Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Өстәмә сорау

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Ниһаять, мин дә институтны тәмамлап, авылга кайттым. Иң авыр һәм, нәрсәсен яшереп торасың, — иң күңелле вакыт артта калды.

Очраган бер авылдаш котлый, укыганыңның игелеген күр инде, дип яхшы теләк тели.

Хатип абзый да кулымны кысты. Аннан кинәт:

— Мин дә яшь чакта институтка керергә барган идем дә бит, тик сынауларны үтә алмадым, — дип куйды.

Хатип абзыйны гомер буе тракторда эшләп йөргән кеше буларак белгәнгә:

— Чынмы?! — дип аптырап калдым. — Йә, сөйлә әле, сөйлә. Бер дә ишеткән юк иде.

— Үзе бер мәзәк булды ул, энем. Илленче еллар. Ачлы-туклы, ярым ялангач укып йөрелде. Ун сыйныфны әткәй карт бетертте, үземнең теләк юк иде. Әнә, ул өзмәде дә куймады инде: «Бар, улым, укы, кеше бул, хәзер сугыштан соң ир-егет белгечләр күп кирәк. Үзең дә бал-май эчендә генә йөзәрсең, безгә дә карт көнебездә җиңелрәк булыр», — дигәч, риза булдым инде. Үзем тракторга кызыга идем. Әтәй сүзен егу элек кая ул! Хәзер генә беренчедә укыган малайны да җиңеп булмый.

Ничек иза чигеп калага барып җитеп, институтны табып, дукәмитләрне тапшырганны сөйләп тормыйм. Ничәдер имтиханны ничектер тапшырдым. Соңгысына кереп, сораулар алсам, берсен белмим. Өстәл артында утырган агайларның өлкәне, хәзергечә имтихан алу комиссиясе рәисе булгандыр инде, минем кәгазьләрне карады да, жәлләпме, әллә ир-егетләр кирәккәнгәме икән:

— Монысын белмәсәң, мин сиңа икенче, өстәмә сорау бирәм. Шуны әйтсәң, үзеңне студент дип исәпли аласың. Йә, әйт әле, бу нинди төр тереклек: үзе ит тә бирә, сөт тә бирә, йон да бирә, тире дә бирә, өйрәтсәң, җигеп йөрергә дә була?

Мин уйлыйм бит инде хәзер. Үзем дулкынланам, тез буыннарым калтырый. Баш та каткан, ачлы-туклы кешенең ни. Уйладым-уйладым да:

— Колхозчы, — дидем. Чөнки ул вакытта нинди генә салым юк иде колхозчы мескенгә. Салым түлибез дип, үзләре ялангач йөри иде. Түлисең, тагын киләләр: «Давай йон, ит, сөт, йомырка, тире», — дип. Бик үзәккә үткән булгандыр инде.

Бер-берсенә карашып алдылар да, болар мине тиз генә чыгарып җибәрделәр. Нигәдер, куркып киттеләр шикелле. Әнә шулай үтә алмадым институтка. Җавабым дөрес булмагандыр инде.

Мин рәхәтләнеп көлдем дә, ары киттем. Шундый шаян сүзле агай инде ул авылдашым Хатип.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Өстәмә сорау. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 202-204 бит.

Добавить комментарий