Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Утлы еллар истәлеге

Дата написания: 
24 июля 1976
Заметка: 

Я родился через 12 лет после победного 1945-го. Многие ветераны войны еще были живы. И мы росли на их скупых рассказах о войне. Этот рассказ написан под их впечатлением. В это время мне было 17 лет. Правда, мой рассказ напечатали без определения жанра, как зарисовка... С ошибкой в имени... Но это было мое первое творение, увидевшее свет в периодической печати... Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Утлы еллар истәлеге
Хикәя

Безнең күрше Кадыйр бабай еш кына саргаеп беткән фоторәсемне кулына ала да, аңа карап, уйга чумып утыра. Кайвакыт ул кергән-чыкканны да, үзенә дәшкәнне дә ишетми. Бу рәсемнән хәрби гимнастерка, кызыл йолдызлы пилотка кигән, кара мыек сызылып килгән яп-яшь солдат карап тора. Күзләрен кыса төшеп, елмаеп карый ул.
– Кем рәсеме соң ул, бабай? – дип сорыйм мин аннан ничәнче тапкыр hәм ничәнче тапкыр ул миңа:
– Батыр егет, – дип җавап бирә. Аның шунда тавышы калтыранып китә. – Шушы егет булмаса, мин әле синең каршыңда утыра да алмаган булыр идем.
Кадыйр бабай – Бөек Ватан сугышы ветераны, лейтенант булган, взвод белән җитәкчелек иткән. Бервакыт аларны пополнениегә чыгарганнар hәм шунда аның взводына әрмән егете Вартанян килгән. Бик тә сәер егет булган, беркем белән аралашмаган, землянканың тын почмагында, бер ноктага текәлеп, әллә ничә сәгатьләр хәрәкәтсез утыра торган булган. Командир аның төрмәдә утырып чыгуын гына белгән. Ә ни өчен? Бусы озак вакытлар сер булып калган. Анда да командирына гына, башкаларга сөйләмәскә вәгъдә иткәч кенә, сөйләгән.
– Үзегез генә белегез, – дигән ул, – бер кыз өчен сугышып эләктем. Ярата идем шул мин, ярата идем, – дигән.
Бу сөйләшү кичтән булган. Ә иртә белән Кадыйр бабай взводы сугышка кергән. Салга утырып, аның солдатлары зур елганы кичкәннәр, плацдарм яулап алганнар, бөтен полкка юл ачканнар. Взвод дошманны куып алып киткән. Кадыйр бабай, артында Вартанянның сулышын тоеп, сугышчыларны берөзлексез “ура” кычкыртып, атакага алып барган. Ләкин шунда кинәт, җир астыннан дигәндәй, аның алдына җирән немец калкып чыккан, аңа автоматын төзәгән. Командир “бетте баш” дип уйлаган, ләкин шунда, күз иярмәслек яшен тизлеге белән аның алдына Вартанян атылып чыккан hәм аңа юнәлгән пуляларны үзенә кабул иткән.
– Сугыш бетүгә күпме еллар узды, ә яралар hаман сызлый, әле булса мең бәрелешләрнең шушы берсен күз алдыннан җибәрә алмыйм...
Шулай дип тәмамлый Кадыйр бабай сүзен hәм фоторәсемне өйнең иң күренеп торган урынына элә.
15.06-24.07.1976.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Илсур (исем хаталы басылган, әсәрнең жанры күрсәтелмәгән). Утлы еллар истәлеге. Хикәя. "Коммунизм таңы", 11 декабрь, 1976, №148.

Добавить комментарий