Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Учак яктысы

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Учак яктысы
Хикәя

Авылыбыз ямьле урында утырган безнең. Читтән кунакка кайткан кешеләр: «Их, табигате лә табигате! Ял йортында яшәгәндәй яшисез бит!» — дип, соклануларыннан телсез калалар. Билгеле, алар азга кайта, тиз китә дигәндәй, авыл тормышының мәшәкате күзләренә чалынмый.
Авылыбыз табигатен тагын да күркәмрәк итүче бер үзенчәлекле табигать почмагы бар бездә. Аның хакында әйтми үтсәң, авылыбызның яме икеләтә ким булыр төсле. Ул — безнең авыл уртасындагы каенлык. Артык зур да түгел үзе. Гел бөдрә каен агачлары гына үскәнгә халык аны «каенлык» дип атап йөртә дә инде. Дәү әнием сөйләгән иде: сугыш вакытында, каеннарын кисеп, анда ындыр табагы төзегәннәр, җыен хатын-кыз, карт-коры шунда фронт өчен барабанлы локомотив белән ашлык суккан. Шуннан туп-туры, олау белән, игенне тимер юл станциясенә озата торган булганнар. Әйе, күпне күргән каенлык ул безнең. Авылдашларымның туганнан алып кабергә кергәнче булган тормышына шаһит.
Хәзер дә тынып тормый каенлык. Җәй көннәрендә авылның барлык яшьләре җыелышып чыга да, каенлыкның әнә шул болын сыман урынында кемнеңдер күптән яткан бүрәнәләренә тезелешеп утырып, учак ягып җибәрәләр. Моннан ун-унбиш еллар элек клубны сүтеп алганнан соң, яшьләр кая барып сугылырга белми йөргәндә кемнеңдер башына килгән очраклы уй ул. Шуннан башлап килә бу гадәт. Кайбер көннәрне, гармун алып чыгып, җырлашып утырабыз, күп тапталганлыктан кара җиргә әверелгән учак тирәсенең тузанын туздырып, биеп тә алабыз. Яшьлек — яшьлек инде, үзенекен итә. Учактан ерак та китми, ак каеннар арасында тәүге кайнар сөю сүзләре дә әйтелә. Кайнар иреннәрнең бер-берсенә кушылуына да шаһит каеннар... Учак тирәсендә җыелышып, бер-беребезгә сыенышып шулай утырулар мәңгегә хәтердә кала, читтә йөргән авыл яшьләренең дә, кайткач, тәүге соравы шушы учак турында була. Янамы ул, сүндермәдегезме безнең авыл учагын, янәсе. Яна ул, яна безнең учак, ни эшләп сүндерик, ди, без аны. Фәһим әйткәндәй, — теленә шайтан төкергән, шаянлык, шуклык өләшкәндә алдан йөгергән (ә без уйнап калганбыз) егетебез бар безнең, — бердәнбер мәдәният учагы булган учагыбыз бит ул.
Әнә шулай гади генә ага тора яшьлегебез. Көндезләрен — эштә, ә кичләрен — учак янында. Көзле-кышлы гына эшләребез яман. Кышның салкын бураннарында өйдә телевизор янында экрандагы кешеләр ике булып күренә башлаганчы утырасың да, аннан ятып йоклыйсың. Җыелышырга клуб юк. Урамга чыксаң да, күпме йөрисең инде. Клуб хакында колхоз җыелышларында да әйтеп карадылар. Бу хакта район, хәтта өлкә гәзитенә дә язып чыктылар. Гәзитләрдә язганча, «мәдәният учагы» кабынмады. Колхоз җитәкчеләренең үз сүзе сүз. Янәсе, авылыгыз перспективалы түгел, кырыклап кына калган өйле авыл өчен клуб төзи алмыйбыз, тиздән барыбер күчәчәксез. Тик хәзергә авыл халкының күчеп китәргә теләге бик сизелми. Ата-бабаларыбыз жирен, туган-үскән якны, шундый гүзәл табигатьле авылны ташлап китәргә нинди юләре риза булсын. Бәлки, киресенчә, нәкъ менә шушындый бәләкәй төбәкләрне ныгытырга, зурайтырга кирәктер әле. Билгеле, бу хакта бәхәсләр булмый калмый. Шулай шаулашып алалар да, тыналар. Ара-тирә, олылар үзара җыелышып сөйләшкәндә генә чыкса чыгып кала бу хакта сүз. «Колхозга икенче рәис килми торып, булмас бу эш. Үче бардыр аның безнең авылга», — дип тәмамлана өлкәннәрнең әңгәмәсе. Берәр нәрсә белә булырлар...
