Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бигайбә, без гаебә

Категория: 
Дата написания: 
08 ноября 2013

Инсур Мөсәнниф
Бигайбә, без гаебә

Мәктәп балалары еш кына: «Шигырь ничек туа» да, «Хикәя ничек языла», — дип сорап, теңкәгә тия. Кем ничек яза бит. Ә кайберләре менә ничек туа... Бу язмам мәктәп балаларының шул соравына мең дә бер җавапның берсе рәвешендә язылды.

Ике ут арасында калдым әле мин, егетләр. Прәме аптыраш. Сәбәбе шул, шигърият инде! Шигырь җене кагылган миңа бәләкәй чакта. Юк бит, нигә бизнес җене кагылмагандыр. Утыр инде менә хәзер, үрдәк кебек, аптыраганнан күлгә артың белән чумардай булып.
«Яшәгән, ди, бер кәҗә. Бер мөгезе — таштан, бер мөгезе — агачтан, сөйләемме баштан?» дигәндәй, башыннан ук сөйләп китим әле.
Үз башыма бәла итеп, Мостай Кәримнең шигырьләр китабын сатып алдым. Бер шигыренә килеп җиткәч, «шып» туктадым да калдым:
— Сөю нәрсә? — дидем ир кешегә.
— Хатын өчен тәмугларны үтү.
— Сөю нәрсә? — дидем мин хатынга.
— Галәмнәрдә янып көлгә калган ирне көтү.
Аңа ияреп, күңелдә «келт» итеп шушы темага шигырь тумасынмы?! Инде нишләргә? Язсаң да кыен, язмасаң да. Аптырагач, минуты-секунды белән шигырьне ап-ак кәгазь битенә төшердем.
— Синең өчен сөю нәрсә? — диде ярым.
— Синең өчен утка кереп исән калу.
— Ә синеңчә сөю нәрсә? — мин сорадым.
— Уттан чыккач, иренеңә сулар салу.
Ә хәзер кемгәдер күрсәтәсе килә бит инде... Икенче бүлмәдә «Кыргый Роза»ны — ул вакытта бик популяр булган күп серияле Мексика телевизион фильмын карап утырган хатын янына йөгереп чыктым.
— Тагын бер гениальный шигырь яздым әле, — дип кулына шигырьне тоттырдым (М.Кәримнекен күрсәтү юк, кәнишне). Кәләш укып чыкты да:
— Һи, Мостай Кәрим шигыре ич бу, — дип тагын телевизор экранына кадалды.
— Нишләп Мостайныкы булсын, минеке ич! Просто аңа ияреп яздым, — дим, үҗәтләнеп, гарьләнеп, елардай булып. Тик хатын мине оныткан иде инде.
Үзем аптырашта калдым. Кара, кыргыйланып бетмәгән икән әле бу хатын-кыз: күз генә ташлады бит hәм кемнекенә охшаганын шундук әйтеп бирде. Ә үзенең кимендә ун ел Мостай шигырьләрен кулына тотып караганы да юк! Вәт хәтер! Хәер, укытучы шул минем кәләш, өстәвенә, завуч, өстәвенә, башкорт кызы, өстәвенә, урыс теле укыта.
Шулай дип шаккатып утыра идем, күңелдә «келт» итеп үзем язган шигырьгә пародия тумасынмы?! (Лутчы үземнекенә булсын инде — зур шагыйрьләрнең әсәрләренә пародия-мародия, шарж-марж язу әдәпсезлек, оят. Эшне шул да авырлаштыра: хәзер бездә бәләкәй шагыйрьләр юк та бугай инде ул: кемгә карама, йә биек, йә бөек). Минутында язып ташладым. Менә ул:
— Синең өчен сөю нәрсә? — диде ярым.
— Лаякыл булсам да, вакытында
Дүрт аяклап өйгә кайтып җитү.
