Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Иҗат лабораториясы

Категория: 
Дата написания: 
04 апреля 1995

Инсур Мөсәнниф (Шәнгәрәев)
Иҗат лабораториясы

Дөнья мәзәк инде ул
Башлап язучының башлап язучыларга шаяру катыш ачык хаты

Гәзит-журналларда өлкән язучыларның тормыш сәхифәләре яисә иҗат юлында очраган гыйбрәтле һәм мәзәк хәлләрне сүрәтләгән истәлекләре әледән-әле басылып тора. Менә мин дә, уйлап йөрдем-йөрдем дә, каләмдәшләрем – яшь һәм башлап язучыларны күз уңымда тотып, үземнең баштан кичкәннәрнең беразын язып үтәргә булдым. Тыйнаксызлык дип кабул итмәгез, мәшһүр кешеләр генә язарга димәгәндер бит.
Әдәбияткә һәркем үз юлы белән килә, диләр. Юл булгач, анда төрле кешеләр белән очрашасың, сөйләшәсең, фәһем аласың. Бу юлда төрле хәлләр, кызыклар, эч катыргыч сәхифәләр дә очрап тора икән.
Язу-сызуга теләк кайдан тугандыр (ата-бабаларым барысы да җир кешеләре, бәлки китапларны күп уку этәргеч биргәндер, ә аларны мин “су урынына эчә” идем), беренче шигыремне әллә өченче, әллә дүртенче сыйныфта укыганда яздым. Ул шигырь дүрт кенә юллык булып, гел “икеле”гә укыган, шул ук вакытта тәртипсезлеге белән аерылып торган сыйныфташ малай хакында иде. Аны стена гәзитендә бастырырга иде исәбем. Шат-горур рәвештә, бер үк вакытта ояла төшеп, укытучыма тапшырдым. Нәрсә әйткәне хәтердә юк, укып карады да, кесәсенә салып куйды. Укытучым нигә алай иткәнен төшенмәдем, стена гәзитендә дә күренмәде. Хәзер уйлыйм: аның шигырем язмышын шулай хәл итүе яхшыга гына булгандыр. Үземә нинди куркыныч янаганын мин соңрак кына аңладым. Ул малай бичара “шагыйрегез”не һичшиксез тотып тукмар иде. Димәк, укытучым мине эндәшми-нитми генә борын җимерелүдән курчалап алып калган. Шигырьнең чиле-пешле икәнен ул, билгеле, күргән, шуңа уйлагандыр: яхшы шигырь өчен тукмалырга да була, ә менә начары өчен нигә тукмак алырга? Чыннан да, дөрес фикер йөрткән булырга тиеш ул. Хәзер рәхмәт әйтәм мин аңа.
Мәктәп елларында соңыннан да шигырь, хикәяләр яздым. Тик берсенә дә күрсәтмәдем. Гәзит-журналларга гына җибәреп тордым. Җибәрә бардым, ә алар суга салгандай, юк була торды. Хәзер төшенгән кебекмен: редакцияларда да укытучыма охшаш акыллы кешеләр күп булган, ахры. Әсәрләремне кесәләренә яшерә барганнар. Мине адәм хурлыгыннан курчалап алып калганнар. Хәзер 15-25 елдан соң аларны укып карыйм да, чәч төпләренә кадәр кызарам. Һәм бүген, рәхмәт сезгә, абый-апалар, дим. Шуңа күрә, яшь, башлап язучыларга түбәндәгене әйтәсе килә. Иптәшләр! Шигырь, хикәя яздым дип, редакцияларга җибәрергә ашыкмагыз. Җибәреп тә, басмыйлар икән, үпкәләп, йә күңелегезне төшереп йөрмәгез. Сезнекен басса, үзенекен, дус-ишләренекен кайда бастырсын ул, дип әйтмим. Алар сезне бәлки мәңгелек үкенечтән яисә үтергеч тәнкыйть утыннан саклап каладыр. Кайчак, сүзгә караганда, эндәшмәү күбрәк нәрсә аңлата бит. Әсәрләрегезне читкә салып куегыз да, бер аз вакыттан соң (кимендә бер 10-15 елдан) алып укып карагыз. Аларның дөрес эшләгәнен, ә минем дөрес язганны аңларсыз. Тик – языгыз.