Менә бүген дә җыелышып чыктык та, балкып янган учак тирәли кайсыбыз чүгәләп, кайсыбыз бүрәнәләр өстенә тезелешеп утырып, Фәһимнең чираттагы мәзәген тыңлыйбыз. Кайдан Хуҗа Насретдин турында мәзәкләр китабын кулына төшергән диген син аны, әнә, хәзер шуннан укыганнарын сиптерә генә, чукынчык. Ә мәзәк сөйләргә дигәндә, аңа гына әйт — шундый килештереп сөйли: үзе һич көлмәс, әйтерсең, әллә нинди, дөнья масштабындагы җитди хәл турында сүз алып бара. Менә бит нинди артист әрәм булып ята — хәзер аны, тот та, авыл сәхнәсенә чыгар иде дә ни... Их!
Кинәт Фәһим мәзәгенең иң кызык урынында туктап калды да:
— Идея бар, егетләр...— Һәм кызларга күз төшереп алганнан соң гына: — ...Гафу үтенәм, оныта язганмын, һәм кызлар,— дип уенчалатып әйтеп куйды.
— Нинди идея ул?
— Башта сөйләп бетер инде. Синең шул булыр, иң кызык урынында туктап каласың да... — дип шаулашып алды учак тирәсендәгеләр.
— Анысы шулай... — дип җитди генә дәвам итте сүзен Фәһим. — Ә сез беләсезме вакытында туктый белүнең дә файдасы зур икәнен? «Мең дә бер кичә» дигән китапны һәрберегез кимендә ун тапкыр укып чыккандыр. Вакытында туктый белү Шәһризадәгә гомерен саклап калган, һәм үзенекен генә дә түгел, уннарча, йөзләрчә менә сезнең кебек гүзәл, матур, бер кашык су белән йотарлык сылу кызларның гомерен дә...
— Буасы ерылды Фәһимнең. Инде тиз генә туктатырмын, димә, — дип куйды Фәридә.
Фәһим аны, әйтерсең, ишетмәде дә, сүзен ялгап алып китте:
— Идея менә шундый, егетләр-кызлар. Нигә әле клуб юк, кино юк, дип аптырап ятабыз соң әле? Әйдәгез, бүгеннән акча җыябыз да, кинокамера сатып алабыз. Күрсәтер урын юк, дип аптырап торасы түгел — ике каенга ак пәрдә эләбез дә, вәссәлам, экран әзер. Кино күрсәтергә, төшерергә өйрәнү авыр эш түгел, ышанып тапшырыгыз гына, үзем сәгате-минуты белән сезне бу хәлдән коткарырмын. Үз клубларында кино карап, масаеп яткан күрше авыл яшьләренең күзләре дүрт булсын әле. «Мәдәният учагы»быз үзенә бер, кино күрсәтү дә беркайда кабатланмаганча булачак...
— Уһу-у, баш бар да инде үзеңдә, Фәһим...
— Нәрсә эшләп монда әрәм булып ятасың, әйдә, үземә ярдәмче итеп алам мин сине, — диде комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче Фәнгать. Фәһим сүзләреннән соң тына төшкән көлү тавышлары аның мәзәгеннән соң яңадан учак телләрен куркытып, каеннарны сискәндереп, йокыларыннан уятты.
Шулчак безнең янга җиңел машина килеп туктады. Күрше-тирә авыллардан яшьләр гел килеп йөргәнгә, аңа әллә ни игътибар итүче булмады. Билгеле, кайсыбер кызларның йөрәге «дөп» итеп калгандыр инде — анысын кем белә. Безнең егетләрнең бик яхшы ягы бар: кайбер авыллардагы кебек, килгән кунак егетләренә бәйләнү гадәте юк. «Килсеннәр, йөрсеннәр, безнең авылның күңеле киң», — дип кенә куялар. «Кызларыбыз эштә уңган, төскә чибәр — карата алсалар, каратсыннар», — дип тә җиффәрәләр. Һич арттырып әйтә бу, димәгез, кызларыбыз алтын кебек, йөрәкләре ялкын кебек. Төгәл генә әйтә алмыйм, ничә күрше авыл егете безнең кызларны уйлап, төннәрен йоклый алмый ята торгандыр. Бәлки аларны да ныграк безнең учак, ә бәлки учак янына тезелешеп утырып, кайчак җил алып килгән төтеннән күзләрен угалап утырган кызларыбыз тартадыр...
— Кунаклар килде, каршы алыгыз, — дип куйды кемдер. Фәһим урыныннан сикереп торды да:
— Һәрвакыт шатланып, — дип машина янына йөгереп барып, башыннан эшләпәсен кулына алып, мушкетерларча сәлам бирим дигәндә генә, кабинадан төшеп килүче кешене танып, учак яктысы төшмәгән урынгарак сыпыртты. Бу — колхоз идарәсе рәисе Латыйп Мотыйгуллович иде.
