Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кыш бабай күчтәнәче

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кыш бабай күчтәнәче
Хикәя

«Бер рәхәтнең бер михнәте була», — дип әйтә торган иде минем дәү әти. Дөрес әйткән ул. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмен алыйк. Аның михнәте билгеле инде — чыршы табу. Михнәт кенә түгел, үзе зур мәсьәлә. Ярый ла, кибеттә булып, этешә-төртешә, сугыша-талаша бер-ике ылыс ботагы булган, шулай да чыршы дип аталган сагызлы таяк эләктерә алсаң. Ә эләктерә алмасаң яки ярдәм итәрдәй танышларың булмаса? Әнә шуннан башлана инде аның михнәте. Беренчедән, чыршыны кайда барып, кайдан кисеп алырга? Ярый, урманга бардың, ди. Икенчедән, аны ничек урман каравылчысына, милиционерларга тотылмый гына өйгә алып кайтырга? Ә чыршы булмаса, өйдә тыштагы бураннан да хәтәррәк давыл куба.

Яңа елны котсыз һәм ямьсез өйдә каршы аласың килмәсә, миеңдәге барлык күзәнәкләрне эшләтеп, бар осталыгыңны, хәйләңне эшкә кушасың. Яңа елны кемнең генә сый тулы бәйрәм өстәле артында каршы аласы килмәсен. Ә бәйрәм кичендә сөйгән хатының, матур итеп елмаеп:

— Синең кебек ир дөньяда берәү генә, — дип әйтеп, «әп» итеп ала икән, монысы инде бәйрәм өстенә бәйрәм, син үзеңнең чын ир икәнлегеңә ныклап ышана аласың. Аннан канәгать төс белән, өйне ямьләп, хуш ис таратып утырган чыршыга күз сирпәсең. Их, шул чакта дөньяның рәхәтлеге!

...Һм... Хыялга бирелеп киттем, ахры. Яшел чыршы — урман кунагы — өйгә кайтып утырмаган бит әле. Хатынның да, әнә, Яңа елга өч көн кала йөзе җимерелгән иде һәм, чыршы булмый торып, аның, ачылып китеп, сүз әйтәчәгенә өмет тә юк. Үткән елның ачы тәҗрибәсеннән беләм. Бер атна буена тәмсез ашханә ашы да туйдырды... Анысы шулай, тик урманда аның каравылчысы да була бит әле. Алар да үз эшләрен яхшы белә шул. Тотылдыңмы — саллы гына штраф чәпәргә тора. Тагын — кеше алдында хурлыгы...

Шулай да тәвәккәлләргә булдым. Минем дәү әти тагын: «Бүредән курыккан — урманга бармас», — дип әйтә торган иде.

Төннең иртәнгә авышкан вакытын чамалап, чыгып, машинаны кабыздым. Урманда хәзер мине сагалап кем утырыр, дисең.

...«Минем янга кил» дә «минем янга кил» дип үзенә чакырып утырган иң матур бер чыршыны кисеп алу авыр булмады. «Урман сылуын» ныклап урнаштырып та өлгермәдем, артымда, урман каравылчысының булса кирәк:

— Тукта, бур! Кузгаласы булма! —дигәнен ишетеп, чак артыма авып китмәдем.

Кайда ул туктау! Урман каравылчысының тырпайган мыегы гына исемдә калган. Машинага ничек алай җитез кереп утырганымны, ничек кузгалып киткәнемне хәтерләмим. Ә исемә килгәндә өй алдына килеп туктаган идем инде. Азрак җан кергәч, эчтән генә көлеп тә куйдым. Йә, ничек, тоттыңмы, янәсе!

...Ниһаять, Яңа ел сәгатьләре сугарга да күп калмады. Без аны гаилә белән генә каршыларга яратабыз. Бүген хатынның йөзе кояш кебек, беркайчан да булмаганча, нур чәчә. Өстәл әзерләп йөргән җиреннән минем битемнән «әп» итеп алырга да өлгерә. Ә мин өйне ямьләп, ылыс исе таратып утырган чыршыга күз сирпәм...

Әнә шунда Яңа елны каршыларга урамга чыккан улым, шатлыктан йөзе балкып, йөгереп килеп керде дә:

— Әти, әни! Безгә Кыш бабай кереп килә! — дип хәбәр салды. Ул арада булмады, ишекне киң ачып, зур гәүдәле, ап-ак сакаллы Кыш бабай өйгә үтте.

— Котлы булсын бәйрәмнәр! — диде ул карлыккан тавыш белән сәлам биргәннән соң. Урынымнан сикереп торып, аны түргә үтәргә чакырдым. Ә Кыш бабай шунда безнең бар өйгә ямь биреп утырган чыршыны күреп калды.

— Ничәмә кешедә булдым, тик мондый матур чыршыны беренче күрәм. Ай-һай-һай, чибәр! Аны тапкан ирне ир дисәң дә була, — дип хатынның салпы ягына салам кыстырды.

Ә аңа шул җитә калды (эндәшми генә торса да буласы икән) — урман кунагының тарихын сөйләде дә бирде. Кыш бабай көлә-көлә тыңлады да, ул сөйләп бетергәч, канәгать төс белән тамак кырып алды.

— Эһем... алай икән! — диде ул. Аннан ашыга башлады. — Ярый, миңа башка урыннарда да булырга кирәк әле. Бәйрәмнәрегез күңелле узсын, — диде сүз азагында. — Ә монысы балаларыгызга Кыш бабай күчтәнәче,— дип аларга үзенең бүләкләрен өләшеп чыкты. Аннан бер кәгазь алып нәрсәдер язды да:

— Ә менә бусы сиңа, — дип миңа тоттырды. Анда: «Сәмиев Кәлигә законсыз рәвештә урманнан чыршы кисеп алган өчен фәлән сум штраф түләргә», — дип язылган иде.

Шунда Кыш бабай үзенең битлеген салды. Аның астыннан урман каравылчысының тырпайган сары мыеклы йөзе килеп чыкты...

— Нәсим абыең булам, — диде ул миңа, кулын биреп. Аннан: — Ярый, сау булып торыгыз. Минем «күчтәнәч» бирәсе тагын бер-ике «танышым» бар әле, — дип ишектән чыгып юк булды.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Михнәтле бүләк. Хикәйә. "hәнәк", декабрь, 1986, №24.
2) Шәнгәрәев Инсур. Бүләк. Хикәйә. “Совет Башкортостаны”. 01.01.1987, №1.
3) Шәңгәрәев Инсур. Яңа ел бүләге. Хикәя. "Коммунизм таңы", 01.01.1987, №1.
4) Шәнгәрәев Инсур. Михнәтле бүләк. Хикәя. "Коммунизмга" (Тәтешле РГ), 01.01.1987, №1.

Добавить комментарий