Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кайту

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере». Шулай ук «Сәйләннәр» хикәяләр күмәк җыентыгында "Бозлы кичү" исеме астында басылды: Мөсәнниф Инсур. Бозлы кичү. Хикәя. «Сәйләннәр». Хикәяләр. Күмәк җыентык. Уфа, «Китап», 1998, 281-291 бб. Соңгы сүрәт Интернеттан ирекле керү мөмкин булган сайттан алынды.

Инсур Мөсәнниф
Кайту
Хикәя

Ислам, Күктауның башына менеп житкәч, азрак аякларын ял иттереп алырга уйлады. Инде ашыкмаса да була. Өч-дүрт чакрым үтеп, әнә теге тауга күтәрелүгә аның авылы күренәчәк. Аннан бары тауны төшәсе дә (алар ягында барлык калкулыкларны, үрләрне халык тау дип йөртә), елганы күпер аша чыгасы гына кала. Әйткәндәй, боз киттеме икән әле? Апрель уртасы бит. Элек сугышка кадәр боз киткәнен карарга бөтен авыл җыела торган иде. Ташлы-Елга эссе җәй көннәрендә саегып, әллә ни киң кебек күренмәсә дә, язгы ташу вакытында үзен бер күрсәтеп ала. Боз китү вакыйгасы авылдашларына киләсе елның язына кадәр сөйләргә җитә. Аеруча берәр хәтергә сеңеп калырдай хәл булса. Барысыннан да бигрәк бала-чага көтеп ала инде ул боз китүне. Ә олыларга мәшәкате күбрәк. Ел саен диярлек күпме көч салып төзегән күперне алып китә. Ә күпер — алар авылы өчен зур дөнья белән бердәнбер бәйләнеш җебе дисәң дә, ялган булмас. Ул киттеме, станция белән, район үзәге белән ара өзелә. «Их, шуны тимердән мәңгелек итеп салып куярга», — дип хыялланды авыл халкы. Бәлки, сугыш комачауламаса, салган да булырлар иде. Ә хәзер авылда күпер салырлык түгел, ат җигәрлек ир-ат калдымы икән?.. Уе үзенекеләргә күчте. Аны көтәләр булыр. Сәкинәсе дә, уллары да. Үзе бит госпитальдән: «Көтегез, сугыш бетүгә бер ел дигәндә, «тып» итеп кайтып та төшәрмен, Алла боерса», — дип хат язган иде. Тик менә бик «тып» итеп булмый әле. Аяклары сызлап, тыңламаска итә. Ичмасам, берсе генә яраланса икән. Юк бит, инде сугыш бетте, дигәндә, ике аягы да яраланды. Немец, каһәрең, ничек эләктерде диген: уң аякта ике, сул аякта бер тишек. Итенә генә тисә дә бер хәл, сөяге нык зарарланган иде. Шифаханә караватында бер ел аунарга туры килде. Әйтүе генә ансат — бер ел. Тик шулай да кисәргә бирмәде аягын. «Хәзер сугыш бетте, озак булса булыр, тик кисәргә бирмим. Хәзер безгә аякның иң кирәк чагы — эш җитәрлек булачак», — дип кабыргасы белән куйды таләпне. Ярый әле, бәхете, аңын югалтмаган. Сизми дә калыр идең тап-таза килеш гарип булып калганыңны. Менә бит, теләгәч, була икән. Табибларга рәхмәт инде, тырышмадылар түгел, тырыштылар, аяклы иттеләр... Ул канәгать төс белән елмайды да, хәл җыйган аякларын сыйпап куйды. Аннан саклык белән урыныннан күтәрелде. Җирдән биштәрен алып иңбашына кигәч, аны рәтли-рәтли, ашкынып, үргә карап кузгалды.
