Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ходай хөкеме

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Ходай хөкеме
Хикәя

Кичә, кичке якта, Яңа күпер урамындагы унынчы санлы йортта зур фаҗига булган. Өч катлы йортның түбәсеннән калын боз катламы ишелеп төшеп, Зәкәрия исемле ирне басып үтергән. Яңалыкка сусаган тирә-як йортларда яшәүчеләр, «гөж» килеп, шаулашып хәбәр сөйли.
Икенче көнне күршедә урнашкан унберенче санлы йортның ишек алдына да кич эштән кайтып килүче халык җыелды. Һәркемнең үз сүзен әйтәсе, мәрхүм белән булган вакыйгалар турында сөйлисе, аның хакында белгәннәрен башкалар белән уртаклашасы килә. Кемдер кайчандыр бергә табында утырган, кемдер бергә эшләгән, кемнеңдер улы аның кызы белән бер мәктәптә укый икән. Тик, иң мөһиме, кешеләрне нык кызыксындырганы — аракы эчкән булганмы, юкмы? Бу сорау, билгеле, күбрәк хатын-кызга тынгылык бирми.
— Эчкән булганмы соң?
— Эчкәндер, эчми әллә. Хәзер эчмәгән ир бармы ни?!
— Юк, алай бик «төшереп» йөргәне сизелми иде.
— Бәлки, эчкәндер дә. Кайбер акыллы ирләр, эчсә дә, кешегә күрсәтми. Безнекеләр кебек, урамда аунап ятып, кеше көлдерми.
— Өй алкашы, дисең инде? Бәлки, саранлыктандыр? Безнекеләр генә ул, «дусларны» сыйлыйм дип, ыштанын салырга риза...
— Йә, хатыннар, әллә нәрсә сөйләмәгез мәрхүм турында. Урыслар, әнә, мәрхүм турында яки яхшысын гына искә ал, яки бернәрсә дә сөйләмә, ди.
— Анысы шулай инде. Әле болай гына әйтүем. — Тик тагын үзе үк: — Нигә, дөрес түгелме ни? Катылыкка каты иде инде. Бурычка кайчан гына акча сорап керсәң дә, белгәне «юк» булды...
— Әллә үчең бар идеме — кирегә «сукалап» тик торасың?
— Нинди үчем булсын, ди? Бергә тапканым да, сатканым да булмады.
— Соң, шулай булгач, сиңа саран ни дә, юмарт, ни...
— Урыны җәннәттә булсын, диген, ичмасам.
— Эчкән булган, ди шул. Алай күп түгел бугай. Хатыны Факия теге сатучы Зәбирәгә сөйләгән. «Нигәдер эчем пошып тора, арытты да, хатын, китер әле саклап тоткан яртыңны», — дигәч, биргән идем. Бер рюмка гына салып эчте дә, аш ашады, чәй эчте. Аннан тәмәке тартырга дип, ишек алдына чыкты. Нәрсәдер «гөрст» иткәнгә, кешеләр кычкырышканга тәрәзәдән карасам, боз астыннан ике аягы гына күренеп тора. Йөрәгем ярылгандай булды. Их, ничек сизмәдем, нигә әйтмәдем, башка вакытта бәдрәфкә кереп кенә тарта иде бит, дип. Хәзер үкендең ни дә, үкенмәдең ни. Әҗәле алып чыккандыр инде», - дип елый дип сөйләп торды Зәбирә.
— Шулай инде. Әҗәлең җитсә, күркә таптап үтерер, ди.
— Әйткән идем бит, эчкән булгандыр, дип.
— Һи, ул явыз аракы кемнәрнең генә газиз башына җитми дә, кемнәрне үксез ятим калдырмый. Ходай күрсәтмәсен инде, безнекеләр дә эчә. Ут йотып, өйдә ятасың, кайда, нәрсә эшләп йөри икән, кемнәр белән сугышты икән, кайда үтереп ташладылар икән, дип. Я, Ходай, үзең ярдәм бир Алла бәндәләренә...
Сүз әле бик озак шушы фаҗига тирәсендә әйләнде. Иң соңыннан чыгарылган «хөкем карары» кыска, ләкин каты булды: бу эчкечелек күпме өрлек кебек ирләрнең башына җитә. Менә тагын бер мисалы — күрше йорттагы бәхетсезлек очрагы.
Тик бер як читтә хатыннар гайбәтен сүзсез генә тыңлап утырган, бераз кызмача Зәки абзый гына үзалдына сөйләнеп куйды:
— Ярый, эчкән дә, ди. Тәмәке тартып түбә астында торган, ди. Өстенә бозлы кар ишелеп төшкән дә, үлгән, ди. Тик монда аракы белән үлем сәбәбе арасында нинди бәйләнеш бар, аңламыйм. Ир кеше үлсә, тоталар да, эчеп үлгәндер әле, диләр. Ходай хөкеме ул. Түбәне вакытында көрәргә...
Аның соңгы сүзләре өстән, түбәдән ишетелгән шытырдау, дөбердәү астында югалып калды. Түбәдән асылынып торган бозлы-карлы авыр өем ишелеп, бер-берсен уздырырга тырышып гәпләшеп торган хатын-кыз төркемен күз ачып йомганчы аяктан екты. Үзәк өзгеч кычкырулар гына ишетелеп калды. Тиздән өч-дүрт хатын-кызны бер-бер артлы килеп җиткән «Ашыгыч ярдәм» машиналары алып китте.
...Өченче көнне кич күрше уникенче санлы йортның ишек төбенә монда яшәүчеләр җыелды. Кичә унберенче йортта хатыннар белән булган хәтәр вакыйгага карата үз сүзеңне әйтми, белгәнең белән уртаклашмый, бераз гайбәт сатып алмый буламы соң инде...
Ә түбәдәге авыр карлы-бозлы өем, акрын-акрын гына шуышып, һаман саен түбә кыегының читенә якынлаша иде...

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Хозай хөкөмө. Хикәйә ."hәнәк", гинуар, 1995, №1.
2) Шәнгәрәев Инсур. Ходай хөкеме. Хикәя. "Бүә буе каеннары" күмәк җыентыгы. Шигырьләр, хикәяләр, җырлар. Уфа, 1996, 50-52 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Ходай хөкеме. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 74-77 бит.
4) Шәңгәрәев Инсур. Ходай хөкеме. Хикәя. «Яңавыл таңнары», 2.06.2001, №64.

Добавить комментарий