Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ылыслы ботаклар

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Ылыслы ботаклар
Хикәя

Яңа елга унбиш көн кала урман хуҗалыгы башлыгы үз кул астында эшләүчеләрне җыеп алды. Яңа ел алдыннан урманчының ашы аш, йокысы йокы түгел инде ул. Кешегә ирек куйсаң, Яңа ел чыршысына дигән булып, бар урманыңны кырып бетерергә дә күп сорамаслар. Шуңа уяу булырга кирәк. Ә Айбар Карабай улы халык мөлкәтен саклау өчен җанын фида кылырга әзер. Аеруча соңгы дүрт-биш елда сизелә башлады аның бу сыйфаты. Дөрес, Галәү hәр почмакта:

— Җылы кәнәфие өчен ныграк борчыла ул, — дип телен чарлый. Барысына да ярап буламы ни? Ә күпләр Айбар Карабай улын Алладай күрә. Бар булмышы белән халык байлыгын саклау hәм арттыру ягында булган кешегә ничек ышанмыйсың? Үзе җитәкләгән оешма күләмендә булсынмы, яки район масштабындагы мөнбәрдән чыгыш ясасынмы — барысын да үзгәрергә чакыра бит ул. «Менә мин үзем!..» — дип бихисап мисаллар китерергә дә онытмый. Башкача ярамый: кешене эшкә өндәү бер булса, шәхси үрнәгеңдә тәрбияләү бөтенләй икенче нәрсә — ныграк ышандыра.

...Җыелыш үз вакытында башланды. Айбар Карабай улы, мөнбәрдән урын алып, сүз башлады:

— Иптәшләр, безнең өчен иң киеренке вакыт — Яңа елга әзерлек чоры җитте. Уйлап кына карыйк, шушы бәйрәм аркасында күпме агач әрәм ителә. Ә бит бүгенге Яңа ел чыршысы утыз-кырык елдан менә дигән төзелеш материалы булачак. Юк, hаман шуны аңламаган кешеләр бар. Безгә дә үзгәртеп кору таләпләренә ярашлы рәвештә эшләү җитми. Бу гадәт Петр патша заманыннан ук калган. Патшалар күптән юк, ә hаман шул иске гадәтне куалар... — Айбар Карабай улы, бик нык дулкынланып, тынып калды, аннан, графиннан су салып эчеп, бераз тынычлангач, тагын дәвам итте: — Ярый, бу гадәт каныбызга сеңсен дә, ди. Тик ул гына нәкъ шау үсеп утырган чыршыны кисеп алырга сәбәп димәгән бит. Өйдә ылыс исе чыкса, җитмәгәнме? Торак мәсьәләсенең ничек җитди торганын беләсез. Шуңа сезне, Яңа елны каршылап, күтәренке йөкләмә алырга чакырам.

Айбар Карабай улы азга гына тын калды, стаканга салып су эчте, аннан алдында яткан кәгазьне укый башлады:

— Без, районыбызның данлыклы урманчылары, җитәкчебез Айбар Карабаевич инициативасын күтәреп алып, тантаналы сүз бирәбез. Урманны саклау, халык байлыгын арттыру максатында, былтыргы дүрт мең чыршы урынына 28 мең чыршы ботагы әзерләячәкбез. Бары тик балалар оешмалары, аннан көтелмәгән хәлләр килеп чыгу очрагына йөз илле чыршы кисәргә рөхсәт ителә. Шул исәптән сигезе — балалар бакчасына hәм мәктәпләргә...

Дөрес, йөкләмәне тикшерү беразга сузылды. Әлеге шул Галәү инде.

— Бездә бит утыз балалар оешмасы, ә чыршы нигә сигез генә? Нинди көтелмәгән хәлләр булсын бездә? — дип караган иде дә, тик кешеләр арыган — сүзне куертырга ирек бирмәделәр. Беренче соравына — «лимит кыса», икенчесенә — «чит ил туристлары килүе көтелә» дип, авызын япты Айбар Карабаевич. Галәү, билгеле, ышанмады. Эченнән генә уйлап куйды: «Тагын нинди мутлык уйладың икән? Берне саклап калсаң, йөзне уңга-сулга очырасың бит син. Ярый, бер үкчәңә басармын басуын. Җае чыкмый калмас...».

Менә Яңа ел капканы какты. Тик Айбар Карабай улына шатлык алып килмәде ул. Оятка калдырдылар аны, бөтен халык алдында рисвай иттеләр. Бар тырышлыгы бушка китте. Элек булса, сизелми дә үтеп китәр иде дә ни... Их, замана башка, замана!..! Аның «башын кем ашады», дисезме? Шул Галәү.
Менә нәрсәләр сөйләде безгә Галәү Яңа елдан соң иптәшләр судында үзенең Кыш бабай булып йөргәндә күргән маҗараларын.

...Айбар Карабаевичның фатирына барып керсә, ни күзе белән күрсен: бүлмә уртасында ямь-яшел мәhабәт чыршы утыра. Галәү түрәсенең бу чыршы белән бурларны тоту өчен куелган урман каравылчылары, дружиначылар, милиция саклары аша ничек үтүен төпченә башлагач, тегесе «пыр» тузып, аны куып чыгарды. Галәү ничек итсә итте, элеккечә әйткәндә, ОБХСС кешесен табып китереп, эшләми алган керем, хезмәт урыныннан усал ниятләрдә файдалану, киң җәмәгатьчелекне алдау факты дип, урман сылуын тартып алдырды. Аны балалар бакчасына бүләк иттеләр. Ә ул бичара балалар, Айбар Карабаевичның ялган сүзләренә ышанып, таякка ылыслы ботаклар бәйләнгән «чыршы» тирәли әйлән-бәйлән уйнап ята иде. И-и, куандылар балалар. Ул көнне Галәү шулай тагын унбиш балалар оешмасын сөендерде.

Сүзенең ахырында Галәү урманчылар алдына кискен соару куйды:

— Ничек уйлыйсыз, иптәш-әфәнделәр, эше сүзенә туры килмәгән мондый кеше халык байлыгы сагында торырга лаеклымы?

Залда утыручыларның яртысыннан күбрәге кинәт уянып киткәндәй булды. Күпчелек тавыш белән Айбар Карабай улына ышанмаучылык белдерделәр.

Тиздән урманчыларның яңа җитәкче сайлау буенча җыелышы булачак. Буш торган бу урынга өч кеше теркәлгән. Аларның берсенә иптәшләре Галәүне, гафу итегез, Галәветдин Сирай улы Бәдретдиновны күрсәтте. Кем белә, бәлки сайлап та куярлар әле. Әллә «хыялга бирелеп алу - сәламәтлек өчен зыянлы түгел» дисезме?

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев И. Бүкәновның hәлакәте. Хикәя. "Коммунизм таңы", 01.01.1989, №1.
2) Шәнгәрәев Инсур. Ылыслы ботаклар. Юмореска. "Кызыл таң", 1.01.1990, №1.
3) Шәңгәрәев Инсур. Ылыслы ботактар. Хикәйә. «Йыйын»-2015-12.

Добавить комментарий