Язгы кояшта изелгән юлдан атлау җиңел түгел, шуңа карлырак урыннарны сайларга тырышты. Үз уйларына бирелеп бара торгач, авылны күздән яшереп торган үр башына менеп җиткәнен сизми дә калды. Туган авылының тулы күренеше ачылды. Үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә кебек. Юк, үзгәреш бар икән: берничә йорт урыны буш тора. Урман ерак булгач, озын кыш көннәрендә утынга яктылар микән? Өй тирәләрен әйләндереп алган коймалар да күп урында юкка чыккан. Аннан, йортлар нигәдер бәләкәйләнеп, җиргә сеңә төшкән кебек. Әллә биш ел эчендә авыл буенча сибелеп утырган, хәзер тагын да сирәгәйгән агачлар үсә төшкәнгә шулай тоеламы? Ислам йөрәгенең дөпелдәвен басарга тырышып, бер минут чамасы еш-еш сулыш алып, авылга карап торды. Ә-ә-әнә, аның өе. Хатыны, балалары ни эшли икән? Менә хәзер үрне төшәр, елганы кичәр... Тик күпер кайда соң? Бер-ике баганасы гына серәеп тора (күпернең, бозлар кысымына түзми, иртән генә, җимерелеп, агып киткәнен ул белми иде). Ташлы-Елга киң булып җәелгән, ярларга сыеша алмый бозлар ага. Әх, хәерсез икән. Инде ничек чыгасы?.. Кайтып җиттем дигәндә, менә сиңа кирәк булса...
Ул, килеп туган хәлдән чыгу юлларын уе белән барлый-барлый атлый торгач, ярга килеп терәлде. Арытаба юл юк, аяк астында шаулап елга ята, бозлар, актарылып, өзлексез ага да ага.
Әнә, ярның теге ягында биш-алты кеше җыелып та өлгергән. Аның таудан төшкәнен үк күреп-күзәтеп торганнардыр инде. «Безнекеләр түгелме икән?» — дип уйлый булыр һәркайсы. Сәкинә язган иде, кайтасы кешеләр бар әле, дип. Ә бик күпләр мәңге кайтмаска калды... Аның күршесе Заһитның да үле хәбәре килгән. Хатыны Зарифа биш бала белән ничек яшәп ята икән? Булышасы булыр. Ни генә димә, Заһит белән ничә ел ут күрше булып яшәделәр.
Ә теге якта кеше һаман арта. Үзара сөйләшәләр. «Нәрсә эшләргә?» — дип, киңәш итәләрдер. Бер-ике малай авылга карый чапты. Әллә, танып, сөенче алыргамы? Таныганнардыр, танымый буламы соң. Шулай икән шул. Әнә, авылдан елга буена таба бер хатын йөгерә, үзе нәрсәдер кычкыра. Кара, Сәкинә бит, «Ислам!» — ди, ахры.
Дөрестән дә, бу Сәкинә иде. Яр буена килеп җиткәч, ул тагын:
— Исламкаем?! Синме?! — дип кычкырды. Тонык булса да, монысы килеп җитте.
Ислам да, түзми, кул болгап:
— Сәкинә, мин бу, мин! — дип кычкырганын сизми дә калды. Сәкинә тагын нидер әйтергә уйлаган иде, күз яшьләренә буылды бугай. Башка хатын-кызлар, аның янына җыелып, юата башладылар. Еламаслыкмыни?! Ничә ел бит, ничә ел, исән-сау булгач, әнә...
Шунда Сәкинә янына ике малай йөгереп килеп туктады да, икесе бертавыштан:
— Әткәй! — дип кычкырып җибәрделәр. Малигы белән Хәмите! Исламның тамак төбенә яшь тыгылды. Аларны ишеткәнен аңлатып, башын кагарга гына көче җитте.
Халык теге якта һаман киңәшләшә иде.
— Көймә белән керерлек түгел, агым көчле, бозлар да һаман азаймый. Бер-ике көн көтми чара юк.
— Ә ул нишләр?
— Өенә ярты чакрым калгач, яр башында кунармы?
— Берәр юлын табарга кирәк!
Шулайрак сөйләшәләр иде, ахры. Шунда малайларның зуррагы кызып-кызып нәрсәдер аңлата башлады. Кулы белән бу якка төртеп күрсәтә. Тик олылар аны тыя, ахры, әнкәсе кулыннан ук тотып алды. Ә тегесе һаман тарткалаша. Ул да булмады, малай әнкәсе кулыннан ычкынып китте, йөгереп барып боз өстенә сикереп тә менде. Халык «аһ» итте. Исламның йөрәге кысылды. Су төбенә китә бит, юньсез! Тик малайның су төбенә китәргә уенда да юк иде, ахры. Мәче җитезлеге белән бер боз өстеннән икенчесенә сикерә. Боз аның авырлыгыннан су астына китәргә өлгерми, ул инде икенче, өченче боз өстендә.
