Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кайда нәрсә калмый

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кайда нәрсә калмый
Хикәя

Уфага эш белән барып чыгарга туры килде. Көньяк автовокзалга килеп төшкәч, трамвай тукталышына юнәлдем. Кирәкле маршрутны көтеп алгач, кереп утырдым. Урыным ике әби артына эләкте. һәркемнең — үз мәшәкате, дигәндәй, аларга игътибар да итмәгән булыр идем. Тик ирексездән шушы ике шәhәр карчыгы арасында килеп чыккан кызык кына сөйләшүнең шаhиты булдым.

Иркенләп янәшә утырып алганнар да, бар дөньяларын онытып, гәпләшеп баралар. Инде күптән танышлар, ахры, күп темаларның уртаклыгы шул хакта сөйли. Икесенең дә карты, уллары бар бугай, сүз дөнья, тормыш көтү тирәсендә әйләнә. Тик әбиләрнең берсе диндар булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки теленнән Алла сүзен төшерми, ә икенчесе заманча киенеп алган.

Бер тукталышта трамвайга авызына тәмәке капкан кызмача ир килеп керде. Тәмәкесен урамда ташлап керсә дә була иде, югыйсә, тик, юк, аны иреннәре читенә кыстырып алган да, төтәсләтепме төтәсләтә. Тик ник берсе бер сүз әйтсен. Эчкән кешегә ни — диңгез тубыктан, уйлап та бирми. Аннан, әйтеп кара... Иренен пешерердәй булып, янып бетә язган төпчеген бары тик ишек ябылыр алдыннан гына тышка төкерде дә, вагонга ары узды.

Ул үтеп китеп, арттагы бер урындыкка иркенләп утырып, оеп китә башлагач кына, аны күзәтеп, сүзләре өзелгән ахирәтләр яңадан телгә килде. Билгеле, аларның сүзе тәмәке белән аракыга килеп төртелде. Дөресрәге, кайсысы белән килешергә була, ә кайсысы белән юк — шул хакта чын-чынлап бәхәс купты. Икесенең дә «авырткан» урыныдыр инде. Диндар әби, анысы Мәстүрә исемле икән, күршесенә:

— И-и, Фәридәкәем, ир кеше эчми булмый инде ул. Әнә, урысларның мулласы көн саен чиркәүдә шәраб эчә, ди. Аның белән килешергә була әле ул. Ә менә тәмәке тартканнарын күрсәм, җенем кузгала. Ни файдасы бардыр шул төтен эчеп, үпкә черетүнең, — дип әйтеп куйды.

— Юк, Мәстүрә, синең белән ризалаша алмыйм. Тәмәке тартса, тартсын ул ирләр, ә менә, акылдан язып, аракы эчмәсен. Күпме адәм харап була шуның аркасында, күпме акча әрәм итәләр шул явызны авыз итәр өчен, — дип икенчесе аңа каршы төште.

— Акча, дисең әле, ахирәткәем, тәмәкегә дә аз акча китми ул. Аннан, иң мөhиме, изге китапта: тәмәке исеннән өйдән изге фәрештәләр качып бетәр, дигәннәр. Ә аракы турында андый сүзләр юк...

— И-и, ахирәт, фәрештә, дисең әле син. Аракы эчкән ир булган өйдә кайчак фәрештә генә түгел, бер нәрсә дә калмый, хатыны да, балалары да чыгып кача. Хәтта кеше түгел, савыт-сабасы да, башка бер яхшы әйбере дә калмый, — диде.

...Аларның бу сөйләшүе ни белән беткәндер, белмим. Минем тукталыш иде, төшеп калдым. Арытаба җәяү атлыйсы. Тик әбиләр кузгаткан бәхәс инде минем башымда дәвам итте. Ләкин, ике якның берсенә дә ни дип каршы төшәргә белми, аптырап калдым. Нәрсә гөнаhын яшерергә — тартабыз да, эчәбез дә инде. Зыяны-мыяны хакында башка кереп тә караган юк. Күпме генә сөйләмәсеннәр, язмасыннар... Бер колагыбыздан керә, икенчесеннән чыга. Әйе, аракысын да, тәмәкесен дә ташлаганда зыян итмәс иде... Бигрәк тә, аракысын... Әллә тәмәкесендәме? Кайсысы хаклы — Мәстүрәсеме, Фәридә әбиме? Әй, кем белсен инде аны... Кемнең нәрсә хакында башы авырта бит... Һәм мин, тирән уйга чумган килеш, кесәмнән тәмәке чыгарып кабызып, ары атладым. Юл газабы — гүр газабы, диләр, арыткан. Кич, кунакханәгә урнашкач, аруларны басар өчен берәр шешә зәмзәм суы да алмый булмас...

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кем хаклы? Хикәя. «Кызыл таң», №23, 27.02.2016.

Добавить комментарий