Озак вакыт хикәя, шигырьләремне гәзит-журналларда күрә алмасам да, мин дә яздым (ул вакытта басмасалар да, үкенмим, аларның күбесен барыбер 10-15 елдан соң бастылар, хәтта, гаҗәпләнеп, баш чайкадылар). Район гәзитенең авыл хәбәрчесе булып киттем. Берничә хәбәрем басылгач, бер хикәямне янә гәзиткә юлладым. Ул “Утлы еллар истәлеге” дип атала һәм Бөек Ватан сугышы чорында булып узган вакыйгаларны сүрәтли иде. Бер аз вакыт узгач, аны гәзиттә күреп ничек шаккатканымны күз алдына китерсәгез икән! Чак артыма авып китмәдем – хикәямне мәкалә итеп басып чыгарганнар иде. Язмам чыккач, авылдашларым:
- Безнең авылда кем ул Кадыйр бабай? – дип сорап, теңкәмә тиеп беттеләр. Ничек аңлатырга белми, чәч төрләремә тиклем кызарына идем.
Әнә шулай килде абзагыз әдәбияткә һәм шунда аңладым: әдәбияткә юл, ай-һай, авыр, сикәлтәле икән, тик шул ук вакытта анда мәзәккә дә, кызыкка да, аңлашылмаучылыкка да урын бар. Тик өметсезлеккә бирелмәдем, язышудан һәм редакцияларга җибәрүдән туктамадым. Һәм үземне алдан теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә дә әзерләп тордым, чөнки чирканчык алган идем. Юморескамны – фельетон, мәсәлне – файдалы киңәш, сатирик шигырьне – мәзәк-анекдот итеп бастырып чыгарсалар да, аптырап калмас идем. Әйтергә кирәк, дүрттән өч өлешен кыскартуларын исәпкә алмаганда, соңыннан андый хәл булмады.
Әйе, соңыннан да басыштырдылар һәм басыштыралар. Андый бәхет сирәк эләксә дә, кызык хәлләр еш очрап тора. Менә, мисалга, дүрт-биш ел элек берничә башлап язучы телевидениедә чыгыш ясадык. Мин дә бер-ике әйберемне укыдым. Өч көннән соң үзем эшләгән район үзәгеннән авылга кайтырга туры килде. Автобус булмагач, юлга “тавыш бирергә” чыктым. Шунда бер егет белән танышып-сөйләшеп киттек: сәфәребез бер якка икән. Фургонлы машина, туктап, икебезне дә утыртты. Анда күрше авылдан ике апа да бар иде. Мин аларны таныйм, алар гына мине танымый, ахры. Без, яшьләр, авылдан яшьли китәбез бит, үзгәрәбез. Шунда аларның үзара сөйләшүе колакка чалынды. Үзләре, телевизор, ди, үзләре безнең якка карап-карап ала.
- Менә бу егет бер көнне телевизорда шигырь укыган кешегә охшаган, - ди берсе, безнең якка күрсәтеп.
Шул сүзләрне ишеткәч, мине кемдер телемнән тарткан кебек:
- Мине әйтәсезме, апа? – дип сорадым.
- Юк ла, әнә, синең күршеңә әйтәм. Телевизорда син түгел идеңме ул, энем? – дип теге егеткә мөрәҗәгать итә үзе.
- Юк, апа, мин түгел идем, - ди юлдашым.
- Ялганлыйсыңдыр. Йөзең дә, тавышың да нәкъ аныкына охшаган. Апаларыңны шаяртма, барыбер ышанмыйм, син идең, - дип өзми дә куймый юлдаш апа һаман.
- Мин идем ул, апа, - дип, көлә-көлә, җавап бирәм мин аңа, тынычлансын инде, янәсе. Тик кайда ул!
- Кит әле, син түгел идең, әнә, ул иде, - ди дә торачы! Шулай булгач, мин дә:
- Юри генә әйтәм, апа, шушы егет булгандыр, - дип, көлеп, аның белән килешәм.