Кешеләр теге якта тын алырга да куркып тора. Ә Исламның йөрәге бөтенләй тибүдән туктады кебек. Бу як ярга якынлаша башлагач кына, йөрәгенә җылы йөгерде. Шулай да, улы егыла-нитә калса дип салып ташлаган шинелен кияргә ашыкмады. Ислам ярдан ерак түгел яткан бер колганы эләктереп алган иде, шуны тоткан килеш яр буенда ук басып тора. Менә улы соңгы боз өстеннән ярга сикерде, чатыр чабып килде дә, кинәт, тыны беткәндәй, Исламның каршысында туктап калды. Атасы, дулкынланудан тавышы калтырап:
— Улым... — дип чак әйтә алды.
Шунда гына малай, бу аның әтисе икәненә тәмам ышанып: «Әткәй!» – дип, муенына килеп асылынды.
— Улым, улыкаем, шулай ярыймы соң, ә?! Боз астына китсәң? — Ислам аны орыша-орыша иркәләде, сөйде. Үзенең күзләреннән яшь ага. — Зур булып үскәнсең, ә акыл кермәгән, — дип яшь аралаш елмаерга тырышты.
— И-и, бу нәрсә генә ул, — дигән булды Хәмит, һаман аны кочаклаган килеш, бар гәүдәсе белән сыена төшеп. Исламның тамагына килеп тыгылган төер һаман сөйләшергә ирек бирми, үзе Хәмиттән күзен ала алмый, башыннан сыйпады да сыйпады.
— Ә без сине көттек тә көттек. Менә кайта, менә кайта, дип көн дә елга буеннан кайтмадык. Ә күпер бүген генә китте. Үч иткән кебек бит. Сугыш беткәнче торды, ә бүген... китте, — диде Хәмит, серәеп торган баганаларга карап.
— Кайгырма, улым, без аны тимердән салачакбыз. Сезнең кебек малайлар булгандамы?! Әнә, Күктауны күчерергә була.
— Һе, күчерерсең, бар. Анысы булмас. Ә менә тимер күпер ярар иде, — дип Хәмит, олыларча, хыялга ук бирелеп китте.
«Әйе, үскән егет булган, ундүрте белән бара бит, — дип уйлады Ислам улының сүзләрен шатлык белән тыңлый-тынлый. — Ир корына иртәрәк керәсез дә ни, тик нишлисен, заманы шундый туры килде».
Хәмит шунда аның кочагыннан чыгарга була тартылып куйды. Ислам кулларын бушандырды да, сиздерми генә көлемсерәп, читкә карады. Егет кеше егетлеген итә шул. Булды, азрак иркәләнде, ә хәзер үзе ояла да бугай. Янәсе, артык йомшаклык күрсәтте түгелме? Ислам, сүзсез генә, авыр кулын улының иңбашына салып, авыл ягына караш ташлады. Актарылып-актарылып бозлар ага. Теге якта халык тын гына сөйләшеп, аларга карап тора. Сәкинә, Маликны кочаклаган да, яшьле күзләрен алардан ала алмый. Аның тирәсенә җыелган берничә хатын-кыз акрын гына нидер гәпләшә. Исламның башында исә, бу килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләп, уйлар кайнаша. Ни кылырга, нәрсә эшләргә соң әле? Шунда үзе дә сизми:
— Йә, улым, инде нәрсә кылабыз? Безгә бит хәзер теге якка чыгарга кирәк.
—Уһу. Мин ни, чыгармын ул. Тик син...