— Ә синеңчә сөю нәрсә? — мин сорадым.
— Саллы уклау тотып, эчеп койма
Буйда ятып калган ирне көтү.
Хәзер менә башны кашып утырам. Бу шигырьләрне нинди тәртиптә урнаштырырга соң әле? Башта М.Кәримнекен, аннан үземнекен, аннан үземнекенә үзем язган пародияне урнаштырыргамы? Әллә Мостайныкын кертмичә, пародияне үземнең шигырьгә язылган кебек итеп кенә күрсәтергәме? Әллә М.Кәримнекенә дә, үземнекенә дә бер үк пародияне язып, аерым ике шигырь итеп чыгарыргамы? Әллә башта М.Кәримнең шигырен, аңа ияреп язган үз шигырем белән дәвам итеп, бер шигырь ясарга, аннан аның шул ук шигыренә пародияне «ияртеп», икенче шигырь ясаргамы, әллә үземнең шигырьне биреп, аңа пародия язып, өченче шигырь ясаргамы?.. Их, бу иҗат газапларын!.. Алай да дөрес түгел кебек, болай да. Чөнки М.Кәрим шигыре булмаса, минем шигырь тумас иде. Әгәр минем шигырь тумаса, пародия дә язылмас иде. М.Кәримнекенә генә язсаң, әдәпсезлек булыр кебек. Күңелне кара мәче тырный, «Кешенең юбилее (бу язма М.Кәримнең бер юбилее алдыннан язылган иде — И.Ш.), ә син монда бер мичкә балга бер кашык пародия салырга маташасыңмы?!» — диюләре бар бит әле. Чистый аптыраш! Алай итсәң дә вай, болай итсәң дә вай.
Тач теге билгеле шигырьдәгечә:
Бездә бар гаилә хәзер каршылыклы,
Бик күп кешеләр икегә бүленә.
Мохтар бабай сөйли:
— «Мин, ди, менә
Дошман булып йөрим үземә...
Элек чакта мин бер кеше идем,
Хәзер, малай, миндә ике «мин».
Берсе менә аның коммун яклы,
Икенчесе каршы, суккин сын!».
Аз гына үзгәртеп әйткәндә:
«Берсе аның бер вариант яклы,
Икенчесе каршы, суккин сын!».
Менә ничә көн инде шушы мәсьәләне чишә алмый чәч агартам. Кемнән киңәш сорарга да белгән юк. Редакцияләр ерак, М.Кәримнең миндә кайгысы юктыр, юбилеена әзерләнәдер. Шулай да менә гәзиткә юлларга җөрьәт иттем. Кәнишне, бу хакта М.Кәримнең үзенең хөкемен дә ишетәсем бик килә. Әгәр дә хөрмәтле Мостафа Сафич мин фәкыйрегезгә киңәш язарга уйласа, адресым редакциядә бар барын. Чөнки ул югарыдагы шигырен язмаса, мин дә аңа ияреп шигырь язмас идем. Димәк, үз шигыремә үземнең пародиям дә тумас иде... Их, бу иҗат газапларын!.. Ачы да, татлы да... Шигырь җене кагылганчы, бизнес җене кагылса ни әйтер идең дә бит... Хәер, икесе бергә кагылса да мишәйт итмәс иде. Мужыт, берәр унбиш китап чыгарган булыр идем инде. Ә хәзергә:
Алмагачы — алмагач,
Алмагачы булмагач.
Китап чыгарып булмый
Спонсорың булмагач... — дип моңаеп йөрергә генә кала. Их, булмагач булмаган инде. Утыр менә хәзер беренче тапкыр кулга каләм алган мизгелеңне каргап.
Хөрмәт белән Инсур Шәңгәрәев.

Постскриптум.
...Хәзер бу язманы кайсы гәзиткә җибәрергә? Кайсы редакторның кыюлыгы җитеп, бастырып чыгарыр икән соң инде? Чистый аптыраш!
29-30.09.1994 ел.
И.Ш.

