Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Нигә "Танып" дип атала?

Категория: 
Дата написания: 
23 сентября 1995

Инсур Шәңгәрәев
Нигә «Танып» дип атала?

Еш кына Танып атамасының килеп чыгу тарихы турында уйлана идем. Тик «тану», «танырга», «танышу» hәм башка шундый сүзләрне исәпкә алмаганда, чагыштырырдай охшаш сүзләр дә юк. Ә бу версия нигәдер ышандырмый.
Күптән түгел Ирәкте ыруының Гали Чокырый тарафыннан язылган шәжәрәсен тагын бер кат укып чыгарга туры килде. hәм мин текстта тәүдә нигәдер күз уңыннан төшеп калган бер таныш сыман сүзгә игътибар иттем. Ул да булса — танап (танаб). Элек бу сүз борынгы төрки (татар) телендә «буй» дигәнне аңлаткан, ягъни елга буе, су буе, чишмә буе, hәм «елга танабы», «су танабы», «чишмә танабы» рәвешендә кулланылган. Су, елга, чишмә танабы, тора-бара, үзгәреп, «танып» булып киткән, ә су, елга, чишмә дигән тәүге өлешләре бөтенләй төшеп калган.
Минемчә, Буй елгасының атамасы да шушы мәгънәгә кайтып кала. Димәк, элек борынгы заманнарда «буй», «танап» (танаб), сүзләре, гомумән, «елга», «су», «инеш» мәгънәсен дә биргән булуы бар. Моңа охшаш атамалар күрше республикаларда hәм өлкәләрдә дә сакланган: Татарстанда — Баулы, Пермь өлкәсендә — Уинск шәhәре. «Бүә» атамасына килгәндә исә, ул «Буй» сүзенең тагын бер варианты, тик соңрак барлыкка килгән, чөнки хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткән тарихи документларда елга «Буй» дип атала. Җыелып торучы су, ясалма күл мәгънәсендә татар телендә тагын бер сүз кулланышта йөри, ул да булса — «буа».
Гомумән, «бо», «бол», «бал» тамырлы күпчелек сүзләр «су» мәгънәсен яки суга бәйле төшенчәне белдерә: боз, болак (инеш), болганчык, балык, болгатма, болдыр, болыт, боламык, бака, борын (боу (су) урыны), бал (татлы, ширбәтле су) hәм башкалар. Татар теленең Яңавыл сөйләшендә «бу» дигән сүз дә бар — ул «су пары» мәгънәсен аңлата. Төркидән урыс теленә күчкән hәм бераз үзгәреш кичергән сүзләр дә шул ук мәгънәдә: болыт — облако, болак — болота.
«Танаб»ның су белән бәйлелеген исбатлый торган тагын бер дәлил бар, ул да булса, «та» тамырлы кайбер сүзләрнең шулай ук суга бәйләнешле булуы: таш, тамыр, табак, тал, тамчы, танау, тартай, тас, тастымал, ташкын, ташу h.б.
Сүзләр гасырлар дәвамында шактый үзгәреш кичерә, борынгы татар телендәге сүзләрне без хәзер аңлап та бетермибез. «Тамак» сүзе дә танабның үзгәргән варианты, әле бу мәгънәне «елга тамагы» дигән сүзбәйләнеш саклый. Кайчандыр ул «елга танабы» дип әйтелгән. «Тамак» (йоткылык) та барыбер шушы мәгънәгә кайтып кала.
Танабның тагын бер варианты «аерым», «канау», «озын чокыр» яисә «елганың иске юлы» мәгънәсендә кулланылуы да мөмкин. Тик алар, бүген нинди генә мәгънә бирмәсен, барыбер су яисә сыекча белән бәйләнгән. Мәсәлән, танау (борын суы агучы урын), тагарак (су савыты) сүзләре охшашлык принцибы белән ясалган hәм «тумышлары» белән «танаб» сүзенә бурычлы, минемчә.
Әйткәндәй, Танып — Днепр елгасының борынгы исеме, мәсәлән, «Өлкән Эдда» эпосында ул — Танп. Уйланырга урын бар…

Кайда, кайчан басылган:
1) Балтач районының «Азатлык» район гәзите, №109, 23 сентябрь, 1995 ел;
2) Борай районының «Алга» район гәзите, №141, 5 декабрь, 1995 ел.

Өстәмә мәгълүмат.
Менә Википедиядә нәрсә диелгән: "Название Днепр, как и других рек восточной Европы на дон-, дн- («река, вода») — иранского происхождения. По этимологии, предложенной В.И.Абаевым, скиф. Dan-Apr (Δαναπρις) «Днепр» — буквально «Река» (dān) — «Глубокая» (āpr). Скифское «апр» в современном осетинском языке соответствует слову «арф» — глубокий (закономерная метатеза* звуков «р» и «п» («ф») в иранских языках).
Гидроним Днепр — Данапер образован от исконно древнескифских слов «Дан» — (река) + «апер» — (русло или сброс воды). Такое название река, видимо получила из-за днепровских порогов". Шулай булгач, Данапер - Данапр - Данап - Танап - Танып. Димәк, Таныпның мәгънәсе "тирән елга" дигәнне аңлата килеп чыга.
*Метатеза - (от греч. metathesis - перестановка) - взаимная перестановка звуков или слогов в словах на почве ассимиляции или диссимиляции (ведмедь - медведь).

Добавить комментарий