— Юк инде, улым, алай үлем белән уйнамыйлар. Дүрт ел үлем арасында йөргән дә житәр. Безгә хәзер яшәргә дә яшәргә. Яшәү өчен күпме кан коеп, Гитлерны дөмектердек. Күпме кеше гомерен бирде, башын салды. Барысы да шушы көн өчен... — Ул улын үзенә ныграк тартты. — Менә бит, барысы да артта калды. Дөрес, әле алда эш күп булачак. Сугыш җимергәнне төзәтәсе, сезне чын солдат итеп үстерәсе бар...
Хәмиткә күптән нәрсәдер тынгы бирми иде, ахры. Ни хакындадыр сорарга омтылып, еш-еш әтисенең йөзенә күтәрелеп карый. Шуны сизеп, әтисе:
— Нәрсә, улым? — дип сорады. Малайның күзләре ут булып янып китте.
— Әти... — Хәмит туктап тын алды, әйтерсең, әле әйткән сүзенә колак салды һәм шунда гына үзенең нинди бәхетле кеше икәнен бөтен тирәнлеге белән аңлады. Әткәй... Әткәй... Күпме көтеп алынган, ничә тапкыр эчтән генә кабатланып, әйтеп каралган, әткәй, дип эндәшер кешене көтеп алалмаган. Һәм менә — ул аның белән янәшә, аның куллары — иңендә. Моңардан да зур бәхет бармы соң малай кешегә?!
— Әткәй... — дип кабатлады ул яңадан, дулкынланудан тыны кысылуын чак-чак тыеп, — медальләреңне күрсәт әле...
Ислам көлеп куйды. Менә нәрсә тынгы бирми икән солдат улына.
— Бик күрәсең киләмени? Хәзер, алай булгач... — Чүгәләп, биштәрен чиште дә, кадерләп төрелгән кечкенә төргәкне таратты. Язгы кояшта берничә көмеш түгәрәк ялтырады. — Менә шулар инде алар...
Хәмит берсен сак кына кулына алды:
—Уһу... «За отвагу»... Ә моны сиңа кайда, ни өчен бирделәр? Немецларны күп үтергән өченме?
«Үтергән өченме?..» Ислам дертләп куйды. Сугыш... Кем уйлап чыгарган да, кем кеше үтерүдән тәм тапкан икән беренче тапкыр? Сугыш тынып торган араларда күп уйлана иде бу хакта Ислам. Бер генә фашистны теге дөньяга озатмады ул. Өстеңә ут яуганда, сине үтерергә дип ажгырып дошман килгәндә кызгану хисе булмый. Ә менә сугышлар тынган арада... Ул бит кеше үтерә, бөҗәк түгел... Ә тыныч тормышта сәбәпсез малны да рәнҗеткәне булмады аның. Аларның да балалары бардыр... Тик яндырылган, атылган, киселгән, мәсхәрәләнгән совет кешеләрен күрәсең дә, уйлыйсың: юк, бу аңлы кеше эше түгел, бу — ерткыч эше. Ә ерткычларны юк итәргә кирәк. Һәм син күбрәк үтергән саен корбаннар саны азаячак кына. Һәм ул атты, тешен кысып атты, чөнки алар аның ике улына, хатынына, үзенә штык төзәп, ут яудырып килә иде...
— Ә-ә, бу, улым, фашистларның берничә атакасын кире кагып, дошманны үткәрмәгән өчен, — диде аннан улының башыннан сыйпап. Улының канәгатьсезлек сизелеп калган чыраен күреп, аны тынычландырырга ашыкты. — Ярый, улым, кайгырма, соңыннан иркенләп бер сөйләрмен әле. Менә өйгә кайтып керик, өстәл артына иркенләп утырыйк. Барысын да, барысын да энәсеннән җебенә кадәр сөйләрмен. Тыңларга иренмә генә... — Шулай дип, Ислам тынып калды, янына чүгәләгән Хәмитнең аркасыннан сөеп куйды.
Бераз тын тордылар, аннан Ислам:
— Анысы булыр. Тик менә безнең алда сугышчан бурыч тора бит әле: теге якка ничек чыгарга? Шул хакта уйлашыйк.
Хәмит калкынып куйды, нәрсәдер исенә төште бугай.
