Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Телсез гармун зары

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото.

Инсур Мөсәнниф
Телсез гармун зары
Хикәя

Элек кая гына бармасын, Хәнифкә: «Гармуныңны калдырма!» — дип әйтә торганнар иде. Аның гармуны — мин булам инде. Әйе, бар иде яшь чаклар, күрек тулы көй чаклар. Хәниф минем телләремә басуы була — барысы да хәйран кала торган иде. Ә менә хәзер телсез утырам. Мәхәббәт харап итте мине, мәхәббәт!
Шулай берчак Хәниф гашыйк булды. Шул ут бөрчәсе Фәниягә инде. Хәниф армиягә киткәндә чибек кенә бер кыз иде, ә өч ел эчендә кай арада үсеп, яңа пешкән җиләк кебек булып киткән. Ә ул сылулыгы, чибәрлеге!.. Артыннан күп егетләр йөреп карады, тик берсен дә якын китермәде. Кемне көтәдер...
Хәниф тә, кайткач, аны бер генә күрде — бөгелде дә төште. Ә үзе өч ел диңгездә йөзгән егет бит әле. Хәтерем калды. Аның элек бар белгәне гармун, ягъни, мәсәлән, мин идем. Тузан кундыру түгел, өрмәгән җиргә дә куймый иде. Ә хәзер Фәния дә Фәния. Нәрсәләр генә сөйләп бетермәде ул миңа үзенең шул почык борынга булган сөюе турында. Имеш, бары тик аны гына ярата, ул иң чибәре, иң уңганы, андый кыз дөньяда юк, Фәниядән башка берсен дә сөйми, берсе дә кирәкми...
Ачуым килеп, ямьсез итеп кычкырырга чамалыйм, тик Хәниф оста гармунчы шул, телләремә бер-ике генә баса — йөрәк өзгеч сагышлы көй уйнап алам да китәм. Шуннан мине бар көченә тартып җибәрә дә, китә урам буйлап җырлап. Ул кайтканнан бирле: «Кемне ярата икән шушы Хәниф? Әллә... минеме?» — дип, авылның барлык яшь кызлары төннәрен йокысыз уздыра, дип әйтсәм дә, ялган булмас.
«Тамчы тама-тама таш яра», диләр, дөрестер ул. Хәниф гел теленнән төшерми сөйли торгач, шул Фәния миңа да якын булып китте. Аны күрсәм, көемне матуррак, моңлырак итеп чыгарасым килә дә тора. Ә Хәнифне әйткән дә юк: бармаклары да җитезрәк йөри башлый, йөзе дә яктырып китә, тик теленә генә әллә нәрсә була да куя. Бер авыз сүз эндәшә алмый. Шуңа да ул әйтә алмаган сүзләрне мин телләрем белән аңлатырга тырышам. Чыннан да, минем тавышны ишетү белән үк Фәниянең йөзе балкып киткәнен сизә башладым. Юкәдә икән, болай булгач, чикләвек! Мин аның саен матуррак уйныйм. «Хәниф сине ярата бит, Фәния, нигә күрмисең?» — дип тора бар булмышым. Аңламый буламы соң кыз йөрәге, аңлый ул минем сүзләремне — йөзендә кояштай елмаю чагыла, бит очлары алсуланып, үзе тагын да чибәрләнеп китә. Әмма көннәр үтә тора, ә Хәниф һаман сөю сүзләрен күңелендә саклый. Ничек ярдәм итәргә икән шуларга?
Ләкин борчылуларым юкка булган. Хәлләр көтмәгәндә ачыкланды да куйды. Тик мин генә телсез калдым.
...Икесе дә авылның бер очында яши алар. Беркөнне мине уйнатып, урамны ун кат әйләнгәннән соң, башкалар таралышып бетеп, икесе генә калгач, Хәниф:
