Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ваклаттым

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Чыдамлыкны ничек кенә сынап карамый безнең хөкүмәт! Әле аренда, әле подряд, әле аерым хуҗалык, әле кооператив-ассоциацияләр, кече предприятиеләр, зур ялганчылар... Әнә шулай тырыша торгач, гиперинфляциягә дә килеп терәлдек. Төштә дә күрмәгән биш меңлекләрне кесәдә учлап кына йөртәләр хәзер. Без түгел инде түгеллеккә. Ну чүтеки... Безнең дә күргән бар биш меңлекләрне. Кайчакта безгә дә бирәләр аны. Ике кешегә берне. Ай-hай, михнәтен дә эчерә үзе! Аны ваклата алмыйча икмәксез утырган көннәр дә була. Валлаhи, алдаша бу, димәгез.

Бу эш хакын биргәндә безнең егерме кешелек коллективка бер илле меңлек тоттырдылар.

Алуын алдык... Инде башка кайгы төште. Ничек итеп бүләбез-ваклыйбыз? Эштән кайтканда балаларга икмәк-сөт алып кайтырга кирәк бит. Теге айда алган акчадан күптән җилләр искән. Ире нефтьчеләрдә эшләгән Хатирә апаның да аны ваклардай акчасы табылмады. «Үткән айда иремә сиксән мең эш хакы чыккан иде, улыбызга чаңгы таягы алдык», — ди.

Киңәштек-уйлаштык та, кибеткә барып, ваклатып алырга булдык. Профком әгъзасы hәм яшь кеше буларак, бу мактаулы hәм куркыныч эш миңа йөкләтелде. Хатын-кызны юлда талаулары да бик мөмкин.

Кулыма зур мукча тоттырып, чыгарып җибәрделәр. Юлда очраган беренче кибеткә барып кердем.

— Шушыны ваклап кына бирегез әле, чибәркәй, — дип, юхалап эндәшкән булам пенсия яшендәге сатучы әбигә. Акчама карап кына алды да, ваклык юк, дип, кәгазь акча белән шыплап тулган арыш капчыгын аягы белән прилавка астынарак шудырды.

Юк тәк юк. Икенче кибеткә юнәлдем. Бәхет бар икән. Анда ике егерме биш меңлеккә вакладылар. Өченче кибеттә аларның берсен ун hәм унбиш меңлекләргә алыштыру бәхетенә ирештем. Икенчесен ваклату өчен тимер юл hәм автобус вокзалларын урарга туры килде.

Шактый гына сәүдә нокталары буйлап йөри торгач, бер унбиш меңлекне ун hәм биш меңлекләргә алыштыра алдым. Анда да әле сатучы кыз белән бер сәгать сөйләшеп торып, өйләнәм, дип, вәгъдә биргәч кенә. Бу уңыштан соң канатланып киттем. Бер өйрәнеп алгач, була икән ул. Башкалары белән кыска тоттым. Ун меңлекләрне ваклату күп вакытны алмады. Өч кибеттә сатучы кызлар белән ЗАГСка кайчан барачагыбызны сөйләшеп килешү өчен унар минут вакыт җитте. Хәзер кесәмдә җиде биш меңлек hәм бер унбиш меңлек булды.

Тик менә соңгы унбиш меңлекне ваклату гына зур мәсьәләгә әверелде. Башым әйләнеп, күңелем болганып җаныма тиде. Шулай башыма суккан кешедәй базарга килеп кергәнмен. Берничә алыпсатарга мөрәҗәгать иткәч, берсе җиде hәм сигез меңлеккә ваклап бирде, рәхмәт төшкере! Инде аларын бер кибеттә күрсәтсәм, сатучы миңа ничектер би-и-ик сәер итеп карап торды да: «Хәзер ваклык алып киләм, көтеп тор», — дип, артына чигенә-чигенә чыгып китте. Аннан: «Милиция, милиция!» — дигән сүзләр ишетелгәч, айнып киткәндәй булдым. Кулымдагы акчаларга күз салсам, башыма китереп суктылармыни: соң... соң... әле безнең илдә җиде hәм сигез меңлекләр чыгарылганы юк бит! Бәрелеп-сугылып кибеттән чыгып, туры базарга йөгердем. Үземне орышам: әнә шулай исәңгерәп йөрсәң, төп башына утырталар ул синең кебек аңгыра башларны!.. Уйлаганымча, теге бәндәдән җилләр искән, агайне. Шулай аптырап, каңгырып йөреп ята идем, берәү:

— Унбиш меңлекне ваклап бирмәссезме? — дип, килеп эндәште. Йөзенә бер карауга, нинди «задание» белән йөргәнен аңлап алдым. Моның да акча аерырлык рәте калмаган. Бирмәгән кая, сөенеп!

— Рәхим ит, — дип, җиде hәм сигез меңлекләрне кулына тоттырып, унбиш меңлеген кулыннан тартып диярлек алып, тайдым моннан.

Бу унбиш меңлекне ничек ваклатканмындыр, хәтерләмим. Иллә мәгәр бухгалтер өстәленә бер мукча акча китереп салганымны хәтерлим. «Ура» кычкырып, күккә чөйгәннәре дә аз-маз истә калган.

Ә иртәгәсе көнне хастаханә караватында каршы алдым — анысы точно...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Ваклаттым! Юмореска. "Өмет", 13.03.1993, №29.
2) Шәңгәрәев Инсур. Ваклаттым! Юмореска. "Яңавыл таңнары", 20.03.1993, №32.

Добавить комментарий