Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Халык ырымнары

Категория: 
Дата написания: 
11 мая 2017
Заметка: 

Фото из Интернета.

Инсур Мөсәнниф
Халык ырымнары

"Баш очыңнан козгын каркылдап үтсә..."
Бүген баш очымнан козгын каркылдап үтте. Андый вакытларда әнкәй (ә ул моны, билгеле, үз әнкәсеннән, ягъни дәү әниемнән, ә ул, үз чиратында, үзенекеннән... ишеткәндер): "Баш очыңнан козгын кычкырып үтсә, "Үз башыңа, ә миңа сөенечкә" дип әйтергә кирәк", - ди торган иде. "Халык зур ул", зирәк ул... Ул белми әйтмәс. Мин дә hәрчак әнкәй сүзләрен кабатлыйм.

Күктән боз ява башласа...

Күктә кап-кара болытлар куерса, әнкәйләр" Бозы бардыр инде...", - дия торган иде, ягъни боз (град) явуын көт тә тор... Ә инде боз ява башласа, афәте булмасын дип, болдырга чыгып, аның яуган уңаена каршы тимер әйбер (миңа, гадәттә, тимер күмер кыскыч тоттыралар иде) ыргыталар.

"Мөрҗәгә сөйлим"
Элек әнкәйләр, төшләре хакында сөйләр алдыннан, һәрчак: "Мөрҗәгә (моржага) сөйлим", - дип әйтә торганнар иде. Тик менә нигә алай әйтүләрен сорарга баш җитмәгән... Бер-бер хикмәте бардыр инде... Соңрак сорашып йөрдем. Бер әби, төшне кич сөйләсәләр, шулай дип башлыйлар иде, диде. Икенчесе, әгәр начар төш икән, чынга ашмасын өчен, дигәнрәк фикер әйтте.

Прикрепленные файлы: 

Добавить комментарий