Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шомырт чәчәкләре

Дата написания: 
05 февраля 2018

Инсур Мөсәнниф
Шомырт чәчәкләре

Ап-ак шомырт чәчәкләре
Язларын гына була...
Тирә-як һәм бар дөньябыз
Хуш исләр белән тула.

Муел мәңге чәчәк атар,
Ис сибәр күк тоела...
Әмма алар, ни кызганыч,
Коела шул коела...

Уйный чәчәк бураннары,
Аз гына да җил иссә...
Тик нигәдер шатлык тоям,
Шул искә килеп төшсә!..

Бу дөньяда кабатлана
Бәхетле һәрбер мизгел!
Менә кышлар үтәр-китәр,
Тагын да язлар килер!

Тагын чәчәк атар шомырт,
Тагын ак буран уйнар!
Бары шатлык көтеп яшик,
Сагышка батмыйк, дуслар!
5.02.2018.

Добавить комментарий