— Сәлам бирдек авылның батыр егетләренә һәм сылу кызларына, — дип шаян гына исәнләште ул тынып калган яшьләр белән.
Тыйнак кына җавап кайтардылар.
— Әллә орышырга килдегезме, иптәш рәис? — дип тынлыкны бозды шунда Фәһим.
— Юк, юк, нигә орышыйм, ди. Менә учак утыгызны күрдем дә, тукта әле, мин әйтәм, кемнәр икән болар, шундый матур итеп ял итүчеләр, дип яныгызга тукталырга булдым.
— Ай-һай, алаймы икән? — диде Фәһим, үзенә дә чак-чак ишетелерлек итеп.
Яшьләр, кысылышып, «рәхим итегез, утырыгыз» дип, кунакка урын бирделәр. Рәис кире какмады.
— Матурлыкка матур да, тик менә көзге яңгырлар, кышкы бураннар житә бит әле, клуб булсын иде ул, — дип тын гына әйтеп куйды савучы кызыбыз Рәгыйдә.
— Әйе шул...
— Инде ничә ел клубсыз газап чигәбез...
— Кино карар идек, ичмасам...
— Үзебез концертлар, тамашалар күрсәтер идек...
— Элек безнең абыйлар, апалар менә дигән тамашалар оештыра иде бит...
— Идәннәрне «дер» селкетеп бер биюләре үзе ни торыр иде яңа клуб сәхнәсендә, — дип хыялга ук бирелеп китте Нәсим. Ул үзенең биергә гел җилкенеп торуы белән дан алган егет. Гармун тавышын ишетер хәле юк, аяклары үзләреннән-үзләре тыпырдап китәргә генә торалар. Аның бу йомшаклыгы билгеле булганга, егетләр-кызлар көлешеп куйды.
— Бик ямьле урын тапкансыз, әнә, матур итеп учак ягып җибәргәнсез. Клуб бер як читтә торсын. Клубта кичләрне сездәгечә ямьле итеп уздырып та булмый әле, — дип сүзне уенга бормакчы булды рәис.
— Ә кыш көннәрендә? Кыш көне болай учак ягып утырып булмый бит. Салкыннарда мичкә ике ягып өйдә җылы тормый әле, — дип үз сүзен кыстырды Хәлим, әтисе үлгәннән соң өендә хуҗа, хәзер дөньяны төпкә җигелеп тартучы, өч сеңлесенә абый, анасына терәк булып калган егет.
— Ярый, элек — элек булган инде. Хәзер бит космос, атом заманы. Ә без монда бер клуб өчен зар-интизар булып ятабыз. Ояты ни тора. Әнә, күрше колхоз яшьләре көлә бездән. Бездән генә түгел... — «сездән дә» дип өстәмәкче булган иде дә Рәгыйдә, телен тыеп калды. Сүз зурга китә башлаганын сизепме, рәис:
— Ярый, ярый, егетләр-кызлар, уйлашырбыз, киңәшербез, — дип сүзне очламакчы булды.
— Әйе, гел шулай вәгъдә биреп куялар да, аннан онытыла...
— Сүз биргәч — үтәргә кирәк...
— Без дә бит чит кеше түгел. Күпләр колхозда эшли. Производствода эшләсәк ни — барыбер үзебезнең як өчен бит. Без дә өмәсенә дә, башка эшләргә дә катнашып, колхозга ярдәм итеп торабыз, — нефтьче Рәхим дә сүз кыстырмый түзмәде.
Шулай да бәхәс колхоз җыелышындагы кебек артык зурга китмәде. Авыл өстенә төшкән җәйге сихри кичме, яки тирә-якка тылсымлы яктылык сибеп, телләре белән йолдызлы күк йөзенә үрелеп, талгын гына янучы төнге учак сәбәпче булдымы — барысы да тынып, учакка карап уйга чумды.
Ә учак яна да яна. Әле берсе, әле икенчесе утын өстәп тора: ялкын азрак сүрелгәндәй була да, кинәт, яңа көч белән, «гөлт» кабынып, дөрләп янып китә. Баш очыбызда сары, кызыл, зәңгәр төстәге йолдызлар күз кысыша, тирә-ягыбызда биек дивар булып баскан каеннар да, сихерләнеп, учакка төбәлеп, тынып калгандай... Каенлыкның кайсыдыр почмагында гына берәр кошчык сайрап куя. Аннан, кинәт, ярамаган эш эшләдем, ахры, дигәндәй, туктап кала. Тик бераздан гына тагын икенче бер урында сайрау ишетелә... Аннан дөнья яңадан тынлыкка чума.