Юл озын иде, апалар шулай да мине таныды шикелле. Юк, анысы әллә ни мөһим түгел. Мин шунда тагын бер тапкыр яхшы гына сабак алдым һәм колагыма киртеп куйдым: тыйнаклык кешене, кем генә булса да, бизи генә. Йөзеңне ялгыштырсалар ялгыштырсыннар, бу куркыныч түгел: бер танымасалар, икенчесендә танырлар. Тик язган әсәрләрең берсенекенә дә охшамаган булсын, тик синеңчә генә язылсын, үз стилең, үз сүзең, үз әдәби дөньяң булсын. Яшьтәшләр, энекәшләр, менә нәрсә мөһим безнең өчен. Ә бу әле күпләребезгә хас түгел. Үз юлыңны табу йә салу, ай-һай, авыр. Әдәбият дигән олы юл бар. Хәзер шул юл белән тиңләшеп бара алырдай безнең дә үз сукмагыбыз (кайчандыр якташым Әнгам абый Атнабаев бик төгәл язганча, зәңгәр сукмагыбыз) булсын. Ул читкә дә китмәсен, олы юлда югалмасын да. Аның белән кушылып, бераз киңәйтә төшсен.
Язучы көндәлегеннән тагын кызык бер хәл. Район гәзитендә хикәям басылган иде. Шуннан соң райкомга (райкомнар заманы) эш белән шылтыратырга туры килде. Сөйләшъ ахырында әңгәмәдәшем:
- Синең хикәяңне укып тордым әле. Героеңа минем исемне бирмәсәң булмый идеме? Мин дә күптән түгел больницада дәваланып чыктым, шуңа әллә мине язгансыңмы, дип торам. Икенче алай итмә, - диде.
Ә бу хикәя шифаханәләрдә күп даруларның булмавы, күп чыгарыла торганнарының да ясалма рәвештә дефицитка әверелдерелүе һәм аларны авыруларның үзләренә төрле юллар белән табарга туры килүе бәян ителгән иде. Ә ничек икәне аңлашыладыр: танышлар, дуслар ярдәмендә (ә түрәләрнең нинди юл белән табуын сөйләп тә торасы юк, дөрес, бу хакта хикәядә сүз кузгатылмаган иде). Шундый фикер дә үткәрелде: дефицит ул үзеннән-үзе тумый, ә аны үзебез барлыкка китерәбез, үзебез гаепле. Бу түрәнең миңа кисәтү ясавы “каракның бүреге яна” дигән мәкальдәгечә килеп чыкты. Җитмәсә, улы шифаханәдә табиб булып эшли икән, димәк, дарулар табарга мөмкинлеге зур. Хикәям чәпкә тигән, димәк, тормышчан булып чыккан. Үз-үзен мактый бу, димәгез, чын фактны язам. Әйтергә теләгәнем шул: һәр язган әйберең, синең каләм астыннан чыккан һәр әсәр шулай чәпкә тиярлек булсын иде дә ни. Тик кайвакыт “тисә - тиенгә, тимәсә - ботакка” принцибы өстенлек итә. Кыюрак булырга, тормыш эчендә кайнарга вакыттыр инде безгә, яшь, башлап язучылар, яшьтәшләр, замандашлар? Тирә-якта зур тетрәнүләр бара, сәясмәннәр халыкны, күзенә карап, төп башына утырта. Кешеләрнең психологиясе үзгәрә. Бу үзгәрешләрне мин елгадагы язгы ташкынга тиңләр идем: бозлар актарыла, көчле агым моңа кадәр мүкләнеп яткан ташларны урыныннан кузгата, мәңгелек булып тоелган кыялар җимерелә. Дөнья чүп-чары, җан кыйнаган ялган фәлсәфә аның белән агып китә, күңел арына, чистарына бара кебек. Болганчык су артыннан чиста агым килә, тирә-яктан ташларны тишеп чыккан яңа чишмә сулары кушыла. Дөрес, елга өстендә күбекләр калкып чыгу куркынычы да бар – агым никадәр җитезрәк, күз иярмәслек булса, аның күбеге дә күбрәк була. Әнә шул күбектән чиста чишмә суларын арындырасы иде. Җитеп бетәме әле безгә бу осталык? Юк шул. Тормыш сәхнәсенә кыйбласын югалткан яшь буын чыга. Көчебездән килгән кадәр аларга ярдәм итү – безнең бурыч, чөнки без яшь буенча да, тормыш тәҗрибәсе ягыннан да алардан өстенрәк...
