Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сөю турында легенда

Дата написания: 
18 декабря 1996
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Сөю турында легенда

Урамда – кыш. Өй янында каен –
Салкыннардан калган бөрешеп.
Салкыннардан битәр гаҗизлектән,
Ялгызлыктан тора ул өшеп.
Тәрәзәгә кага чугы белән,
Ни карый соң шулай үрелеп?
Тәрәз төптә үсә бер матур гөл
Алсу чәчәкләргә төренеп.
...Усал җилләр талый каенкайны,
Урап узмый ачы буран да.
Әмма гашыйк сер бирәме инде
Гөлнең күзе анда булганда?
Каен сизә, гөл дә сөя аны.
Кышкы чәчәкләре сөюдән.
Каен исә саклый туң бәгырьле
Үткенченең күзе тиюдән...
Ә бит белә, күпме омтылса да,
Алар мәңге бергә булалмас.
Пыяла ул, үтә күренсә дә,
Кеше күңеле түгел, уалмас.
...Ә бер җилле, зәһәр буран төнне
Бозлы тәрәз салкын бөркеде.
Каен, шаулап, күпме кисәтмәсен,
Гөл һаман да аңа үрелде.
Нәфис гөлгә күп кирәкме инде,
Чәчәкләре сулды, өзелде.
Тиздән кәүсәсендә суты бетте,
Корып, таҗы аска иелде.
– Әх, гөлкәем матур иде, – диеп,
Хуҗабикә йөзен чырытты.
Аннан (сулгач, кемгә кирәк инде)
Тәрәзәдән гөлне ыргытты.
Мәңге бергә була алмас иде,
Ярый бәхетсезлек булышты:
Үлем белән яшәү чиген үтеп,
Ике гашыйк бергә кавышты.
Каен япты аны чугы белән,
Усал салкыннардан аралап.
Зәһәр җил дә: “Гөлең сулды”, – диеп,
Ыжгырмады йөрәк яралап.
Шул көн чыккан талгын җылы буран
Үзем күрдем карлар өйгәнен.
Татлы йокысына талды каен,
Янәшендә булгач сөйгәне.
...Ә яз җиткәч, – нинди могҗиза бу! –
Сулган гөлкәй тамыр җибәрде!
Каенына үрелеп чәчкә атты –
Дөнья кинәт шундый үзгәрде!
Сөю шундый серле могҗиза ул,
Гөлне генә түгел терелткән:
Башка хис юк хатын-кызны гүзәл,
Ә ирләрне мәгърур ир иткән.
21.11.-18.12.1996.

Кайда, кайчан басылган:
351) Мөсәнниф Инсур???? Сөю турында легенда. "Яңавыл таңнары", 2004, №71.

Добавить комментарий