Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сайлау арты программасы

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунки, нажмите курсором на фото. Рисунки взяты из общедоступного источника в социальной сети.

Кичә Агалай Аһалаевичны урамда очраттым. Аның, мине туктатып, исәнлек-саулык сорашуы гаҗәпнең дә гаҗәбе булып күренде. Кайда ул элек исәнләшү, биргәнен дә алмый, читкә карап уза иде. Бер-бер хикмәте бардыр, дигән уй төште башка. Кирәгем чыккандыр. Шулай икән шул.

— Энем, — дип башлады ул сүзен, уратып-чуратып дигәндәй. — Язган нәрсәләреңне укып барам, ай-һай, усал язасың! Тел бар синдә. Урыс әйткәндәй, хураша патвишин. Шуңа сиңа бер тәкъдимем бар. Исәп — үземне депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү иде. Сине үземнең унөченче ышанычлы кешем итеп чакырсам, риза булырсыңмы?

— Юк, юк, кая ул, мин сәясәттән ерак йөрергә тырышам. Үзегез беләсез, сәясәт — пычрак эш, буялсаң, исе чыга. Кирәге юк! — Шулай дип кул гына селтәдем. Мәңге ризалашачагым юк. Тик ул:

— Тукта әле, тоткан урыннан сындырма, энем. Башта уйла. Риза булсаң, торба бирәм, өй алдыңа асфальт җәйдерәм, һинд чәе дә эчеңне тишмәс. Үзең эчмәсәң, әниеңә күчтәнәч итеп алып кайтырсың, — дигәч, уйга калдым. Торба, диме?.. Әллә килешергәме?.. Әй, дип кул селтәдем дә, риза булдым.

Икенче көнне үк чакыртып алды бу.

— Бер идея бар иде, энем. Бүген төне буе йокламый, уйланып чыктым әле. Сайлаучыларны җәлеп итәр өчен безгә шаккатырырлык берәр нәрсә уйлап табарга кирәк. Барысының да телендә мин булырга тиеш. Шунда гына без теләгебезгә ирешәчәкбез. Мин — депутат мандатлы, син — торбалы булачаксың. Бәс, шулай булгач, әйдә, башыңдагы шөрепләрне тәгәрәт...

Монысында инде мин төне буе йокламадым. Һәм... о-о, Алланың кодрәте, иртәнгә таба, йокламаска тырышып, аңкы-миңке ята торгач, башыма бик шәп идея килеп төште! Таң тишеге белән Агалай Аһалаевичка чаптым.

— Таптым! — мин әйтәм. — Без болай итик. Депутатлыкка кандидатлар сайлау алды программасы белән чыгыш ясый. Ә без барысының да борынына чиртик. Сайлау алды түгел, ә сайлау арты программасы белән чыгыйк!

— Ну, баш та бар үзеңдә, энем. Әйтәм бит, ялгышмадым мин сине сайлап! Әйдә, хәзер үк эшкә тотын!

һи, безгә нәрсә ул — тотындым. Бер сәгатьтән программа әзер иде.

— Булды, — мин әйтәм, — Агалай Аһалаевич!

— Кая әле, кая! — дип, сөенеченнән кәнәфиеннән чак егылып төшмәде. — Укы тизрәк! — Үзе иркенләп, аркасын терәп утырып, тыңларга әзерләнде. Дөресен әйтим, ара-тирә бүлдерүне көткән идем, тик ялгышканмын. Мин укыганнарны ул, ләззәтле елмаеп, хыялга бирелеп тыңлап утырды. Сезгә дә ишеттерим әле, нигә аны яшерергә?

— Депутатлыкка кандидат Агалай Аһалаевичның сайлау арты программасы, — дип башладым һәм киттем тезеп пунктлап, малай, мин сиңайтим! — Беренче. Үземә, балаларыма, балаларымның балаларына җитәрлек матди байлык туплап калырга.

Икенче. Депутат булып торган дүрт ел эчендә һәркемне — үземне, балаларымны, туганнарымны торак белән тәэмин итәргә. Кимендә дүрт бүлмәле фатирга чыгарга, якынча ике йөз квадрат метр торак мәйданы булган Сарай төзергә.

Өченче. Җир реформасын үткәрүгә актив булышлык итәргә — һич югы, йөз гектар мәңгелеккә беркетелгән җир мәйданы алырга. Ике-өч урында дача төзергә.

Дүртенче. Ун-унбиш югары килемле предприятиенең ике йөз-биш йөз миллионлык өстенлекле акцияләренә хуҗа булырга.

Бишенче. Швейцария кебек илләрдә берничә валюта исәбе ачарга.

