Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ялангач дивар заманы

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунки взяты из книги "Иосиф Виссарионович Сталин. Краткая биография", выпущенной в 1950 г. тиражом 5.625.000 (!) экземпляров.

Инсур Мөсәнниф
Ялангач дивар заманы
Хикәя

Район гәзитендә ничә ел эшләп, мондый тарихи вакыйганың шаһиты булырга туры килгәне юк иде әле. Киләчәктә оныкларым: «Үзгәртеп кору чорында син нәрсә эшләдең соң?» — дип сорасалар, аларга, күз дә йоммый, шушы хат турында сөйли алам. Намусым пакь, күңелем саф, эшләгән эшләрем ак.
Ярый, башыннан башлап, ашыкмый гына сөйлим әле. Хәзер ашыгасы калмады. Сукты ул изге сәгать! Ярый, хуш, оныкларым сорады, ди. Ә абзагыз әйтәчәк: «Шулай, балалар. Мин матбагада эшләгәндә безнең мөхәрририят менә шундый-шундый хатлар ала иде»
Шулай, килде бу хат. Инде СССР бетүенә шактый еллар узса да, конвертына һаман шул илнең дүрт тиенлек маркасы ябыштырылган, тик бераз читтәрәк кенә: «Новая цена: 1500 руб.» — дип язылган. Мөһере дә бар, кайдан, кайсы көнне салынган, үзәк почтамтка кайчан килеп җиткән, «цензура тикшерде» дигән — кыскасы, барысы да бар. «Редакциягә, хатлар бүлегенә» диелгән. Иң элек хатны шул бүлек мөдире укып чыккан. Әллә укып бетерә алган, әллә юк, чатыр чабып безнең бүлеккә килеп кергән.
— Тугыз-ун ел узды, тик кайда демократия, ачыклык, гражданлык кыюлыгы, үзгәртеп кору, халык активлыгы, дисез! Бар ул, егетләр, бар! Демократия дә, хәбәрдарлык та, калган барысы да! Менә ул — шуларның дәлиле! — дип дулкынланып һәм тантаналы төстә өстәлгә сак кына теге хатны китереп салды.
Ишекне бикләп, хатка ябырылдык.
«Исәнмесез, кадерле редакция кешеләре! — дип башланган ул. — Хәзер демократия, ни язсаң да була, шуңа күңелдәген сезгә ачып салырга булдым. Сез, күп укыган кешеләр, аңлатыгыз әле миңа: нинди хәлгә китереп терәделәр илне? Спекуляция, фәхишәлек, эротика... кексмы шунда тагын. Элек кеше үтерүчеләр генә була торган иде. Хәзер ниндидер мәгафия («Мафияне әйтә инде бу», — дип төзәтеп куйды бүлек мөдире), раһит («рэкет»), инде килеп, ухвати-за-акция («приватизация»), ваучер дип, миен черетәләр халыкның. Аның ухваты күптән бар инде: дүрт жәпле, колхозда сәнәк дип атала. Шуңа акмаса да, тамып тора, җан асрарга җитә. Әле менә ваучер бирделәр. Яхшырагы — маузер йә шмайсер бирсеннәр иде, белер идек нишләргә. Шул кәгазь кисәге 200 мең, 300 мең торачак икән, диләр. Бер кап шырпы миллион сумга күтәрелгәчме? Әйе, анда биш маузерың... әй лә, ваучерың булса, алырга булыр.
Ышаныч бетте бу дөньяга. Ярый, элек Лениныбыз бар иде. Ул һәрчак баш очыбызда булды. Диварга сүрәтен эләләр дә, аңа урындыкларын арты белән куеп, зур-зур абзыйлар утыра иде. Син килеп керәсең, утырырга кушса, утырасың.
— Йә, ни йомыш, тиз сөйлә, вакытым юк, — ди. Үзе карый сөзеп каш астыннан.
Аның артыннан Ленин бабай карый сөзеп кипке астыннан. Әйтер сүзеңне дә әйтә алмый чыгып китәсең. Хәзер аңладым мин Ленин бабайны нигә үз каршыларына элмәгәннәрен: ул коммунистларның аның күзенә туры карарлык эшләре булмаган, намусы калмаган икән шул, оятларына көч килгән. Ленин кушканның барысын да алар нәкъ киресенчә эшләп утырганнар икән. Әйткән ди бит мәрхүм Маркс (безнең авылда шул исемне йөртүче алкаш бар иде): «Хәзер партия әгъзалары күп ул, тик чын коммунистлар гына юк», — дигән. Аракы эчкән кеше дә кайчак дөрес сөйләр икән, валлаһи газим. Ленинга да ышаныч бетте хәзер. Әллә нинди китапка сыймаган сүзләрдән генә тора ди бит аның илле томлык әсәрләре. Элек безгә аның әйбәт сүзләрдән торган юлларын гына укытканнар, гөнаһ шомлыгы. Ул да бит кеше аттырган, астырган, патшаны атарга да ул әмер биргән икән. Ә патша әйбәт кеше булган. Үлеп әрәм булган, мәрхүм. Ярый, Сверлау, әй, Екатеринбур җире пух булсын үзенә.
