Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Калдыксыз җитештерү

Дата написания: 
03 февраля 2018

Инсур Мөсәнниф
Калдыксыз җитештерү

Хәтерлисезме икән, үзгәртеп кору башында авыл хуҗалыгында бик күп яңа терминнар, хуҗалык итү ысуллары, технологияләр барлыкка килде. Ул аренда, ул фермерлык, ул подряд ысулы, игеннәрне төркемләп җыю булсынмы, пай җирләре бүлүме... тагын мин хәтерләмәгән яки телгә алырга теләмәгән тагын бик күп нәрсәләр... Мисалга, калдыксыз җитештерү, калдыксыз технологияләр (безотходное производство, безотходные технологии). Ягъни мал авызына кергән һәм аннан чыккан (гафу итегез), колхозга кайткан бернәрсә дә әрәмгә югалырга тиеш түгел! Әйе, ул шактый файда китерде. Колхоз җитәкчеләренә, район түрәләренә. Мисалга, өр-яңа (искеләре хакында әйтеп тә тормыйм) комбайн, трактор, машиналар, агрегатлар хуҗалык территориясенә керә торды, ике-өч елдан гамәлдән (ну бракка) чыгарылды һәм тимер-томыр сыныгына озатылды, аннан кергән миллионлаган акча җитәкчеләрнең, түрәләрнең кесәсенә ага торды, аннары эзсез югалды. Нигә, безотходное производство түгелме ни?! Әнә бүген техника гына түгел, колхоз-совхозлар үзләре дә юк. Алар да “Безотходное производство” ысулына эләкте. Эзсез-нисез югалды! Миллионлаган сум исәпләнгән матди кыйммәтләре белән бергә. Калдыксыз җитештерү шул ук максималь файда чыгару дигән сүз бит инде ул. Моның ахыргы продукты – җитәкчеләрнең, түрәләрнең ике-өч катлы йортлары, виллалары, дачалары, миллионлаган сум торган чит ил машиналары. Иң мөһиме – калдыксыз производство! Калдыкларның эзе-исе дә юк. Чөнки акчаның исе юк. Ә безнең, сатарга шәхси колхозыбыз булмагач, бернәрсәбез дә юк.
Бүгенге заман малтабарлары да калышмый, кем әйтмешли, өлкәннәрдән (күпчелеге – коммунистлардан) үрнәк ала. Бүген нинди генә калдыксыз производстволар юк. Мисалга, полиэтилен шешәдән дөге җитештерүче кытайлылар кебек. Анысы, ярый, шәһәр тирәсендә. Ә авылда? Авылдамы, авылда! Элекке йөзләгән мең ферма урынына тугыз-ун меңе калдымы икән, белмим, андый статистика белән таныш түгелмен... Димәк, продукция дә азрак чыгарыла. Ә җитмәгән өлешен ничек каплатырга?! Менә шунда калдыксыз җитештерү ысулы ярдәмгә килә дә инде! Мисалга, сыер фермасын гына алыйк. Ярый, сөте белән аңлашыла. Өч тонна савалар, унике тонна саталар. Ничек дисезме? Аңлатам. Сыер, мәхлук, уртача алганда, 3,6 процент майлылыктагы сөт бирә. Шуны, сыеклап, савытларга 0,9%лы итеп тутырсаң, унике тонна булмыймы ни?! Кәгазендә зуррак сан күрсәтелгән, дисезме? Ну, кәгазьнең ояты юк, аңа ни язсаң да, йөзе кызармый, ни язсаң да күтәрә... Дөрес, сыерның бер калдыгы бар. Әйе, көтүне пычрата торган нәрсәсе. Ну тизәге. Аны җыештырмасаң, сөте, яткан урыны, тиресе пычрана, мал астын чистартырга, тирес түгү транспортёрына этеп төшерергә, арбага төяргә, трактор ярдәмендә басуга, я тиреслеккә түгәргә кирәк. Менә кайда ул чыгымнар, кулдан ычкындырылган файдалар, ягъни хуҗалар кесәсенә керми калган акчалар! Мунча ташыннан ялгыш ишетмәсәм, кайбер фермаларда хәзер сыерларга памперс кидерә башлаганнар, ди. Ә кайбер урыннарда бер махсус белгеч, көрәк тотып, әзер генә тора, ди. Аларны да икътисадый, педагогик, бухгалтерлык, юридик, медицина һ.б. югары белемле кешеләр арасыннан гына сайлыйлар, имеш. Претендентлар бихисап икән, чөнки белгечлек буенча эш таба алмаучылар эт тубыгыннан бит. Ә монда, акмаса да, тамып тора. Ә бу тизәктән нәрсә эшлиләр соң, дип сорыйсызмы. Төрле-төрле сорт кәнфит, шоколад дип ишеткән бар, бәлки ялгандыр, бәлки дөрестер... Булыр, булыр, нефтьтән аракы, маргарин һ.б. чыгаралар, ди, бит...
Тик сыерның да мөмкинлекләре чиксез түгел, тере җан иясе бит. Картаеп, майлылыгы түбәнрәк сөт бирә башласа, шунда ук сугымга озаталар икән, соң, уйлап карагыз, 0,7-0,8%лы сөт чыгарып булмый бит инде, фирманың абруена зыян килә. Лицензияңне (акча капчыгын) тартып алулары да бик ихтимал. Арытаба инде – кем әйтмешли, барысы да техника кулында. Итеннән (сыер гына түгел, ат, кәҗә, сарык һ.б.) итле соя ясыйлар, песи дә ашамаган колбаса чыгаралар, мөгезеннән шәңгә пешерәләр, тиресеннән котлет ясыйлар, йоныннан пилмән әтмәллиләр, тоягын койка (холодец) җитештерү өчен файдаланалар, сөягеннән күрәгә (курага) ясыйлар, имеш... Ә сөт ясаудан артып калган сөттән нәрсәләр генә чыгармыйлар, анысын хатын-кызлар гына белә инде. Хәтта койрыгын да әрәм итмиләр икән, ди бит! Мисалга, атныкыннан хатын кызларга чәч озынайта торган нәмәрсәкәй (чәче ат койрыгы кебек хатын-кызлар күргәнегез бардыр) чыгаруны җайга салганнар, ди. Имеш-мимеш, әмма ләкин теге сукин сын (Пётр Вяземскийга язган хатында үзе раславынча) Пушкин әйтмешли, “Сказка ложь, да в ней намек! Добрым молодцам урок», ягъни әкият ялган булса да, анда дөреслеккә ишарә бар, ә шома егетләр аннан файда ала белә.
Газиз башкайларның тагын нинди яңа технологияләр, калдыксыз җитештерү ысулларын күрәсе бардыр, анысын бер Алла гына белә.
1-3.02.2018.

Добавить комментарий