Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Хатының мафиози булмасын

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Хатының мафиози булмасын
Хикәя

Әле гәзит караштырып утыра идем, анда «Хатының да, ирең дә укытучы булмасын» дигән мәкалә күреп калып, укып чыктым. Укып чыктым да, журналистның шундый беркатлы булуына көлеп куйдым. Янәсе, укытучылар — болай, укытучылар — тегеләй, эчә, тарта, төн җитсә, дәресләрен әзерләргә утыра, наз көтеп ала алмассың, аркасын куя да ята... hәм башкалар, hәм башкалар. Ул язганнар гына нәрсә әле ул!..

Менә минем хатын да укытучы. Укытучы гына булса бер хәл иде, минем хатын — мафия башлыгы. Җыелып алалар да, фатирда көн дә мал, власть, территория бүлеш, көн дә атыш. Мине җиде тапкыр яраладылар инде — чак исән калдым. Бүльнискә барып яисә милициягә әйтеп тә булмый, ничек үзеңнең хәләл җефетеңне заложить итәсең. Аннан, заложить итеп кара, хәзер ыштаныңа заложить итәрлек итәрләр, вәт. Өйдәге тавыш җиләтте җиләтүен. Җитмәсә, гараж гаугасы өстәлде.

Эш шунда — җиде машинабыз бар, ә гаражыбыз алты гына. Әйдә, төзе, машинаны заводта күпме тотарга була, ди, көн дә колак итемне кимерә, янап, борын төбемдә пистолеты белән уйный. Ну, күпме гараж төзергә була инде. Арыдым. Тик, юк, барыбер мәҗбүр итәр, ахры. Дачалар белән дә шулай булды. Өчне салдык. Тагын егерме гектар җир алган. Тагын дача төзе, дигәч, тозлап-борычлап сүгенгән идем, тән сакчысы йомшак җиремә бер кило тоз белән тондырмасынмы җиде көпшәле мылтыгыннан! Йомшак җиремнән тозы да чыгып бетмәде — салдым дачаны. Салырсың, нибуч!

Анысы гына нәрсә әле ул. Өйдә аз гына савыт-саба шылтырадымы, хатын миңа ташлана. Юк, уклау белән түгел шул, уклау — мафия коралланышыннан күптән чыккан, диләр. Ә хатыным бәхетсез башыма бәйләм-бәйләм биш йөзлекләр белән томыра. Түзеп торсаң гына тор! Инде башым ничә урыннан тишелгәндер, исәпләргә башым җитми. Анысы гына бер хәл, талашуны әйтәм. Тавыш-гаугадан соң өйне акча чүбеннән тазартырга да миңа куша әле ул. Шул кадәр издеваться итә.

Анысы анысы әле ул. Дөньяның вак-төяге җанга тия. Шул телевизорны гына әйтәм. Бер ай торамы, юкмы, шул каралы-аклы телевизорны төслегә алыштыра. Бер ай үтәме, юкмы, тагын шул аклы-каралы телевизорны төслегә яңарта. Түзәрлегем калмады хәзер шул каралы-аклы телевизорларны гаражга ташып. Хәтта карбазда урын калмады инде.

Ул гынамы әле. Җиде ел эчендә сигез яңа фатир алдык. Күченә-күченә ничек җаным чыкканын күрсәгез икән! Ул әйбер, ул әйбер! Әйбер күп лә ул, тик ир бер генә бит! Ә хатынга нәрсә, читтән пистолетын уйната-уйната, көлеп карап кына тора. Аз гына ял итәргә, йә тәмәке тартырга утыруым була, «шарт!» аяк астыма ата, явыз!

Мафия башлыгы булса да, болай хатын үзе кешелекле минем. Ашарга да пешерә, киемне дә юа. Минекен генә түгел, балаларныкын да. Үтүкләп үк бирми инде бирүен. Бәлки арыйдыр, тик миңа сиздергәне юк. Һе, мафия башлыгы сиңа зарланып торды, ди, бар! Әтнәке, менә төн җитсә инде!.. «Үзеңнең ирлек вазыйфаларыңны үтисеңме, юкмы?!», — дип, кабыргама пистолетын китереп тери. Үтәми кара!

Аптырагач, директорына бардым. «Нишлим инде, — мин әйтәм, — төннәр буе тынгы юк. Нагрузкалары аздыр, ахры, тагын бераз өстәгез әле», — дим. Хәлемә керде, рәхмәт төшкере. Сизеп торам, арып кайта башлады бу. Төнге икеләрдә дә кайтып кергәли. Тик... хәл үзгәрми. Директорына тагын бардым. Икенче көнне тәрәзәдән карап торам. Коймага тотына-тотына кайтып килә бу. Артыннан дәреслекләр, дәфтәрләр белән шыплап тулган, сөт шешәләре чылтыраган мукчасы өстерәлгән. Җиңел сулап куйдым. Кайтып керде. «Әй, хатынкаем, әйдә, ашап, ял итеп ал, арыгансыңдыр. Әнә, бүген өлкән кызың да «икеле» алып кайткан, дәрес әзерләргә булыш», — дим. Кулы белән читкә этеп җибәрде дә:

— Алар кайгысы юк әле монда. Әйдә, тиз генә ирлек вазыйфаңны үтә дә, йокларга! — димәсенме?! Котым очып, hуштан язганмын.

Анысы гына нәрсә әле ул... Хатын депутат булырга исәпләп, кандидат булган! Әле шуның өстендә эшлибез. Сайлаучылар белән очрашабыз, халыкка торба таратабыз, кәнфит өләшәбез, анысын-монысын вәгъдә итәбез. Шулай булгач, үтәбез тәк үтәбез инде.

Ә сез укытучылар болай, укытучылар тегеләй, дигән буласыз. Әйтерсең, башкалар эчми, hич югы, журналистлар «салмый», акаеп карамый, акырынмый-җикеренми, кайтып, ашагач, урынга аумый, аннары төнлә торып, блокнотына, каләменә ябышмый, төннәр буе язышмый... Ярар, журналист дип, әле болай гына әйтүем. Алар шулай, алар болай, дип бар hөнәр әhеле хакында да әйтергә мөмкин. Дөресрәге, «Хатының да, ирең дә укытучы булмасын» дип түгел, ә «Хатының да, ирең дә, укытучы булу өстенә, мафиози булмасын» дип әйтергә кирәк. Укытучы-мафиози булдымы, эшегез харап, егетләр, кызлар. Шуңа кияүгә чыкканда, өйләнгәндә hөнәрен сорап өйләнегез. Югыйсә, кайчак, көндез танышып, кичтән өйләнешеп, hөнәрен генә түгел, исемен дә иртән генә белүчеләр дә очраштыра...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Минем хатын – укытучы-мафиози. Фельетон (укытучыларның җиңел булмаган эше турында). «Өмет», 1.04.1995, №39.

Добавить комментарий