Рәис тә, таныш түгел тылсымлы көчкә буйсынып, уйга калган. Күңеленнән әллә төннәрен, учак ягып, атлар саклаган малай чагын, әллә яшь вакытында, колхоз малларын болынга алып чыккач, учак көленә күмгән бәрәңгенең кабыклары кызарып, телеңне йотарлык булып пешүен түземсезлек белән көткән чакларын, әллә студент вакытларының зәңгәр учакларын күңеленнән уздырды — ул да йөрәге белән яшь, уйлары белән ерак иде. Әллә ул да тәүге мәхәббәтен учак янында очраттымы икән? Әнә бит, күзләрендә яшьлек уты яна, йөзендә сизелер-сизелмәс елмаю чагыла...
Ә учак, кешеләрдә эше бар сыман, аларга таба талпынып, омтылып ала, нәрсәдер әйтергә тели кебек. Бардыр, бардыр. «Күңел җылысы алыгыз миннән. Күп итеп, гомерегез буена җитәрлек алыгыз. Башкаларга — күңеле, йөрәкләре өшегәннәргә, катлаулы тормыш юлында адашып, үзләренең учакларын таба алмый йөргән кешеләргә, туып-үскән җирләреннән суынганнарга өләшерсез», — дип әйтергә телидер. Аның да үз теле, үз моңы бар, аңлый белсәң — әллә нәрсәләр сөйли ала ул...
Рәис безнең янда озак тормады. Басудагы комбайннар янына китеп барышы иде бугай. Азрак эшебез, авылдагы тормышыбыз турында сорашып утырды да, урыныннан кузгалды. Кемгә ничектер, ә миңа аның күңелендә ниндидер үзгәреш туган кебек булды. Азмы-күпме, электән күргән кеше — үзебезнең рәис бит. Күзләрендә сүнмәс учак яктысы калды сыман. Китәр алдыннан гына:
— Сезме, учакмы, күңелемне әллә нәрсә эшләттегез әле. Яшьлегемә кайткандай булдым. Әйдәгез, шулай килешик: колхоз идарәсе исеменнән сезгә киләсе елда кышка кадәр клуб төзеп бирергә вәгъдә итәм. Планга кертергә берәр әмәлен табарбыз. Тик бер-ике шарт белән. Үзегез беләсез, колхозда һәрчак кызу эш вакыты, кеше дә җитми, сезнең ярдәмсез башкарып чыгып булмас бу эшне. Өмә турында уйлашырсыз. — Аннан, елмаеп, өстәп куйды: — Җәй көне каенлыктагы учагыгызны сүндермәскә сүз бирәсез. Тик, карагыз аны, янгыннан сак булыгыз, — диде.
Яшьләр мондый шатлыкка түзеп торамы соң?! Каенлыкны яңгыратып, «ура» кычкырмый түзә алмадылар.
— Көнләшәм мин сездән, чукынчыклар. Без дә кайчандыр яшь идек. Хәзер ышануы да кыен. Шуңа үзебезнең яшь чакларыбызны, хәзерге яшьләр ни белән яши — шуны онытып җибәрәбез, ахры. Менә әле шуны учагыгыз искә төшерде, аңа рәхмәт әйтегез, — диде дә рәис, кинәт борылып, машинасына таба юнәлде. Без, яшьләр, бердәм сикерешеп торып, аны озата бардык.
Рәиснең шатлыклы вәгъдәсеннән соң учак яны тагын да җанлана төште. Барысы да, бер-берсен бүлдереп, клуб төзелгәч нәрсәләр эшләячәкләре турында сөйләшә башладылар. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый иде безнең. Фәһим, тапкыр сүзле Фәһим, учакка карап:
— Ян, учак, ян! Хәтта рәис кадәр рәиснең таш күңелен, туң йөрәген эреттең бит! — дип, көләргә сәбәп кенә көтеп торган яшьләрне көлдереп алды. Рәгыйдәнең кыюсыз гына:
— Тагын алдамаса ярый ла... — дигәнен:
— Авызыңнан җил алсын! — дип бүлдерделәр.
Бүген башка көннәргә караганда шактый озак утырылды. Таралышкан чакта да, башка вакыттагыча, учакны ничек кирәк алай гына сүндереп кайтып китмәдек, ә, киресенчә, утын өстәп куйдык. Ул безнең арттан балкып, ялкын телләренең яктысы белән ак каеннар кәүсәсендә уйный-уйный калды. Янсын, әйдә, бәлки берәр арыган төнге юлчы аның янында туктап, ял итеп китәр. Ә без иртәгә тагын кабызырбыз сине, учак. Бүгенгә хуш, иртәгәге зәңгәр төнгә кадәр суынмый безне көтеп тор...

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Учак яктысы. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 50-59 бит.

Добавить комментарий