Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Эт белән песи

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Эт белән песи
Сабый яшеннән чыккан абыйлар өчен әкият

Борын-борын заманда, үрдәк үрәтник, куян дисәтник булганда, яшәгән, ди, ике кыргый җанвар. Алар урман-кырларда көн күргәннәр, тычкан тотканнар, төрле үләннәр белән тукланганнар. Бәлки бик озак шулай дәвам иткән булыр иде. Тик...

Тик шул якларда, бу ике ерткыч яшәгән урыннан ерак түгел авылда, бер Сунарчы тормыш көткән, ди. Ул көне буе урман-кырлар кызырган, тамагын туйдыру өчен җәнлек, кош-корт аулаган. Тик ул өендә юк чакта тычканнар бар ризыгын ашап бетерә, ди. Ә караклар, аның сунарга киткәнен көтеп торып, кышкылыкка дип хәзерләп куйган саклыгын урлый икән.

Бер көнне кырда Сунарчы бик оста тычкан аулап йөргән ике җанварны күреп калган. Аларны тотып, өенә алып кайткан. «Йорт-курамны да сакларлар», дип уй йөрткән. Зуррагына Эт, ә кечкенә гәүдәле, әмма үткен тырнаклысына Песи дип исем биргән.

Менә ул ауга җыенган. Эткә өйдә тычкан тотарга, Песигә тышта йортны караклардан сакларга кушкан.

Ул киткәч, Эт белән Песи эшкә тотынган. Эт өйдә тычкан сагалап утыра икән. Тик күпме генә этләнмәсен, бер генә тычкан да тота алмаган. Тычканнар Эт сыя алмаган тишекләргә качып котыла икән. Кичкә кадәр бар ризыкны өннәренә ташып бетергәннәр.

Песинең дә эше уңмаган. Аучының базына караклар төшкән. Тик Песи сыртын кабартып күпме генә ысылдамасын, угрыларның юлына каршы төшмәсен, аны исәпкә-санга алучы булмаган, бер як читкә тибеп кенә очырганнар. Барлык азык-төлекне алып чыгып киткәннәр. Шулай итеп ул көнне Эт тә, Песи дә ач калган, ди.

Икенче көнне Сунарчы тагын ауга җыенган. Инде Песигә өйдә тычкан тотарга, ә Эткә йортны сакларга әмер биргән.

Җитез Песи өйдә күренгән hәр тычканны тотып кына тора икән. Калганнары, куркышып, урман-кырга качып беткән.

Сакта уяу торган Эт келәткә караклар төшкәнен күреп калган, аларны каты өреп кисәткән. Каракларның курыкмаганын күргәч, берсенең балтырына тешләрен батырган, икенчесенең өстенә сикергән. Бурлар, куркышып, качып киткәннәр. Һәм башка вакытта Сунарчы йортын урап уза башлаганнар. Хәзер дә алар эт булган йорттан читтәрәк йөрергә тырыша, ди.

Сизгер Сунарчы эшнең нәрсәдә икәнен тиз төшенеп алган hәм өченче көнне дә Песине өйдә тычкан тотарга, ә Этне тышта йорт-кураны сакларга калдырган. Шулай итеп, тормышы җайга салынган.

Тик Эт Песигә бик каты ачуланган, ди. Чөнки Песи hәркөн җылы өйдә көн итә башлаган, ә Эт, бичара, ел әйләнәсенә — яңгыр, җил-давыл, буран, салкын, пычрак булсын — hәрчак урамда, өй алдында яшәргә тиеш булган. Өстәвенә, күп вакыт сөякнең дә Песидән калганы гына эләгә, имеш. Шуңа Эт hәрчак, Песине күрү белән, аңа ташлана, куалап алып китә, ди. Песине үткен тырнаклары яки җитез аяклары гына коткарып кала икән.

Вакыт үтү белән Песи кайчандыр үзенең дә Эт тормышы белән яшәгәнен оныткан, урамда йолкыш маэмайны күрсә, сырт йонын кабартып, ачулана икән. Әле дә шулай дошманлашып яшиләр, ди. Билгеле, Сунарчы да бу хәлне күреп-сизеп тора, тик нәрсә эшләсен соң — hәркем үзенең көченнән килгән эшне башкарырга тиеш, тик шул очракта гына зур уңышка, мул тормышка ирешеп була, дип исәпләгән ул. Эт тә моны аңлаган, тик урамдагы зәмhәрир салкын җил үзәгенә үткәндә, яисә хуҗасы ашарга бирергә онытканда, күптәнге үпкәсе исенә төшеп, әрнүдән улый икән.

Сунарчы, үлгәндә, аларга васыять әйтеп калдырган:

— Хөрмәтле Маэмаем hәм Мырауҗанкаем! — дигән. — Һәркем үзенең көче hәм сәләте җиткән эшкә генә алынсын, гәрчә ул урын бик җылы hәм биек булып, төрле тәмле-татлы нигъмәтләр вәгъдә итсә дә. Минем үгет-нәсихәтемне тотсагыз, уңарсыз, ә тотмасагыз, гомерегез низагта hәм ачлыкта үтәр. Сүземне башкаларга да җиткерегез, бу — минем соңгы васыятем. — Шулай дип күзен мәңгелеккә йомган.

Кызганыч, аның васыятен күпләр оныткан, яисә белеп тә, күрәләтә тотмыйлар икән. Шуңа бу илдә тормыш та төрлечә, ди: йә яхшы, йә начар, йә начар, йә яхшы. Сунарчы сүзләрен бары тик Этләр белән Песиләр генә онытмаган, ди. Этләр бүген дә йорт саклый, ә мәчеләр тычкан тота. Шуңа төрле сәяси, матди тетрәнүләргә карамастан, тормышлары ярыйсы, түзәрлек, ди. Бу хакта миңа күрше эте Сарбай сөйләде, аңа ышанмаска хакым юк. Ә башкалар ышанамы, юкмы, анысы алар эше.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Эт белән песи. Сабый яшеннән чыккан абыйлар өчен әкият. "Өмет", балалар өчен «Чаткылар» кушымтасы. 6.08.1996, №89.

Добавить комментарий