Гафу итегез, үзем дә сизми, сукмактан читкә кереп киткәнмен. Сүзем икенче нәрсә турында иде кебек. Ә, төгәлрәк әйткәндә, тормыштагы мәзәк һәм кызык хәлләр хакында.
Ничек кенә димә, мин барыбер бәхетле йолдыз астында туганмындыр, ахры. Шундый нәтиҗәгә килдем әле. Хикәяләрне күптән язсам да, һәм алар басыла килсә дә, шигырьләремне соңгы елларда гәзит-журналларга җибәргән юк иде. Чөнки басмыйлар. Минем шигырьләрем чыкса, башкаларныкын каплап китәр, дип куркалардыр, ахры, дип уйлыйм инде үземчә. Тик менә нәрсә эшләптер “Ватаным Татарстан” берничәсен, ә “Өмет” гәзите алты (!) шигыремнән торган тупланма бирде. Һәм күп тә үтмәде, шагыйрь М.Кәбиров бер шигыремә... пародия язып та чыкты. Пародияләрне мин болай үлеп яратам. Соңгы араларда үзем дә язгалый башлаган идем, хәтта бер-икесе матбугатта дөнья күрде. Кеше әсәренә пародия язу бер нәрсә, ә үзеңнекенә пародия уку – бөтенләй икенче икән ул, егетләр... Тик минем М.Кәбировның пародиясенә ничек сөенгәнемне белсәгез иде! Нигәме? Янәсе, кеше пародиягә сөенәме ни, дүр-рәк! Соң, сөенмичә, үзегез уйлап карагыз. Гадәттә, пародияләр әдәбияттә исеме билгеле, укучы арасында танылу алган әдип һәм шагыйрьләргә язылучан. Тәртибе шундый. Һәм, димәк, мин дә төшеп калганнардан түгел. Моны М.Кәбиров минем тәүге алты шигыремне укыгач та сизеп алган. Рәхмәт, Марат туган! Башың-аягың сызлаусыз, кул артың җиңел булсын! Аягың диюем шуннан килә, тәк кәк аңа хәтерем дә калды (билгеле, ансыз кая инде ул!). Юк, кабатлап әйтәм, пародиягә эләктергән өчен түгел. Ә миңа багышланган пародиясе башкалар арасында иң начары булганга. Башкаларныкы әйбәтрәк, әйбәт һәм бик әйбәт язылган. Җитмәсә, мин шигырьләрен иң яратып укый торган яшь шагыйрь-брат шундый чиле-пешле әйбер язсын әле! Күңелдә юшкын калган иде дә (бәлки ул: “Шигырең чиле-пешле, ярамаганмы сиңа чиле-пешле пародия, ягъни сәламенә күрә җавабы” дигән принциптан чыгып язгандыр, дип эч поша инде), тик “беренче коймак төерле була” дигән мәкальгә сылтангач, ул тиз юылды. Ничауа, әйбәт пародияләр дә язарлар әле, дип үз-үземне юаттым. Аннан бит Марат бу пародиясе ярдәмендә минем ярыйсы гына шигырьче икәнлегемә ышандырды. Абзагыз төшеп калганнардан түгел! Хәзер хикәяләр язуны ташлап, шигырьләргә, пародияләргә тотындым. Бер көнгә өчне, йә өч көнгә берне язып ташлап кына торам. Җыентык әзерләп тапшырдым. Дан алуның җиңел юлын таптым. Хәзер бастырасы да, пародия язганнарын гына көтәсе калды. Әгәр үзем пародия язган шагыйрьләр дә бу эшкә кушылса, Башкортстанда пародия жанры тәүге уңышлы адымнарын ясамакчы. Бирсен Ходай. Бәлки берәр вакыт тарихчылар, Фәлән Фәләнов безнең әдәбияттә 90-нчы елларда пародия жанрын үстерүгә биниһая зур көч салды, өлеш кертте, дип язарлар. Исемем тарихка кереп калыр.
