Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Дусларча очрашу. Футбол ярышлары комментаторларына пародия

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Дусларча очрашу
Футбол ярышлары комментаторларына пародия

Кадерле телевизор караучы иптәшләр, сезне «Аккумулятор» стадионына чираттагы футбол ярышын карарга чакырабыз. Бүген «Яшелләр» белән «Зәңгәрләр» командалары дусларча очрашу үткәрә. «Яшелләр» зәңгәр фуфайка кигән, «Зәңгәрләр» — яшел төстәге чыпта бишмәттән. Футболчыларның аяк hәм өс киемнәренә сәерсенмәгез, иптәшләр. Белүегезчә, «Зәңгәрләр» командасы космик кораблар өчен бик мөhим бер шөреп эшләп чыгара торган хәрби завод акчасына тотыла. Ә «Яшелләр»не куәтле йөк машиналары чыгаручы корпорация финанслый. Тик заманалар авыр, атлар арык — инфляция, үзара түләмәүләр, заказларга кытлык мазага тия, эшсезлек, акчасызлык. Хәзергә аларның футболчыларга яхшы спорт аяк киеме hәм матур форма сатып алырга валютасы юк. Кибетләрдә ни бар, шуның белән канәгатьләнергә туры килә.

«Яшелләр» гуталин белән яхшылап майланган кирза итек кигән, ә «Зәңгәрләр»нең hәрберсендә кырык бишенче үлчәмле резина итек. Башкасы табылмады, дип хәбәр итте миңа тренер Минтүрин. Монысы сәүдә тирәсендәгеләр намусында. Тик бу вакытлы күренеш. Тиздән футболчылар спорт аяк hәм өс киемнәре эшләп чыгаруга махсуслашкан кооператив ачмакчы. Бүгенге уеннан кергән акча шуны ачу өчен тәүге взнос исәбенә китәчәк. Тагын да йөзгә якын уен үткәргәндә, ниhаять, кооператив ачарга мөмкин булачак.

Шулай итеп, икенче тайм тәмамлана. Беренчесе мин сезгә югарыдагы хәлләрне аңлатканчы үтеп киткән икән. Дусларча очрашу блиц-тайм ысулы белән оештырылган. Исәп — «Зәңгәрләр» файдасына егерме өчкә унөч.

...Карагыз әле, туп белән «Зәңгәрләр» уенчысы Әситов. Күреп калырга ашыгыгыз, мондый хәл ике уенның берсендә генә була. Әйтергә кирәк, тарихи момент. Фотоаппаратлар «чырт-чырт» итә... Әситов йөгерүен тизләткәннән-тизләтә бара. Менә ул бер футболчыны алдады, икенчесен... Берсенең — кулы, икенчесенең — аягы сынган. Табиблар ярдәмгә ташлана. Хәзер башкалар Әситовка якынлашырга курка. «Әситов, әйдә, әйдә!» — дип тамашачылар аңа көч бирә. Менә Әситов капка алдында голкипер белән йөзгә-йөз. Көчле удар! Ура, гол! Туп — капка эчендә! Трибуналар гөр килә.

Әситовның мондый мөhим матчларда үз капкасына керткән өченче тубы бу. Тик шулай да яшь футболчыга авыр сүз әйтү дөрес булмас. Футболчы тибә-тибә өйрәнә инде ул. Ә андый көчле удар бары тик Әситовта гына. Әнә, капкачы тупны тотмакчы булган иде, тубы-ние белән эчкә очып кереп китте. Әле аны челтәрдән аралап алырга тырышалар. Булмагач, кискәләп алдылар. Капкачыны түгел, ә челтәрне.

Уен кыза бара. Менә тупны каршы як команда уенчысы Тәсипов эләктереп алды. Әй йөгерә, әй, йөгерә, берсе дә куып җитә алмый. Матчка аның яшь кәләше дә килгән. Мин белгәне монысы — дүртенче. Әнә, безгә аның кул изәгәнен күрсәтәләр... Тәсипов капкачы белән бергә-бер. Их, булмады, абынып егылды. Стадион «аh!» итте. Әлеге дә баягы шул кирза итек гаепле. Олтаны өзелеп төшкән икән. Аягында кунычы гына калган. Шулай да Тәсипов тупны югалтмады, сикереп торды да, ничек бар, шулай көрәшне дәвам итте. Аны дәртләндереп, трибуналар акылдан яза. Бу уенчы хакында тагын берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр. Көчле ихтыярлы, җитез аяклы футболчы. Аны йөгерергә өйрәтәсе юк. Өч хатынында калган җиде баласына алимент түләүдән качып йөреп, шулай йөгерергә өйрәнгән ул... Тик бу ни хәл?! Уенчы тупны тибеп барды-барды да, туктап тормый, аны уйната-уйната, тамашачылар арасыннан үтеп, биш метрлы биек коймадан сикереп төшеп юк булды.