Сталин дигәне дә булган әле безнең илдә. Анысы иң яхшысы булган җитәкчеләр арасында. Шуңа аның тирәсендә йөргәннәре, аңа лаек булмагач, үзләрен-үзләре атып-кисеп бетергәннәр. Алардан күреп, аннан түбәнрәкләре, аннан түбәнрәкләреннән түбәнрәкләре Себергә киткәннәр, яртысы шулай ук атылып үлгән. Шулай ярты ил күченгән, ди, шунда.
Мин бәләкәй чакта сөйлиләр иде: ферма өенә халыклар атасының зу-ур сүрәтен элгәннәр. Бер мокыт түзмәгән:
— У-у, мыек хәтәр икән моның, буялса, бер пот он буяладыр, — дип әйтеп ташлаган.
Шулай диюенең сәбәбе бар: ул вакытта, ачлык булгач, эш хакын көн саен бер кечкенә тәлинкә он белән түләгәннәр. Ач кеше, аеруча, бала-чага, түзмичә, өенә кайтып җиткәнче үк тәлинкәдәге онын ялап бетерә икән. Мыегы булган кешенекенә бераз буялып калганлыгы чәйнәп каптырмасаң да аңлашылып торадыр. Шуны күз уңында тотып әйткән инде теге мәхлук. Икенче көнне чыгып та киткән Себер ягына. Кайтмаган. Он урынына тегендә боз ялый торгач, теле белән шунда ябышып үлеп калгандыр инде, мәрхүм. Авыр бозы җиңел булсын.
Шуңа Сталинның пәртритен эләргә куркалардыр. Хәзер дә көн он яларга калды, мыегы хакында әллә нәрсә әйтерсең дә, Себер китеп тә барырсың. Әле уйлап-уйлап торам да, шуны уйлап куям: әллә диварга эләрлек бер җүнле җитәкчебез дә калмаган инде? Соң, уйлап карагыз. Хрущев кукуруз ипие ашатты. Брежневның гомере калай тәтәйгә кызыгып үтте. Андропов, диссидент, дип, ярты СССРны чит илгә куып чыгарды. Горбачев илне таратты, Елчын бабай илне сатып бетереп бара. Черненко дигәне дә утырган, имеш, тәхеттә. Тик анысы кем булгандыр, хәтерләмим. Әй, барыбер халык өчен бер-бер начарлык кылгандыр әле. Шуны уйлыйм тагын: әллә нинди сөйкемсез сөяге бар безнең ил халкының — бер дә җитәкчедән уңмый. Пәртритен эләрлек кеше дә юк. Дивардан пәртрит карап тормагач, эш тә бармый. Демократия заманы, дигән булалар. Демократия түгел — ялангач дивар заманы хәзер. Ә болай ару гына егетләр бар, ди дә соң Дәүләт уйханәсендә. Мәсәлән, монгол далаларын бик яратучы теге Җирән атлы усал депутат үзе ни тора! Мыек кына үстерәсе бар, ну шәп торыр иде стенада асылынып. Кем белә: сайлап куйсак, монгол далаларында ат уйнатып, куй көтеп йөрергә дә насыйп булыр. Би-ик иркен ди ул дала. Безнең ярты илне сыйдырырлык, имеш.
Шулай, хөрмәтлеләрем, күңелдәген ярып салдым әле менәтерә. Авыр эшегездә җиңеллек теләп, керәстиян Хәйбулла абзагыз».
Вәт, оныклар, заманында без менә нинди хатлар ала идек, укый ала идек, диярмен.
«Басыла идеме соң?» — дип сорый инде әллә бер юньсезе?! Кара әле, энем, бәләкәй чагыңда синең арт ягыңа каеш азрак төшкән, ахры. Хәзер үзем өстим, җитми калган булса! Демократия дигәч тә, нигә син провокацияле сорау бирәсең? Укый алгач та бик җиткән. Хәтта артыгы белән әле.
Азындырганнар иде Горбачев заманында халыкны. Әле дә төпләп, чүпләп бетермәгәннәр икән. Ярый, бераз яшик әле. Тамыры белән йолкып атачакбыз. Пәртритен диварга эләрлек берәр юньле җитәкче генә килсен. Шәхесе генә булсын — культын ясыйбыз инде аны.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Ялангач дивар заманы. Хикәя. " Ватаным Татарстан ", 10.09.1994, №178.
2) Мөсәнниф Инсур. Ялангач дивар заманы. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 140-144 бит.

Добавить комментарий