Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чәчәкләр

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Чәчәкләр
Хикәя

Кадыйр сыйныфташы Маратны, уйламаганда-көтмәгәндә, шифаханәдә очратты.
Аларның күптән күрешкәне юк иде. Кадыйр аны моннан... әйе, ике ел элек күреп калган иде. Күз кырые белән генә, дигәндәй. Тик сөйләшеп торырга туры килмәде. Еллар үткәнгә яки аралар суынганга түгел. Ә башка сәбәп аркасында.
...Ул аны теге вакытта кибет янында күрде.
Алдында чират кайнап торган, ә ишегеннән ашыга-кабалана аракы шешәләре күтәреп яисә кесәләренә яшерә-яшерә берөзлексез чыккан, этешеп-төртешеп алга үтәргә тырышкан кешеләр белән ыгы-зыгы килгән сәүдә ноктасы яныннан үтеп бара иде. Күзенә сыйныфташы Марат чагылып калгандай булды. Кадыйр, кеше үзгәрсә дә үзгәрер икән, дип, аптырады. Шешенгән, күптән кырынмаган йөз, ун күзе астында кара янып кемнеңдер йодрык эзе ярылып ята. Өстендә таушалган, бер генә төймәсендә эләгеп торган пальто. Башындагы бүреге дә яхшы тормыш күргәнгә охшамый. Ул карлыккан тавыш белән, үзе кебек таушалып беткән бер адәм белән чиратта кычкырып әрләшеп тора иде. Китапка сыймаган сүзләр дә ишетелеп кала. Кадыйр ул вакытта аның янына бармады. Ә Марат аны күрмәде дә. Кадыйр соңыннан, бәлки ялгышканмындыр, дип тә уйлап куйды. Бу кешенең аның элекке сыйныфташы булуына ышанасы килмәде.
Тик бүген Кадыйр алдында бөтенләй башка, элекке, мәктәп елларындагы Марат басып тора иде. Үзенә үлчәп, оста куллар теккән костюм, күзнең явын алырдай ак күлмәк кигән, костюм төсенә карап сайлап алынган галстук таккан. Нык кырынганлыктан чигәләре зәңгәрләнеп тора, хушбуй белән әллә башыннан коенган — хуш ис борынны ярып бара.
Шифаханә халатында коридорга чыккан Кадыйр аның белән чак йөзгә-йөз бәрелешмәде. Исәнләшкәч тә, озак кына кулларын ычкындырмый тордылар.
— Авырып киткәнсең, дисәм? Моңа ышану да кыен, син бит мәктәпнең беренче спортчысы була торган идең,— дип сүз башлады Марат, елмаеп.
— Юк, болай гына әйткәндә, пүчтәк. Савыктырдылар инде. Бүген-иртәгә чыгарачаклар. Ә үзең соң? Нинди җилләр ташлады? Берәрсенең хәлен белергә килдеңме әллә?
— Шулайрак иде дә... — Шунда Марат кыенсынды, кулындагы чәчәкләрне Кадыйр күзенә чалынмаслык итеп тотарга тырышуы сизелеп тора иде. Тик Кадыйр ак розаларны күреп калды.
— Син нигә уңайсызланып киттең әле? — Кадыйр аңа, шаяртып, бармак янады. — Кыюрак бул, кыюрак, кызлар чаяларны ярата ул. Хәлеңне аңлыйм, минем дә кайчандыр кызларга чәчәк бүләк иткән чакларым бар иде.
— Син нәрсә сөйлисең? Нинди кыз, ди? Ике балам йөгереп йөри. Хатыным шифаханәдә ята минем.
Кадыйр, үзенең кыек «атканын» аңлап, көлми булдыра алмады.
— Ә мин сине һаман егет булып йөрисең икән, дип торам. Өйләнгән булгач, чәчәкләр бигрәк тә кирәк. Кыз белән егет чакта кем дә бүләк итә аны. Бүген бит хатын-кызлар бәйрәме. Тик хатыныңа «бәхетсезгә җил каршы» дигән сыман килеп чыккан икән шул.
— Шулай туры килде инде. — Бу сүзләрдән соң Маратның йөзе караңгыланып китте.
Кадыйр урынсызга шаяртуына уңайсызланып:
— Бик җитди авырыймы әллә? — дип сак кына сорарга базнат итте.
— Болай юк кебек. Әйтсәм, ышанмассың инде... Барысына да шушы чәчәкләр гаепле...
— Димәк, хатынында чәчәкләргә аллергия дигән сүз. Ә моның белән шаярырга ярамый.
— Алай димәдем ләса. Аллергия булса, бүген монда чәчәкләр тотып килер идемме ни?
— Чынлап та... — Кадыйр аптырап калды.— Алайса, чәчәкләрнең ни катнашы бар? Мин сине аңлап бетермим...
— Аңламассың да шул. — Марат тирә-ягына каранып алды да: — Әйдә, булмаса, утырып сөйләшик. Аннан, хәзер хатын күзенә чәчәкләр белән күренергә дә куркам инде. Тагын берәр хәл булмагае...
Ул шулай дип Кадыйрны ныграк аптырата гына төште, кызыксынуын тагын да арттырды.
Дивар буена, хәл белергә килүчеләр өчен почмакка куелган диванга барып утырдылар.
— Хатының нинди серле авыру белән авырый соң? — дип Кадыйр аңа сүзне ялгап җибәрергә булышты.
— Дөресен генә әйткәндә, ул түгел, ә мин үзем авыру идем кайчандыр.
— Син һаман табышмаклар белән сөйлисең, мин хәзер бөтенләй буталып беттем...
