Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Куян шулпасының шулпасы

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Ниһаять, безнең колхоз да баш инженерлы булды. Яшь кенә бер егет җибәргәннәр. Институт бетергән диме шунда. Әй, институт түгел, чурт бетерсен, тик безгә инженер булсын. Читтән килгән инде килүлеккә... Колхоз үзебезнең егетләрне укырга жибәрә лә ул. Кире кайтучы гына юк.

Бу белгечебез үзе каланыкы, ди. Шулай да авылга килгән, курыкмаган икән. Шәһәр авылга бурычын кайтарырга тиеш, дип сөйләнәләр иде, шул бурычмы икән инде бу? Шуңа яңа баш инженерны күрергә бар колхоз җыелды. Мөгезе юклыгын үз күзләре белән күреп ышангач кына, таралышты халык. Нияз карт кына егетне сөйләндереп калды. Һәрнәрсәдә эше булган шундый карт инде ул. Чакыралармы, чакырмыйлармы — кысылып йөрергә ярата. Шулай да кешегә бәяне төгәл бирә, әйткәне дә дөрес килә. Аннан, табышмак белән сөйләшергә ярата Нияз карт.

Соңыннан, чыннан да, кемнәрдер:

— Йә, яңа инженер ничек? — дип сораган икән.

— Куян шулпасының шулпасы, — дип кенә әйтеп куйган.

Моның нәрсә аңлатканын берсе дә төшенмәде. Тик бу табышмакның бер чишеләчәген белгәнгә, көтеп яши башладылар. Һәм ул озак көттермәде.

Баш инженер вазыйфасының мәшәкате җитәрлек аның. Әле ватылган-җимерелгәнне төзәтергә әйбер, әле яңа техника кайтарту турында уйларга кирәк. Җитмәсә, икенчел чимал, яки тимер-томыр ватыкларын тиешле урынга озатырга кирәк. Анысы җиткерелгән саннан артык та, ким дә булмасын. Артыграк тапшырдыңмы — икенче ел көт тә тор — ул артып киләчәк.

Менә әле дә, баш инженер эшкә башлап ике көн үттеме-юкмы, өстән тимер-томыр тапшыруның үтәлеше турында сорап шылтыраттылар. Хуҗалыкның бу яктан бурычы байтак икән. Шул эшкә тотынырга туры килде.

Тимер-томырны төяп озату әллә ни күп вакытны алмады. Хәзер андый байлык аяк асты тулып ята. Запчасть булмый тырым-тырагай таралып төшкән, бер яки ике шөребе җитмәгән теләсә нинди авыл хуҗалыгы машинасын сүт тә, озат.

Шулай иттеләр дә.

Тик икенчел чимал кабул итү пунктыннан шофер егетне кире борып кайтарганнар. Имеш, тимер-томыр сыныкларын сортларга — карасын карага, төслесен төсле металлга аерып тапшырырга кирәк икән. Яшь инженерга моны әйтүче булмагандыр, ахры. Үзе дә, мондый эш белән тәүге тапкыр очрашкач, белмәгәндер.

Карасын карага, төслесен төслегә аерып, яңадан озатырга туры килде.

Инде генә тынычланып йөри иде, кичкә машиналар тагын йөге белән кире борылып кайтты.

Яшь инженер аптырауга калды. Нәрсәсе ярамый икән соң? Шулай башын ике куллап кыскан килеш утыра иде, бүлмәгә Нияз карт килеп керде. Аның сәламенә күңелсез генә җавап кайтарды. Шуңа кызыксынучан карт сорамый булдыра алмады:

— Нинди кайгы төште башыңа, улым?

— Аптыраган инде, картлач, — диде тегесе. — Аңлап җитмим әле. Тимер-томыр сыныклары тапшырырга кирәк, дигән иделәр. Кара металлны аерым, төслесен үзенә башка озатырга кирәк, имеш. Мин шулай итәм, тик кире кайтаралар.

— Һай, әттәгенәсе икән. Мин ярдәм итә алмаммы соң? Ә металл нәрсәсе белән карага-акка аерыла? Төшендереп бирмәссеңме?

— Соң, бабай, аның нәрсәсе бар? Шуны да белмәскә томана булырга кирәк. Кара буяулысы — кара, ә яшел, кызыл, сары буяулысы — төсле була.

Нияз карт:

— Алай икә-ә-ән! — дип сузды. Аннан әйтеп куйды: — Шуны белер өчен биш ел укыдыңмы инде? Мин аны, балам, институтта укымасам да аерам. Кире боралар, дисең инде? Алай булгач, ныклап уйларга кирәк. Димәк, монда бер-бер гыйльләсе бар. — Бераз вакыт башын кашып торды да, кинәт, зур ачыш ясагандай җанланып китте. — Инженер улым, беләсеңме нәрсә? Заводта буяуларын бутаганнардыр. Ничек, дисеңме? Мәсәлән, кара металлны — сары буяу, ә төсле тимерне кара белән буяганнардыр. Берәр эш рәте, акны карадан аера белмәгән юньсезе, бутап, синең башны катырадыр. Тәртип бетте шул хәзер, инженер улым. Кайда гына карама, илке-салкылык, буталыш.

Егет урыныннан сикереп торганын сизми дә калды.

— Кара әле, улатай, син — даһи! Элегрәк бу ничек минем башка килмәгән икән? Син туганда ук академия бетереп дөньяга килгәнсеңдер. Чынлап та, син әйткәнчә булуы бик ихтимал... Складта кара буяу да, төслеләре дә бар иде кебек. Ярый, мин йөгердем. — Инженер егет ишеккә ташланды. Аннан яңадан, нәрсәдер исенә төшкәндәй, башын кире тыкты. — Эшең юкмы, карт? Булмаса, мине көтеп тор, буярга булышырсың, — дип юк булды.

— Булышырмын, улым, булышырмын, — дип, Нияз карт мыек астыннан елмаеп калды аның артыннан.

...Бер айдан колхоз тагын баш инженерсыз калды. Бар халык бармак төртеп күрсәтеп көлә башлагач, түзмәде — китте ул. «Куян шулпасының шулпасы» нәрсә икәнен халык та, ниһаять, белде.

Тик колхоз идарәсе рәисе генә Нияз картка бик каты ачуланган, ди. «Ун ел эзләп, чак бер инженер тапкан идек, анысыннан да синең аркада колак кактык. Акыллы булгач, әнә, үзең эшлә», — дип, аны... баш инженер итеп куйган. Эшләп йөри әле. Нигә эшләмәсен: кара металлны төсле металлдан гына аерырлык тормыш тәҗрибәсе булган карт тракторчы бит ул.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Куян шулпасының шулпасы. Хикәя. "Кызыл таң", 18.06.1991, №116.
2) Мөсәнниф Инсур. Куян шулпасының шулпасы. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 204-208 бит.

Добавить комментарий