Постскриптумның посткриптумы.
Шулай да, батырлыгым җитеп, яшьләр гәзите кыю була, дип, «Өмет» гәзитенә җибәрдем. Тик бу «нәмәрсәм» гәзиттә күренмәде. Өметне өзде бу «Өмет» тә. Соңыннан гына шунда эшләгән бер иптәш әйтте: «Без аны бирергә уйлаган идек, тик тагын кире уйладык. «Әллә ничегрәк» язылган ул, үзең аңлыйсың инде», — дип. «Әллә ничегрәк» язылганын мин үзем дә беләм аны. Шуннан кайдадыр югалды ул «әллә ничегрәк» язылган «нәмәрсәм». Архивка тапшырдылар микән, әдәбият институтынамы?..
Югалды, дигәннән. Шул ук гәзиткә, бер «кочак» шигырьгә кушып, бер поэма да җибәргән идем. Соңыннан эзләтеп карадым, поэмасы да, шигырьләре дә эзсез югалган булып чыкты. Дөрес, соңыннан минекенә охшаганрак шигырьләр күренеп калды. Бер бик шагыйрь булырга теләгән егеткәй минем «икмәккә» дигән сүзне «иткә» дип төзәтеп бастырды. Үз фамилиясе белән. «Шигырьне менә шулай язалар аны», — дип әйтергә теләде микән (шул кирәк сиңа. Сиңа гына М.Кәримне шигырь язарга «өйрәтергә» димәгән ич). Аннан алдарак та икенче бер шигыремә ияреп шигырь язып бастырган иде ул. «Мәҗнүн, Ләйлә» дигән сүзләр бар иде анда. Тик кая инде ул «Фәлән Фәләновка ияреп» дип язып тору! Рылом не вышел! Әнә, ул ансат хәл иткән бу этик проблеманы. Ә мин аптырап утырган булам, дүр-рәк! Әнә, яшьләрдән үрнәк алырга кирәк, панимаешь. Хәер, үземне инде хәзер үк, исемемне әйтми генә булса да, цитировать итүләре күңелгә рәхәт булып китте, әй! Хәер, шуннан соң ул гәзиткә шигырь дә җибәргәнем юк. Хәер, мин җибәрмәсәм дә, чыгып килә бит әле. Димәк, әлегә Алланың кашка тәкәсе түгелбез. Кайбер: «Минем остазым — Атнабай!» — дип шигърияткә аяк тибеп ишек ачкан мыеклы егетләрдән аермалы буларак. Безнең дә мыек бар ла ул, тик остазыбыз Атнабай түгел. Хәер, кайчакта: «Шигырьләрең Атнабайга ияреп язылган», — дип әйтүчеләр булса да. Мин заманында Атнабай китабын түгел, ә күрше райондаш Рәдиф Гаташның шигырьләр китабын урлап үстем, заманында мәхәббәттә аның шигырьләре аша аңлаштым (хәер, ул кыз барыбер мине яратмады; хәер, яратмаса да кайгырмыйм, яратучылары да булды; хәер, яратмаучылары күбрәк булды; хәер, барыбер, әле яраткан хатыным бар). Атнабай белән күрше авылда яшәгәч, шул бер Хәзрәт чишмәсе суларын эчкәч, шул бер үк халык сөйләмен ишетеп үскәч, бер үк вакыйгалар арасында яшәгәч, шул бер үк юллардан йөреп, шул бер үк тузанны эчкәч, хәтта би-и-и-и-и-и-к ерак кодалар да булгач (бу сүзләрне, юк, hич тә Атнабай даныннан кечтеки генә булса да калҗа эләктерү өчен язмыйм, миңа үз өлешемә төшәчәк көмешем дә җитә), фикер сөреше охшар инде. Хәер, үпкәләмим. Башкаларга да: «Бигайбә, без гәебә», — дим.

Кайда, кайчан басылган:

Добавить комментарий