй, авыр туфрагы җиңел булсын. Аннан, энем, беләсеңме, мин... эһем-эһем... синең кебек тәмәке дә тартмыйм, аракы да эчмим .Яшелчә күп булгач, ит тә аз ашыйм, вегетариан диярлек...

Юк, ышанмадым. Тәүдә. Ә соңыннан, төнлә, урын өстендә, йоклый алмый, берничә сәгать әйләнгәләгәч, башка уй төште. Әллә миңа да, тәвәккәлләп, җир алыргамы? Машина ук булмаса да, виләсәпит алып булмасмы? Җәяү йөрү түгел инде.

Икенче көнне үк бакчачылык ширкәтенә гариза тотып йөгердем. Кем белә, бәлки Сабир абзыйның сүзе дөрестер. Әйтәм аны, бар кала халкы икешәр-өчәр биләмә алып, яшелчә үстерергә тотынды. Файдасы бардыр шул...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Бакча җимеше. Шаян хикәя. "Кызыл таң", 24.10.1992, №209.
2) Шәнгәрәев И. Тәгәрмәчле бакча җимеше. Шаян хикәя. "Яңавыл таңнары", 3.11.1992, №120.
3) Мөсәнниф Инсур. Бакча җимеше. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 183-186 бит.

Добавить комментарий