...Менә бит, каләм тота белгән кешегә (шагыйрьгә дип әйтергә кыенсынам, чөнки бу исемне йөртерлек эш майтарган юк әле) сәбәп кенә бир, бер пародиядән нинди еракка китүче нәтиҗә чыгарып куя ала. Пародия таләпләренә җавап бирерлек шигырьләр язарга кирәк, егетләр. Әгәр әдәбияттә пародия жанры бар икән, ул чакта инде әдәбиятне чын әдәбият дип атарга була. Шагыйрьне китап шагыйрь итсә, әдәбиятне бары тик пародия генә әдәбият итә. Уены-чыны бергә, бигайбә, егетләр.
Минем язучы маҗараларым моның белән генә бетми әле ул. Мәсәлән, исем-фамилиямне дөрес язуга килгәндә, аерым фәнни конференция үткәрергә була. Тырыша-тырыша машинкада басылган исем-фамилияне ничек хаталы итеп күчереп басып чыгаралар икән – шуңа аптырыйм. Чын исем-фамилиямне дә, әдәби исемемне дә (мин дә, чын шагыйрьләргә охшарга тырышып, псевдоним алган идем), кемгә ничек ошый, шулай үзгәртеп басалар. Хәтерем ялгышмаса, шигырь-хикәяләрем кимендә алты (!) исем-фамилия астында басылып чыкты. Дә, урысча әйткәндә, киләчәктә минем иҗатны өйрәнәчәк галим-голәмәгә не завидую!
Менә шундый-шундый хәлләр, дигәндәй. Дөрес, әлегә минем язучы биографиям мәзәкләргә бик үк бай түгел. Әйдә, исән-сау булсак, алары тагын да булыр. Шигырьләр җыентыгы түгел, әйбәт кенә бәя алса да, хикәяләр (новеллалар) җыентыгы да чыгара алган юк бит әле. Китап булсамы?! Миңа бер ун еллап элек, “Һәнәк”тә эшләгән Агиш Гыйрфанов, көлеп: “Кайгырма, энем, мин дә беренче китабымны 40 яшьтә генә чыгардым, ә син яшь әле, син дә чыгарырсың”, - дигән иде. Юморист иде шул, мәрхүм. Менә өч елдан миңа да кырык тула, агайның әйткәне рас килә, ахры. Шулай, егетләр, барыбыз да 25 яшьтә китап чыгарса, арбаны кем дегетләр, дигән кебек килеп чыга инде. Әдәбияте булгач, аның 40 яшьлек яшь язучылары да була торгандыр. Тик борынны төшермик, һәм... языйк. Бер басылып чыгар әле. Тумаган әсәрләребез күңелдә таш булып калганчы, язылганнары карават астында чумадан-чумадан (чемодан-чемодан) ятсын. Шулаймы, чал чәчле яшь шагыйрьләр?!
1995.
Дәвамы.
Берничә ел бик актив язышканнан hәм бик актив басылганнан соң, кайбер объектив hәм субъектив сәбәпләр буенча иҗатта торгынлык чоры булып алды. Бик аз яздым, бик аз басылдым (бәлки басарлар да иде, гәзит-журналларга шигырь-хикәяләрне бик аз җибәрдем). Шул чорда, ун ел тирәсе элек, ахры, башкалада эшләүче шагыйрь hәм журналист М.В. белән очраштык. Ул, мине күргәч, аптырап китте, сәер генә итеп карап торды. Моның сәбәбе шунда ук ачыкланды.
- Син исәнме ни? Сине бит миңа күптән "үлде бит инде ул" дигәннәр иде, - диде ул.
Бераз аптырап калып, мондый хәбәрне кем әйтүен сорадым. Танышым аның кем икәнлеген әйтүдән тыелып, "иң мөhиме - синең исән-сау булуың" дигәнрәк фикер белдерде. Теге шәхеснең кем икәнлеген шунда ук чамалап, мин дә моңа артык игътибар итеп тормадым. Чыннан да, иң мөhиме - минем исән-сау булуым, аннан халыкта кеше хакында үлгән дигән хәбәр таралып та, ул исән булып чыкса, Ходай озын гомер бирә, диләр... Аллаhы Тәгаләнең: "Амин!" - дигән чагына туры килеп, шул дөрескә чыксын.

Добавить комментарий