Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Письмо Ф.Исламова (2)

Категория: 
Дата написания: 
31 января 2014

Хөрмәтле Инсур энекәш!
Кичә синең фатирыбызга шылтыратуың бик әйбәт булды. Мин мәгънәсез, сиңа урынсыз үпкәләп йөрим ахырысы. Шул олыгаю, картаю бәласедер инде ул. Булдыра алсаң үпкәчел якташ абыеңны гафу итә күр.
Вакытында син миңа никадәр игелекләр эшләдең, китаплар җибәрдең һ.б.
Үпкәләвемнең башы шуңа бәйле булды. Мин синнән бер китабыма «Яңавыл таңнары»нда беяләмә язуыңны үтендем. Әлле ул китабым синең кулыңа килеп тә кермәгәндер? Бәлки мин анны гади бандероль итеп кенә салган булганмындыр. Икенче сәбәп шул булды. Район юбилеена кайткач, синең белән очрашыйм, аңлашыйм дип мин редакциягезгә кердем. Бер сеңелкәштән сине коридорга (залга дип әйтимме) чыгуыңны үтендем. Ул бүлмәгә кереп китте. Минем үтенечне әйткәндер, күрәсең, Инсур чыга алмый дип миңа җиткерде. Мин шуңа бик гарьләндем. Югыйсә без башка вакытта да сөйләшә алган булыр идек. Хәер, анда вакытың да бик тар булгандыр. «Чүп өстенә чүмәлә» дигәндәй, өстәлеп тора бит ул. Безнең читләшүебезгә шушы вак-төяк сәбәпче булды. Тормыш инде, Инсур энекәш – ялгышлар да ясыйсың.
Әмма мин синең шылтыратуыңны миңа (үпкә) сакламаучы «егет» дип аңладым. Шулай була күрсен.
Синнән яңадан бер тапкыр гафу үтенәм.
Инсур! Шул текста ике урында мин синең фамилияны язарга тиеш булганмын. Әгәр бу текст әле газетада басылмаса, син үз фамилияңны кертә кур, зинһар. Текстның 2, 3 битләрендә. Мин, мәгънәсез, синең фамилияны язарга ушым җитмәгән. Син бик өметле каләм остасы булачаксың. Хәзер язганнарың да әйбәт.
Инсур! Син тирән фикерле егет, төрле өлкәдә белемең мул. Син менә дигән галим булырлык зат югыйсә. Татар әдәдиятын да, башкорт әдәбиятын да (хәер, бөтен мәдәниятен, сәнгатен һ.б.) шәп беләсең. Син бу өлкәдә Әмир Фатыйховның өметле дәвамчысың. Бу сүзләр сиңа ялагайлану билгесе түгел. Синең белән горурлану билгесе.
Инсур! Бу китабым синдә бармы икән? Булмаса, аның башкорт әдәбияты белән бәйләнешле өлешен игътибар белән укып чык әле. Аның, бәлки, сиңа ярдәме тияр. Үземчә тырышып язган булган идем.
Хәзергә ярты ставкага эшлим әле. Эшкә атнага бер мәртәбә генә барып киләм. Фатирыбызда эш өчен уңайлыклар бар, шөкер. Укыйм, язам. Язмаларым Казан һәм Чаллы газета-журналларында даими басыла килә. Шул минем күңелемне күтәрә.
Сезгә дә, редакциягә дип әйтүем, рәхмәтем бик зур. Күп язмаларыма газетагызда урын бирәсез. Олы рәхмәт үзегезгә. Ни сәбәпледер ике телдә проф. В.М.Васильев турындагы язмамны бирергә теләмәдегез. Ул текстны «Ончыка» («Алга») журналы (Йошкар-Ола) мари теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгарды. Казанда В.М.Васильев турындагы ике язмам татар һәм рус телләрендә дөнья күрде. Минем язмам фәннирәк булгандыр, күрәсең? Хәерле булсын инде.
Якташларым турында күбрәк язарга тырышам шул. Туган як, туган төбәк гомер буена якын булып кала икән шул кеше күңелендә.
Сезнең барчагызга олы рәхмәтлемен. Римма Солтановнага, Альбира Әнфир кызына һ.б. һ.б. Барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет телим.
Рәфис энекәш Мөхәммәтов (Мөхәммәтдинов – И.Ш.) миңа язмам басылган һәр «Яңавыл таңнары»н юллый килә. Газетагыз бай эчтәлекле, нечкә зәвыклы, нәфис булып чыга. Русча сүз белән әйтәм: сез молодцы.
Фәнис абый Исламов.
3 апр. 2003 ел.

Добавить комментарий