Алтынчы. Үз гаилә әгъзаларымның һәрберсенә кимендә ике машина сатып алырга. Билгеле, түбән хак белән.

Җиденче. Сөяркәсез булмас. Аны фатир һәм машина белән тәэмин итәргә.

Сигезенче. Тиешле кешеләр белән тиешле элемтәгә кереп, кимендә депутат булып торасы елларга гаиләмне, балаларны кием-салым, азык-төлек белән тәэмин итәргә.

Тугызынчы. Ришвәт бирсәләр — кире какмаска. Ришвәт сорасалар — канәгатьләндерергә.

Унынчы. Елына кимендә өч тапкыр бушлай чит илгә чыгып керергә (АКШ, Франция, Англия, Төркия, ахыр чиктә — Германия).

Унберенче. Хаҗга барырга, хаҗи булырга.

Уникенче. Сайлаучылар онытмасын өчен гәзит-журналларга мактаулы мәкаләләр, әңгәмәләр оештырырга.

Унөченче. Дошманнарны — сытарга, изәргә, куарга, төрмәгә ябарга, һич югы — эшеннән алырга.

Ундүртенче. Депутат саулыгы — халык байлыгы. Елына кимендә дүрт тапкыр ял йортлары, курортларда дәваланырга.

Унбишенче. Депутатларның ниндидер секцияләре дә бар бугай — аларга берәр ничек вакыт табарга, кул күтәрергә иренмәскә.

Уналтынчы. Эш бүлмәмә йөз миллион сумлык яңарту эшләре үткәрергә. Әллә тагын депутат булырга туры килә, әллә юк. Яхшы маркалы шәхси машинага (чит илнекенә) күчеп утырырга.

Унҗиденче. Сайлаучыларга яхшы тормыш, байлык, саулык, җир вәгъдә итәргә, өметләндерергә, ышандырырга, күп белгәннәренең телен кыскартырга: ышанмасалар, зур бәла түгел — чебен дулап тәрәзә ватмый ул. Сайлагансыз — арытаба сезнең бездә эшегез юк. Безнең дә сездә эшебез юк. Бигайбә. Сайламаска кирәк иде, әрекмән колаклар!

Унсигезенче. Артны ныгыту — үз кул астыма каршы сүз әйтмәстәй, һәр сүземне җөпләп торырдай урта кул белгечләрне җыярга.

Унтугызынчы. Туган-тумачаны җылы эш урыннары белән тәэмин итәргә: туган туганга — иптәш, дус һәм туган.

Егерменче. Депутатлык гомерлеккә бирелми, тик шулай да моңа омтылырга кирәк. Бу депутатлык вакытым чыгу белән икенче вакытка тагын кандидатурамны куярга.

Егерме беренче. Кул кулны юа, ике кул — битне. Алдагы барлык пунктлар буенча ярдәм итү, булышу, арттан этү шулай ук барча туганнарыма, дус-ишләремә дә кагыла.

Мин укып бетергәндә, ул һаман елмаюыннан туктамаган иде. Ошады бит, мин сиңа әйтим! Димәк, торба минем кесәдә!

Тик кинәт сикереп торды да:

— Нәрсә?! — дип, кулымнан кәгазьләремне йолкып алды, ике күзен шар итеп, аларга текәлде. Аннан кызара, бүртенә, кабара башлады һәм аның:

— Во-о-он! — дигән сүзләре мине бик гаҗәпләндерде. Нинди рәхәтләнеп тыңлаган булды тагын... Менә сиңа мә, ышан моннан соң депутатлыкка кандидатларга. Чыгып киттем, әллә ялындырыр, дидеме икән? Торбасы үзенә булсын, тамагына тыгылсын.

Шулай итеп мин торбасыз торып калдым. Асфальт юл, һинд чәе дә башка кемгәдер эләкте.

Ә Агалай Аһалаевичмы? Нигә сайламасыннар, сайладылар. Бик матур сайлау алды программасы да бар иде . Тик ни хикмәт, сайланып ике-өч ай үттеме-юкмы, аны түгел, ә мин төзегән сайлау арты программасын тормышка ашыра башлады. Вәт, хәйләкәр! Теге, вәгъдә иткән торбасын сорап барам әле. Бернәрсә дә сизми бу дип бик кәпәренмәсен.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. hайлау арты программаhы. Хикәйә. "hәнәк", гинуар, 1996, №1.
2) Шәнгәрәев Инсур. Алгы hәм арткы программа. Сатирик хикәя. "Ватаным Татарстан", 30.01.1998, №22-23.
3) Мөсәнниф Инсур. Сайлау арты программасы. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 194-199 бит.

Добавить комментарий