— Ашыкма. Ничек бар, шулай сөйләп биргәч, аңларсың. Әйе, куркыныч авыру белән чирләдем мин. Ә өрлек кебек ир кешедә, үзең беләсең, бары тик бер авыру гына булырга мөмкин. Без аны тазалыгыбызны бетерер, бәхетебезне, тормышыбызны җимерү өчен үзебез сатып алабыз. Үзебезнекен генә микән әле? Нәрсә әйтергә теләгәнемне аңладыңмы инде?
— Эчүне әйтәсеңдер инде.
— Нәкъ өстенә бастың. Көн дими, төн дими, берничә ел буе эчтем. Ә бит шаярып кына башлаган кебек идем. Аннан китте дә китте... Хатын бу елларда ничек түзде икән, үзем дә аптырыйм. Яраткан, димәк. Эшләп тапкан акчамны ничә тапкыр гына өйгә алып кайткан булгандыр. Ике бала белән ничек көн күргәндер, белмим. Хәзер уйласам, жир ярылса, җир тишегенә керер идем.
Хатын минем авыру белән аз көрәшмәде. Бервакыт бу чиремнән арыначагыма, минем беткән кеше түгеллегемә ышанган, димәк. Тик соңгы вакытта гына, көчсезлегенә ачынып, нәрсә эшләргә белмәде. Ярый әле, акылыма килеп, тукталырга көчем җитте. Бар ихтыяр көчемне тупладым да кырт кистем. Моның миңа күпмегә төшкәнен сөйләп тормыйм. Юк, дәваланмадым. Күрәсең, тәмам агуланып бетмәгән булганмын. Аннан, әгәр кеше үзе теләмәсә, дәвалау гына нәрсә бирә? Эчүне ташлагач, авыр, куркыныч төштән арынган кебек булдым. Юк, алай дию генә дөрес булмас. Шундый хис — әйтерсең, яңадан тудым.
Иске дуслар белән араны өзәргә туры килде. Ә эчәргә дисәң, кыстаучылар җитәрлек. Даими эшкә урнаштым. Тирә-ягыма ныклабрак күз сала башлагач, шушы еллар эчендә дөньядан бөтенләй артта калганны бар тирәнлеге белән аңладым.
Бөркөн эштән кайтканда базарда чәчәк саталар. Ир-егетләр чәчәк ала. Тукта әле, мин әйтәм, мин кемнән ким, хатынны шатландырыйм. Мондый уй минем башка ничек элегрәк килмәгән?! Чәчәкләр тотып, өйгә кайтып кердем дә:
— Болар сиңа, — дип Мәрзиягә суздым. Ул кухняда ашарга әзерләп йөри иде. Башта мине эчкән, дип уйлады, ахры. Ә аек икәнемне белгәч, әллә нәрсә эшләп китте: күзләре зур булып ачылып, керфеге дә селкенми, миңа карап басып тик тора. Шулай басып торды-торды да, йөрәгенә тотынды. Әгәр тотып калмасам, егылыр иде. Бу аңлашыла да: аның бергә яши башлаганнан соң диярлек, миннән чәчәк күрү түгел, яхшы сүз ишеткәне дә булмагандыр. Үзе бигрәк нечкә хисле, барысын да күңеленә якын алучан. «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Йөрәге ярылгандыр яки башка төрле начар нәрсәдер, дип, курыккан идем. Ә бүген шифаханәгә килсәм, авыруы хәзергә тиз үтте үтүен, тик алдагы көннәрдә хатыныгызны андый-мондый кискен кичерешләрдән саклагыз, югыйсә, соң булуы бар, диделәр.
Шуңа менә хәзер куркам. Чәчәкләрне күреп, тагын да һушын югалтып куяр, дим. Нәрсә эшләргә белгән хәл юк. Чәчәкләрне дә бүләк итәсем килә. Шулай килеп чыксын әле...
Менә шундый хәлләр, Кадыйр дус. Кешегә сөйләсәң, ышанмаулары бар. Хәер, кемгә сөйлим инде мин боларны... Әле сиңа нигәдер...
Кадыйр да аңа нинди киңәш бирергә дә белми, аптырап калды.
...Кинәт Марат сискәнеп китте, аннан агарынды. Үзе дә сизмәстән, утырган урыныннан күтәрелә башлады. Күренеп торган чәчәкләрне яшерергә ашыкты. Кадыйр нәрсә булганын, Маратны нәрсә куркытканын аңларга теләп, ул караган якка күз салды.
Алар янында диярлек егерме сигез-утыз яшьләр тирәсендәге матур гына ханым басып тора иде. Кадыйр аның Маратның хатыны Мәрзия икәнен аңлады.
Тик Марат юкка курыккан булып чыкты. Мәрзия иренә карап, күз яшьләре аша бәхетле елмая, кай арададыр кулына чәчәкләрне дә алырга өлгергән... Марат, үзе дә сизми, биреп ташлагандыр инде — каушавы йөзенә чыккан бит. Мәрзия аларны кадерләп күкрәгенә кысты. Һәм шунда чык тамчысыдай бер бөртек күз яше, сиздерми генә, ак-ак чәчәкләргә тамды.
Кадыйр, ир белән хатынга комачауламыйм, дип, шым гына караватына кереп ятты. Елмаеп, Марат кулындагы чәчәкләрне күз алдына китерде. Һәм...
Тукта әле, тукта, ә ул үзе хатынына соңгы тапкыр кайчан чәчәкләр бүләк иткән иде соң әле?..

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чәчәкләр. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 59-65 бит.

Добавить комментарий