— Җитеп торыр, гармунның телләре талды, — дигән булып, мине култык астына кыстырып алды. Кара, кара, үзенең бармаклары талганын минем телләргә сылтый түгелме соң бу?! Тик Хәниф мине нык итеп кыскан иде шул, берни дә әйтә алмадым...
Кайталар болар шулай сүзсез генә. «Их, пешмәгән!» — дип, Хәнифне әрләп киләм. Нинди тылсымы бар икән бу Фәниянең?! Аның белән бергә калса, авызына су уртлагандай, телсез була да куя бит. Сизеп торам, югыйсә, Фәния аның сүз башлаганын гына көтә. Юк, шуны күрми.
Әнә шулай егетне әрләп килә торгач, Фәнияләр капка төбенә килеп җиткәнбез. Торалар шунда юкны-барны сөйләшеп. Дөресрәге, Фәния сорый, ә тегесе: «Әйе», «юк»; «Диңгезме? Ул ни... зур ул, юк, куркыныч түгел» дигән кебек сүзләр белән җавап бирә. Соң, кызлар белән шулай сөйләшәләрме? Фәниясе йә керәм, йә кайт, дими. «Төн салкынча бүген», — ди. Юк, Хәниф аңламый. «Их, уҗым бозавы!» — дип әрлим эчемнән. Шунда Хәниф:
— Фәния! Мин сине яратам, — дип әйтеп куймасынмы. Ә үзе читкә караган. Вәт, пешмәгән! Ул да булмады, Фәния аңа таба бер адым атлады да, упкынга ташлангандай, Хәнифнең куенына атылды да куйды. Кара, кара, маладис икән дә ул Хәниф — кызны кочаклап алды түгелме соң?!.. Шуны уйлап та бетермәдем, аның култык астыннан ычкынып, «дыңк» итеп җиргә очып төштем. Фәниянең:
— Их, Хәнифкәем! Мин дә сине яратам. Тик нигә бигрәк кыюсыз син, күпме көтеп йөрдем шушы сүзләреңне, — дигәнен ишетеп, телсез калдым. Шуннан тындылар. Нәрсә эшлиләр икән дип, күз салсам — әллә үбешеп торалар инде?! «Эһем, эһем!» — дип, тамак кырып куйсам да, миндәмени аларның кайгысы.
...Юк, Хәниф мине онытмаган икән, күтәреп алды да:
— Их, Фәниякәем, матурым минем! Белсәң иде, мин нинди бәхетле! — дип, уйнамакчы булып, күрекләремне сузды. Тик көй урынына ямьсез гырылдау гына чыкты...
— Нәрсә булган бу гармунга? — дип, Хәниф мине бер-ике тартып, аннан-моннан әйләндереп карады да, онытты. Аларның аңлашу бәхетеннән телемнән язганны кайдан белсен ул. Хәер, минем кайгы идеме ни яшьләрдә? Иң бәхетле көне бүген аларның.
...Әнә шул көннән башлап ятам инде өйдә. Хәнифкә аңа нәрсә, яңа гармун алып җибәрде. Шуны уйната. Минем хакта уйламый да торгандыр, ахры. Тиздән туйлары була икән — аларның шул хакта сөйләшкәнен ишетеп калдым. Шунда Фәниянең сүзләре колагыма кереп, хәтта тын алудан туктадым.
— Хәниф, бу гармуның нигәдер тегесе кебек моңлы түгел әле. Әллә туебызга искесен төзәтеп аласыңмы? — диде ул.
— Үзем дә шуны чамалап тора идем әле. Син дә андый уйда булгач, төзәтәбез аны, нигә төзәтмәскә! — Хәнифнең шулай дигәнен ишетеп, сөенүемнең чиге булмады. Юкка борчылганмын, уйныйсы көннәр алда икән әле. Ну, биетәм туйда болай булгач! Шәп чакларны искә төшереп, бер җилкенеп алу кемгә дә ярый торган эштер инде ул.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Телсез гармун зары. Хикәя. «Кызыл таң», 17.11.1987, №266.
2) Мөсәнниф Инсур. Телсез гармун зары. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 114-118 бит.

Добавить комментарий