— Иртәнчәк мин Мөхтәрәм бабайның бу якка көймә белән чыкканын күргән идем. Ә кире кайтканын шәйләмәдем. Бозлар берәр урында тыгылып, елга ачылган вакытны сагалап торгандыр да, кичеп чыккандыр. Чытырлыдагы кызы каты авырый, шуңа хәл белергә киткәндер. Көймәсе, булса, әнә теге әрәмәлектә генә булыр.
— Әйдә әле, алай булгач, карап килик.
Чыннан да, бераз эзләгәннән соң, зиреккә юкә бау белән бәйләп куелган көймәгә юлыктылар. Мөхтәрәм абзый барыбер бүген генә кайта алмас, ә иртәгә күз күрер. Көймәне чишеп алып, суга этеп төшерделәр. Ислам бая тапкан колгасын үзе белән алган иде, Хәмит көймәдә калдырылганына тотынды.
Аларның көймәдә чыгарга җыенуларын күреп, халык төркеме дә үргә күтәрелде. Тик бер ир кеше, ә, Җәүдәт бугай, сул кулы белән елга үренә күрсәтте. Буш уң җиңе бил каешына кыстырылган. Сугышның икенче елында ук өздереп кайткан иде ул аны, Сәкинәнең хатыннан белә. Элек атаклы гармунчы Җәүдәт белән аз әйләнмәде авыл урамнарын яшь чагында Ислам. Көймәдәгеләр ул күрсәткән якка карады. Эре-эре боз кисәкләре агып килә, димәк, аларны уздырып җибәрергә кирәк. Хәзергә Ислам көймә тактасына утырып, тәмәке төрергә тотынды. Хәмиткә дә эш табылды: ул көймәгә кергән суны махсус эшләнгән кечкенә агач көрәк белән түгә башлады. Тәмәкесен суыра-суыра, улыннан авыл хәлләрен сорашты. Авыл халкы авыр, ачлы-туклы яши, анысын белә Ислам. Орлык җитми, атлар аз, камыт-арбалар искергән. Бу эшкә аның кулы бара, бәлки шуңа алыныр. Язгы чәчү дә җитеп беткән. Ничауа, ерып чыгарлар, башлар исән бит. Аяклар да, Алла боерса, рәтләнеп китәр. Бик авыр күтәрмәскә кушты-кушуын табиблар. Белмим, авылда җиңел эш бармы икән ул хәзер? Булса да, аңа тәтемәс. Хәзер үк сизеп тора Ислам — мичәүгә ныклап җигелергә туры киләчәк. Әнә, авылда ир-ат сирәк кенә калган, төп көч — хатыннар, аларга ярдәмгә — карт-коры, бала-чага бар.
Югары яктан килгән бозлар үтеп китте. Ислам елга үренә карады. Артык куркынычлары күренми, ахры.
— Әллә тәвәккәллибезме, улым? — дип эндәште улына.
— Әйдә соң, күпме көтәргә була. — Анысының әтисе янында батыр булып күренәсе килә, сер бирмәскә тырышуы да шуннан.
— Ярый, Аллага тапшырдык, — дип Ислам, учларын төкерекләп, колгага ябышты. Хәмит тә, әтисе эшләгәнне кабатлап, авыр көймәне ярдан этеп җибәрергә ярдәмләште.
— Кайгырма, улым, сугышта моңардан биш тапкыр киң елгаларны «эһ» тә итми кичеп чыга идек, Ташлы-Елганы да «алырбыз». — Әтисе улын дәртләндерде, шаяртып, күз кысты. Малайның күңеле булып, авызы ерылды. Тагын да көчлерәк ишәргә тырышты.
Теге ярга ерак та түгел кебек үзе. Тик көймә әледән-әле бозларга төртелә, аларны читкә этәргә яисә уздырып җибәрергә туры килә. Шуңа көймә алга авырлык белән генә бара.
— Әй, тизрәк булыгыз, зур боз килә! — дип кычкырып җибәрделәр шунда ярдагылар. Әллә кайдан гына килеп чыккан — андый-мондый нәрсә сизелми кебек иде. Хәзер артка да юл юк, бары тик алга гына. Ә боз, юлында очраган бар нәрсәне вата-кыра, бик тиз якынлаша. Авыртмаган башка тимер таяк булды бит әле бу...
