Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Малайларга биргесез

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Малайларга биргесез
Хикәя

Гомер буе «малай, малай» дип теше төште Хәбир абзыйның. Тик хатыны Хәтирә, әллә аңа үч итеп, әллә нәрсә эшләгәнен үзе дә аңламый, бала тудыру йортыннан ел саен кыз алып кайтты. Әниләре белән дүртәү булып киттеләр берзаман болар. Өй эчен хатын-кыз басты, ул чыр-чу, ыгы-зыгы. Шуңадырмы, дөньясына үч итеп, Хәбир абзый атна саен булмаса да, айга бер тапкыр хәләл җефетенең тузаннарын каккалап ала торган иде. Андый көнне бар хатын-кыз заты өйдән «фыйт!» итә. Итәкләре генә җилфердәп кала, малай, мин сиңайтим! Һай, кызык заманалар була торган иде. Ну-у, «иде» дип ни, әле дә булгалап ала ул, Аллага шөкер. Нинди генә Указлар чыкмасын, Хәбир абзый кебек оста куллы егетләргә тамак төбен чылатырга җай бетәмени! Бетми торсын әле, малай! Указ чыгаручылар, әнә, үзләре күптән тәхетләреннән чәнчелде, ә Хәбир абзыйлар да, хәмер сатучы кибетләр дә гөрләтеп яши бирә.

«Малай, малай!» дия торгач (безнең якта шулайрак сөйләшәләр инде: «ул тап» яисә «улы туган» түгел, ә «малай тап», «малае туган», диләр), Хәбир абзый үзе дә җөмлә саен шул сүзне кыстырып сөйләшә башлады. Аларны тел белгечләре «паразит сүзләр» дип атый. Мәсәлән, менә болайрак яңгырай ул:

— Китеп барам шулай, малай, ни күрим, малай, синең кәҗәң минем бакчада йөреп ята, малай. Таш белән тондырам, малай, ыжлап та бирми, малай. Мылтык алып чыгып, атып егарга туры килде, малай. Ачуланма инде, малай, күршеләр бит без, ничек тә килешербез әле. Әнә, минем сарыкны алып чык, йә, булмаса, мә, мылтык, атып ек, малай. Күрше хакы —Алла хакы инде ул, малай. Бар, пычак алып чык, әйдә, тиресен туныйк инде, малай...

Боларны кызык өчен генә яза икән бу, димәгез, андый хәл дә булып алды Хәбир абзыйның тормыш сәхифәсендә. Дөрес, күршесе бер гаепсез сарыкның җанын кыймады. Шундый ук мамык йонлы кәҗә сатып алып бирергә туры килде. Мылтыгын милиция алып калды. Унбиш тәүлектән чыккач та бирмәделәр. Башка вакытта акча гына түләтәләр иде, монысында мылтык та китте. Әйдә, игелеген күрсеннәр. Ул «кәҗә вакыйгасы» да шул хатын-кыз аркасында булды, мөртәт. Хатынын «Атам!» дип куалап йөртә торгач, тегесенең кайсы күршеләренә кереп качканын шәйләми калды. Шунда күзенә чалынды да инде мәлгунь кәҗә. Ә хатынын болай гына, куркыту өчен генә куалаган иде. Аны атса, теге өч кызны ничек тәрбияләсен, үстерсен, ди ул. Малайлар булса бер хәл иде...

Алай да кеше алдында бик сер бирергә ярата торган кешеләрдән түгел Хәбир абзый. Берәрсе тел чарларга чамалый башласа:

— Нәрсә миңа синең малаең, минем кызлар үзләре малайларга биргесез! — дип кенә җиффәрә торган иде.

Чыннан да, малайларга биргесез шук булып үстеләр кызлары. Курку дигәнне белмәделәр. Һе, кем кызлары соң?! Сигез сыйныфны тәмамлап тордылар, калага шуа тордылар. Кемнән күреп үскәннәр, диген, тәмәке тартырга, аракы эчәргә өйрәнеп алганнар, малай. Фильтрлысын тартсалар бер хәл иде, ара-тирә ял көннәрендә авылга кайткан вакытларында әтиләренең «Астра» сигәритен урларга да оялмыйлар, малай. Кая бара бу дөньялар, ахырзаман җитүе шулмы икән инде? Хәбир абзый аларны «тәмәке тартыгыз, аракы эчегез» дип өйрәттеме? Ул гына түгел, чәч-башларын тузгытып, авыл егетләренең матаенда урам буйлап чабу дисеңме, бергә җыелышып алсалар, малайлардан уздырып, хахылдашып көлешүме, бергәләп тәмәке тартумы — берсе дә калмый. Киемнәре дә ир-атныкыннан аерылмый бит әле — шул зәңгәр киндер чалбар, куртка, маңгаена инглизчә язылган кипке. Егетләр кочакларга маташканда, качу түгел, үзләре муеннарына асылынып, авызларына кереп баралар. Ата-анадан курку кайда, күзеңә карап:

— Хәзер заманы шундый, мы — девушки без комплексов, — дип кенә авызын томалыйлар, малай. Анысы нәрсә буладыр.

Анысы — анысы әле ул. Монысы да булган икән.

Бер көнне шулай «кыздырып» кайтып, әниләре белән бергә дүртесен «туздырып» ташлыйм, дип, башлаган иде, үзен бөтереп алып, егып салып (әллә самбо, әллә каратэ, әллә тхэк-вон-до булды), бәйләп ташладылар. «Ташладылар» дип әйтү язык инде, дөресе — бәйләп ташлаганнар икән. Анысын иртән, айныгач кына, чамалады. Җитмәсә:

— Тагын бер тапкыр әнигә сүз әйткәнеңне, кул күтәргәнеңне йә ишетсәк, йә күрсәк, үзеңә үпкәлә. Безне беләсең хәзер. Гомер буе эчеп, аның да, безнең дә тормышыбызны агулаганың да җитәр. Арытаба да түзеп торырлар болар, дип уйлама. Әйткәнне аңла, — дип куркытып куйдылар.

Ир кеше — ир кеше инде, жалу белән милициягә йөгереп булмый. «Менә күз төбем дә күгәргән, әллә үзем бәрелгәнмен, әллә кызларның терсәге тигән», — дип. Ояты ни тора, мал-лай!

Шулай да, ошбу вакыйгадан соң, Хәбир абзый бераз басыла төште, рюмканы ташлап бетермәсә дә, алай кеше кыяфәтен югалтырлык эчми башлады. Хәтирәсе дә ару гына хатын икән ләса! Болай кызларына да сүз тидерерлек түгел икән. Вәт бит, әй, малай. Уйлап кына карагыз. Ничә еллар буе хакимият әһелләре, милиционерлар, авыл Советы һәм колхоз рәисләре, авылдашлары күпме үгетләп тә биздерә алмаган аракыдан кызлары биздерә язды. Дөрес әйткән теге вакытта Хәбир абзый, һай, дөрес мактанган: ну үзенең кызлары да кызлары, малай, — булыр-булмас малайларга биргесез!

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Малайларга биргесез. Шаян хикәя. "Яңавыл таңнары", 5.12.1992, №133.
2) Шәңгәрәев Мансур (исем хаталы басылган). Малайларга бирегез (хаталы басылган - "биргесез" дип укырга кирәк). Хикәя. "Чаян", август, 1993, №15.
3) Мөсәнниф Инсур. Малайларга биргесез. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 180-183 бит.

Добавить комментарий