Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җаен тапты

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунки, нажмите курсором на фото. Рисунки взяты из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Җаен тапты
Хикәя

Галим белән Сәет — ут күршеләр. Еш кына бер-берсенә кунакка да йөрешәләр, капка төбендә кояш батканчы гәпләшеп утырган чаклары да була, шуңа һәркайсының гаилә, тормыш хәлләрен яхшы беләләр. Галимнең күршесе язмыштан зарланмый. Нигә зарлансын ул — йорт-җир иркен, кура тулы мал-туар, кош-корт. Хатыны да «һайт» иткәнгә «тайт» итеп тора, өйләрендә татулык хөкем сөрә. Яшә дә яшә генә. Әйе, дөньясы төгәл Сәетнең. Тик көтмәгәндә тормыш аның да бәкәленә нык кына китереп сукты. Йөзенә кара төште, үзе дә бөкрәеп, буйга кечерәеп калгандай булды...
Ә эшнең асылы шунда. Бер генә кызы үсте Сәетнең. Яшерен-батырын түгел: бердәнбер горурлыгы, өмете иде ул. Берәрсенең калага киткән кызы яки улы турында сүз чыкса, Сәет:
— Мин дә кызымны авылда калдырмаячакмын. Үзебез авылда чиләнгән дә җиткән. Институтка кертәчәкмен. Әлегә көчем бар чакта, укытып калырга кирәк. Тормышым хәзергә менә дигән. Биш елга гына түзәрбез. Ә кызым, укып бетереп, шәһәрдә төпләнеп, шунда кияүгә чыкса, безне дә үз янына алыр, иншалла. Карт көнебездә бер җиңеллек күрергә язгандыр бит инде, — дип сүз кыстырырга ярата торган булды.
Чыннан да, ун сыйныфны бетергәч, Нурия калага китте, тик институтка керә алмады. Акланмады Сәетнең өметләре. Ә менә икенчесе чынга ашты. Бер ел үттеме-юкмы, Нурия, кияүсез калырмын дип курыктымы икән, үзеннән унбиш яшькә өлкән кешегә тормышка чыкты да куйды. Менә монысын бик авыр кичерде Сәет. Түзмәде, шушы хәбәрне ишетү белән, кызы һәм кияве янына барып кайтты. Ни булса да булгандыр, шулай да, кайтканда, күңеле азрак тынычланган иде.
— Кияү әйбәт кенә кешегә охшаган болай... Ничек булыр тагын... Түбә чәче юк инде юклыкка. Мине юаткан була тагын үзе. «Бер генә кыз үстердек, анысы да яныбызда юк, дип кайгырышып ятмагыз. Җае табылыр әле», — ди. Табар да, зур укыган кеше бит. Тик ничек булырын гына ачыклап әйтмәде, ул «жай» кайчан, ничек буладыр, — дип күршесенә сөйләнеп торды.
— Шулай, күрше, тормыш хәлләре бик катлаулы инде. Кыз баланы үстерәсең дә, чит кеше ала да китә. Син бер төрле уйлыйсың, ә ул икенче төрле булып чыга, — дип, күршесенең күңелен тынычландырырга тырышып, сөйләнде Галим.
Тик аның үзен дә аямады тормыш. Ничә ел дөньяны бер төпкә җигелеп тарткан хатыны үлеп киткәч, Себердәге улы янына күчеп китәргә туры килде аңа. Әнә шулай юллары аерылды. Күршесен бик ярата иде Галим, аңа ярдәм итәсе килә иде. Тик үзе дә ярдәмгә мохтаҗ булып калды шул.
...Элекке күршеләр берничә ел гомер узгач, Галим авылга кунакка кайткач кына, очраша алдылар.
Күрешкәч, билгеле инде, бер-берсенең хәлен сорашу китте. Дөньяда ниләр бар, тормышлар элек ничек булган да, хәзер ничек — шул хакта сөйләшеп алдылар. «Картлык — шатлык түгел» дигән тирән мәгънәле сүзләр дә ишетелеп калды. Ялгызлыкның яхшы нәрсә түгеллеге дә телгә алынды. Яшьлекләре искә төште. Сәетнең кызы, кияве турында сүз чыккач, Галимнең хәтеренә күршесенең аңа күп еллар элек әйткән сүзләре килде. Әңгәмә ахырында, аның күңелен калдырмаска тырышып, шул хакта сүз башлады.
— Кыз белән кияү һаман калада, дисең инде? Киявең һаман зур укыган кешеме? Яшәргә үз яннарына чакырмыйлармы соң? Алар ни, кала кешесе, авыл турында ишетергә дә теләмиләр инде. Үземнекеләрдән беләм. Аннан, Сәет күрше, синнән шуны сорыйм әле. Исеңдәме, бердәнбер кызын шәһәргә китеп, кияүгә чыккач, бик кайгырган идең. Ә киявең: «Кайгырма, җае табылыр», — дип әйтте дигән идең, хәтерем ялгышмаса. Ничек булып бетте соң, киявең биргән сүзен үтәдеме?
— Хәтерең яхшы икән әле, кордаш, ялгышмыйсың. И-и-и, Галим дус, син сөйлисеңме аны, мин әйтимме. Зур белемле кеше җаен тапмый буламы соң? Таптылар. Кияүнең үзенең генә башы җиттеме икән, әллә кыз белән икәүләп уйлаштылармы, анысы безгә караңгы инде, кордаш. Ә авыр хәлдән тиз чыктылар: дүрт кызларын да, бәләкәй чактан ук, без үстерәбез. Тәпи йөри башлау белән берсе арты икенчесен безгә китереп куя тордылар. Бер генә сәгать тә ялгыз яшәгәнебез юк. Әле менә дәү әниләре белән җиләккә киткән иделәр. Җиңел түгел инде түгеллеккә. Көч бетеп бара, картаябыз. Шулай да, хәзергә сыер асрарга көчебез җитә әле. Балаларга сөт кирәк бит. Ә киявем белән кызым ничек яшиме? Бик яхшы яшиләр, кордаш, хәтта, мин әйтер идем, артыгы белән яхшы бугай. Икесенә дүрт бүлмәле фатир, машина, дачалары бар. Безне дә онытмыйлар, рәхмәт яугырлары. Ел саен кайтып торалар. Кияүнең чәчеме? Бетте, кордаш, бетте, бер бөртеге дә калмады. Соң, үзен уйлап кара, уен эшмени ул дүрт кызны үстерү? Үзең дә беләсең инде, Галим, балалар үстермәгән кеше түгелсең.
Башын иеп, аны тыңлап утырган Галим карт, элекке күршесе үзенең кияве, кызы, оныкалары турында сөйләп бетергәч, берара эндәшми торды да:
— Һи-и, Сәет кордаш, белмәгән кайда инде ул. Тик синең хәлләр четереклерәк икән шул. Тиз генә ерып чыга торган түгел, — дип әйтеп куйды.
Картлар уйчанланып калды. Икесенең дә уйлары бер тирәдәрәк йөри иде. Берсе балаларны үстереп кеше итүнең җиңел эш түгеллеге хакында баш ватса, икенчесе моның авыр гына түгел, ә катлаулы һәм җаваплы бурыч булуы турында уйланды... Оясында ни күрсә, очканда да шуны кабатлый бит алар, гөнаһ шомлыклары...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Яйын тапты. Хикәйә. "Тәлгәш" күмәк йыйынтыгы. Өфө, "Китап", 1997, 94-98 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Җаен тапты. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 84-88 бит.

Добавить комментарий