Әhә, аны безнең районның детективы Эзтабаров куа чыккан икән. Эзенә төшкән, димәк. Ә аның артыннан бер хатын hәм ике бала йөгерә. Дә, безнең качкалак уенчы әлегә җиңел котылды, дисәң дә була. Соң, үзегез уйлап карагыз, ә өч хатыны hәм җиде баласы да килеп чыккан булса? Тәки тотарлар иде. Ә хәзерге яшьләрне үзегез беләсез, икмәк шүрлегеңә бер-икене менеп төшәргә дә күп сорамаслар... Йә, ярый, уеннан читкә киттек бугай. Ә Тәсипов өчен кайгырмагыз. Тотсалар да, тагын кача ул.

Ай-яй-яй, нәрсә булды бу?! Зур, кара бер нәрсә минем комментатор будкасы яныннан «выжт!» итеп узып китте. Ә-ә, әпәт бу Әситов. Тупка тибәм, дип, ялгыш каршында басып торган футболчыга типкән икән. Ә тегесе трибуналарга таба очып киткән. Хәзер ачыклыйлар, кем булды икән? Футболчылар барысы да: «Мин — монда», — ди. «Мин — юк», — диюче юк. Берәр тамашачы булгандыр, ахры. Ә-ә, судья булган икән. Афәрин, Әситов, йөрмәсен аяк астында буталып. Оста уенчы. Беркайчан да югалып калганы юк. Ресторанда швейцар булып эшли ул. Юк, көләргә ашыкмагыз. Ул анда башка футболчылар кебек исәптә генә тормый, ә чынлап та үз икмәген тир түгеп таба. Туп белән ничек оста эш итүенә караганда, ресторан ишеге төбендә дә махы бирми торгандыр.

Уен мәйдан уртасында бара. Арбитр «Яшелләр» капкачысын уеннан читләштергәч күчте ул анда. Эш болай булды. Тупны тота алмый утыз җиденче голны үткәргәч, капкачы ачуыннан тупны тешләре белән өзгәләп ташлады. Шуңа аны судья, я берәрсен тешләр, дип, уеннан читләштерде. Башкалар шуңа ризасызлык белдереп, судьяны куалап алып китте. Тик кайда ул, качып котылырсың, бар. Мәйдан уртасында туп урынына тәгәрәтәләр...

Дусларча очрашу дәвам итә, чөнки судьяны сакларга ОМОН чакырдылар. Шул арада «Зәңгәрләр» «Яшелләр» капкасына тагын да ике гол кертеп өлгерде. Судья аларны өч дип исәпләде. «Яшелләр» судьяның чалбар балагын, «Зәңгәрләр»нең бер-икесенең җиңен, якасын дусларча умырып алды. Нәкъ бала-чагаларның «Аҗаган» уенындагы кебек. Ул арада сыбызгы тавышы яңгырады.

Уен утыз тугызга егерме биш исәбенә «Зәңгәрләр» файдасына тәмамланды. Голларның шулай күп булуын hәр керткән туп өчен билгеләнгән бүләк аркасында, дип аңларга кирәктер. Тәүге гол өчен — теш пастасы, икенчесе өчен — «Шипр» одеколоны, өченчесе өчен — хуҗалык сабыны. Җиңгән команданың hәр уенчысы шулай ук өстәмә рәвештә өчәр шампунь алды. Спонсорларга рәхмәт инде...
Киләсе очрашканга кадәр, кадерле тамашачылар! Анысы тагын да кызыклырак, көчергәнешлерәк булыр, ахры. Бүләккә бишәр килограмм шикәр hәм кер юу порошогы бирәчәкләр, дигән сүз йөри. Күреп калырга ашыгыгыз. Үкенмәссез.

Кайда, кайчан басылган:

Добавить комментарий