Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Зәңгәр чәчәкләр

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Зәңгәр чәчәкләр
Нәсер

Бүлмәмә килеп керү белән туктап калдым. Өстәлдә — кем тарафыннандыр калдырылган зәңгәр чәчәкләр. Өстәл янына килеп, аларны кулыма алам. Хуш исен сулыйм. Күз алдымда дустым гәүдәләнә.
Ул ярата иде бит зәңгәр чәчәкләрне.
— Чәчәкләр — тормышның бер бизәге. Ничек яратмассың аларны! — ди торган иде.
Әйе, тормышны ярата иде ул.
Тик гомере кыска булды. Күктә атылган йолдыз шикелле... Шушы чәчәкләрдәй...
Бүгенгедәй хәтерлим әле мин ул иртәне. Килеп әйттеләр: дустың самолетта фаҗигале һәлак булган. Йөрәгем өзелеп төшкән кебек булды. Ышанмадым. Ничек?! Шулай ук аны башка күрә алмам микәнни?! Моңа күңелем ышанырга теләмәде.
Аерылмас дуслар идек без аның белән. Бәләкәйдән бергә уйнап үстек. Ун ел буе бер партада утырып укыдык. Икебез бергә аэроклубка язылдык. Тәүге очу. Уртак шатлыклар. Өченче ел гына иде бит әле синең беренче тапкыр үзаллы күккә күтәрелүеңә! Зәңгәр күккә гашыйк идең. Ансыз яши алмый идең. Шуңадыр, ахры, син җәен көн дә бүлмәгә зәңгәр чәчәкләр алып кайта идең.
— Бүлмәмдә зәңгәр төс булмаса, күңелем тарлыга башлый, — дигән сүзләрең әле һаман колагымда чыңлагандай.
Мин зәңгәр чәчәкләрне дустым мирас итеп калдырган кадерле истәлек көбек күрәм. Шул чәчәкләргә карасам, гүя, алар дустым булып миңа:
— Минем өчен дә оч, дустым! Минем өчен дә ярат чәчкәләрне! Күкне ярат, минем кебек ярат! Күңелеңне төшермә, исеңдә тот — тормыш бу. Аның сикәлтәләре дә, чокыр-чакырлары да, куркыныч упкыннары да булуы мөмкин! — дип әйтә кебек.
Тыныч бул, дустым! Синең исемеңә, синең эшеңә мин беркайчан да, бервакытта да тап төшермәм!
...Күккә карыйм: ул шундый чиста, шундый биек. О, зәңгәр күк! Кемнәр генә сине мактап шигырь язмаган, җыр чыгармаган. Нинди матур син! Тик кайчакта нигә рәхимсез буласың соң?!
Ә сез, зәңгәр чәчәкләр? Сез дә шул зәңгәр күкнең бер өлеше түгелме? Сезгә аның төсе сеңгән. Сез кешеләргә матурлык өләшәсез, аларны илһамландырасыз, көч бирәсез. Сез бит гүзәл яшь кызның зәңгәр күзләре кебек нәфислек, сафлык чәчәсез. Сез кешеләрне тормышны яратырга, матур яшәргә өйрәтәсез. Күпләр сезнең телне аңламый икән, аларга ачуланмагыз. Димәк, вакыты килеп җитмәгән...
Их, гүзәл чәчәкләр! Зәңгәр чәчәкләр...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Зәңгәр сәскәләр. Нәсер. "Совет Башкортостаны", 30.03.1982, №72.
2) Шәңгәрәев Инсур. Зәңгәр чәчкәләр. Нәсер. "Коммунизмга" (Тәтешле РГ), 28 декабрь, 1985, №156.
3) Мөсәнниф Инсур. Зәңгәр чәчәкләр. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 109-111 бит.

Добавить комментарий