— Әйдә, улым, җитезрәк! — дип Ислам улын дәртләндерде. — Зарар юк, елганың уртасына җиттек инде... — Һәм колгасын янәшәдән узып барган бозга терәп, көчәнеп этеп җибәрде. Шунда «чырт» иткән тавыш ишетелде, колга шартлап сынды да, Ислам, тигезлеген югалтып, салкын суга барып төште, йөзе белән бозга бәрелде. Язгы су тәнен өтеп алды. Ярдагы халык «аһ» итте. Улы Хәмит тә чак егылмый калды.
— Әткәй! Әткәй! — дип өзгәләнде ул.
— Колгаңны суз, колгаңны, Хәмит! — дип кычкырышкан авазлар ишетелде. Юеш колга кулдан шуды, авырайган кием, биштәре, чолгаулы ботинкалары аска сөйрәде. Шулай да бераз вакыт өстә торырга үзендә көч таба алды. Күзенә улының куркудан агарынган йөзе, яр буенда арлы-бирле чабышкан кешеләр чалынып калды. Якынаеп килгән зур боз кисәген уйлады.
— Улым, улым, ярга, ярга иш! — дип Хәмиткә эндәшергә көч тапты. — Миңа карама, үзеңне уйла! — дип күшеккән иреннәрен чак-чак ачты. Авызына су тулды. Аякларын көзән җыерды.
— Ярга, ярга иш, Хәмит! — Ярдагылар да малайга киңәш бирде. Ә зур боз кисәге якынлап беткән иде инде. Гаҗизлектән елый-елый, соңгы көченә иште малай. Боз тавы аның көймәсе койрыгы яныннан гына ажгырып агып узды.
Ислам, ничә тапкыр үлем белән очрашкан кеше, ләкин аны да курку биләп алды. «Менә кайда килеп тоттың син мине, үлем! Иң үкенечлесе — кайтып җиткәч бит! Сәкинәсе, уллары нәрсә эшләр? Их!.. Ярый, һич югы өлкән улын күреп, сөеп кала алды. Рәхмәт сиңа, Хәмит улым...» Бар көченә ярга йөзәргә тырышты. Тик табигатьнең кыргый көче гади кешенекеннән күпкә зур иде. Барысын куркуга салган боз да якында гына... Ул улының көймәсе ярга җиткәнен күрде... Һәм шул мизгелдә актарылып килгән боз аны үз астына бөтереп алды. Исламның башы тагын бер күренеп калды да, ташкын үз эченә йотты...
...Исламны икенче көнне генә, егерме чакрым түбәнрәк урыннан табып алдылар. Ташкын аны елганың борылган җирендә ярга чыгарып ташлаган һәм ул йөзтүбән, газиз туган туфрагын кочаклагандай, ике кулын ике якка җәеп, яр буенда ята иде...
...Бу вакыйгадан соң күп еллар узды. Аны хәзер кешеләр хәтерләми дә. Бары тик өлкән буын кешеләре яки туганнары гына исләренә төшерсә төшерәдер. Ә елга корыды. Хәзер ул киңлеге дүрт-биш метрдан узмаган кечкенә инешкә әверелде. «Элек безнең елга шундый киң, ике тегермән ташы әйләндерә иде», — дип сөйләсәләр, яшьләр моңа ышанмый да, көлеп кенә куя. Ә кемнәрдер: «Сәкинәнең каргышы төште аңа. «Корыган көннәреңне күрсәм иде», — дип каргады», диләр.
Корыганын күрде Сәкинә әби. Вафатына да күп вакыт узмаган әле. Гомере булгач, оныкларының балаларын да күрергә насыйп булды. Ә аның каргышына килгәндә инде... Белмим. Хәер, Ходаның кодрәте киң... Иксез-чиксез Җиһанда ни булмас, дисен...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев И. Осрашыу. Хикәйә. "Агизел" журналы, 1996 ел, 7-се hан.
2) Мөсәнниф Инсур. Бозлы кичү. Хикәя. "Сәйләннәр" күмәк җыентыгы. Авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1998, 281-291 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Кайту. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 16-28 б.

Добавить комментарий